Дәүләт сатып-алулары үткәрелә торган порталда картинаның бюджеты 650 мең сум дип билгеләнгән. Озынлыгы – 27 минут.
«Татаркино» вәкиле сүзләренчә, ел саен билгеле бер шәхескә багышланган фильмнар төшерелә. Сатып-алулар порталында бу фильмны төшерүгә конкурс игълан ителгән, гаризалар 2 нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Ә инде 9 декабрьдән соң фильмны әзерләүче билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез: Илһам Шакировның туган көне — 1935 елның 15 феврале (Тукай районы Яңа Бүләк авылы).
Просмотров: 1249