«Татар булып, үрнәк булып яшәгез!»

загруженноеГакыйл абый Әхмәтҗанов белән телефон аша сөйләштек. Ул быел хаҗда булды.

Мин аңа, корреспондент ролендә булып, сорауларымны бирдем. Гакыйл абыйның сакалы булмасада, аксакал гакылына якынайган шәхес буларак,саф татар телендә миңа мәгънәле җаваплар бирде. Ул бит -“изм”нар чорының баласы, төрле җаваплы урыннарда җитәкче булып хезмәт иткән милләттәшебез. Аның кылган гамәле күпләргә үрнәк булырдай.

Әле тагын бер кызыклы вакыйга булды бит: татар милләтенең быел тарихта беренче тапкыр хаҗ юлын беренче тапкыр Татарстан җөмһүрияте президенты җитәкләде!

Гакыйл абый белән әңгәмәне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм.

- Намазга ничек бастыгыз? Моңа нәрсә этәргеч булды? Туганнарыгыз, бигрәк тә урыс иптәшләрегез моны ничек кабул иттеләр?

- Бәләкәйдән үк әниебез безгә төрле догалар өйрәтте, аятьләрне тиз отып ала идем, алар бала аңында тирән сеңеп кала бит. Гомер буе совет чорында туып-үскәнебезгә карамастан, без һәр эшебезне “бисмилләһ” белән башлап җибәрә идек. Дин учагы йөрәгебездә беркайчан да сүнмәде. Һәм соңгы елларда дингә тагын да якынлашуым җомга намазларына мәсҗидкә йөрү белән бәйле. Атна буе җомга көнен көтә идем! Менә шул көтү миңа аңлатылмаслык шатлык бирде. Күңелем ниндидер сихри рәхәтлек сизеп, канатлана һәм куәтләнә иде. Шул хис мине әле дә калдырмый. Җомга намазын башкару белән генә чикләнмичә, әкрен-әкрен башка намазларны да калдырмаска тырыштым. Вакытым һәм урыны туры килеп чыкканда өйлә намазын мәсҗидкә кереп укыдым. Иртәнге намазларымны калдырмадым. Шулай итеп, дин сафына бастым. Былтыр, белемемне камилләштерү максатыннан, мәдрәсәдә дә укып чыктым.

- Дини тормыш белән дөньяви тормышны бергә алып барып буламы? Эш шунда ки, эштә (бигрәк тә дәүләт структураларында) 5 вакыт намазны үз вакытында башкару кыен бит. Сез бу хакта нинди фикердә?

- Килешәм. Безнең дәүләт структуралары шартларында биш тапкыр намаз уку кыен. Бөтенләй булмый дип әйтсәм дә, ялгышмам. Бигрәк тә җитәкчегә, чөнки вакыты билгеләнмәгән киңәшмәләр була, эш буенча еракка көн буена чыгып китү дә ихтимал. Бу намазны калдыру дигән сүз түгел! Ахырга калса да, өйгә кайткач, мин вакытында укылмаган намазларымны башкара идем. Безнең күңелебезнең эчтәлеген бер Аллаһы белүче һәм гафу итүче. Шул форсаттан тагын бер нәрсәне әйтеп китәсе килә. Авыл хуҗалыгы министырлыгында һәм урман хуҗалыгы министырлыгында эшләгәндә җомга намазларын, бер калдырмыйча, Тарихи мәчеттә укыдым. Иң мөһиме: җитәкчеләрем урыс милләтеннән булуга карамастан, беркайчанда каршы килмәделәр! Киресенчә, мәсәлән, берсе әйтә иде: “Мин үзем чиркәүгә йөрмәсәмдә, синең шушы ниятеңне тулысынча хуплыйм!Бар, укы, дөрес эшлисең!”. Эштә бер урыслашкан татар хатыны миңа карап, исе китә иде һәм моңланып, күңеле нечкәреп киткән чакта: “Гакыйл,туган телеңне һәм Ислам динен сакларга тырышуда  мин синең ихтыярыңа шундый сокланам!”. Шулай итеп, эштә җитәкчеләр тарафыннан да, хезмәттәшләрем тарафыннан да мин бер нинди киртәләр һәм начар караш сизмәдем, күрмәдем. Вагыйз хәзрәт Яруллин әйткән сүзләр дә гел башымда: “Совет чорында заводта эшләгән чакта, намаз вакыты килеп җиткәч, станогым янына намазлыгымны җәя идем һәм намазымны укый идем!”.

- Хаҗ турында сөйләшик әле. Аннан нинди хис һәм уй-фикеләр белән кайттыгыз?

- Хаҗ ул — динебезнең бишенче фарыз гамәле. Акчасы һәм саулыгы булган мөселманга бу — төп бурыч. Аллаһы Тәгалә миңа да шундый мөмкинлек бирде. Мин Аңа мең-мең рәхмәт әйтәм. Миллиардтан артык мөселман арасында миңа да шул бәхетне насыйп итте. Намазларны укып, Ходайга якынаюымны сизенә идем, күңелем чистара иде, гаделсезлектән тагын да көчлерәк читләшә идем. Минем иманым тулы булсын өчен хаҗ фарызында башкарырга кирәк дигәнне онытмадым.

Быел үзбәк милләтендәге дустым белән бардык. Ул инде унберенче тапкыр хаҗ кылды! Ышанычлы һәм тәҗрибәле хаҗи белән шул изге гамәлне үтәү миңа бик җиңел булды. Аңа мин чиксез рәхмәтле. Хаҗымны Аллаһы Тәгалә кабул итсен иде.

Шуны да искәртәсе килә: хаҗ кылганда зур хата җибәрсәң, аны төзәтү өчен сарык чалу мәҗбүри.

Хаҗдан кайткач, калган гомеремне Ходай кушканча яшәргә ният кылдым. Үземдәрухи пакьлекне сизәм. Җаваплылык күпкә артты. Хаҗи атамасы һәм аның биеклеге миннәнкүп нәрсәгә җаваплы булуны таләп итә. Күп нәрсәгә җитди карыйм. Гөнаһлар кылмаска тырышырга, кемне дә түбәнсетмәскә.

Хаҗда без барыбыз да бердәм идек. Дуслык хисе хөкем сөрде анда, без Аллаһының коллары икәнлегебезне бер мизгелгә дә онытмадык. Ул безне бу фани дөньяга китерде һәм Ул гына безне алачак та. Мин шушы фикерне һәм андагы хисләрне калган гомерем буена аңымда һәм йөрәгемдә калдырачакмын, якыннарыма да шуны тапшыра алырмын дип ышанам. Туганнар, дуслар белән яхшы мөгамәләдә булу бик мөһим. Бу дөньяда бер-беребезнең кадерен белеп яшик һәм мәңгелектә дә Аллаһы Тәгалә  оҗмахларда күрешергә насыйп итсә иде.

- Сер булмаса, Мәккәдә намаз укыганда, Ходай Тәгаләдән ниләр сорадыгыз?

- Сер түгел. Гөнаһларыбызны гафу итүен, хаҗыбызны кабул итүен, җәннәткә керергә насыйп итүен сорадым. Әти-әниемне күрәсе килә, очрашасы килә. Яшьләребезгә бәхетле тормыш, балаларга зиһен, укучыларыбызга уңышлар. Кеше булып яшәсеннәр иде. Илебезгә һәм бөтен дөньяга тынычлык сорадым. Күзләремнән үзеннән-үзе яшьләр бертуктаусыз акты. Юк, бу күзләрем еламады-бу күңелем елады. Күңелемнән кубып чыкты алар! Нинди яхшы иде! Мин бәхетле, мин чиксез рәхмәтле. Гомерем, чынлап та, юкка узмады!

- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә хаҗ кылуыгызны ничек бәялисез?

- Президентыбызның хаҗ кылуы, әлбәттә, милләттәшләребезгә бик көчле этәргеч булыр, дип уйлыйм. Дингә караш уңай якка үзгәрер. Чынбарлыкта тарихыбызда ул беренче… Һәрхәлдә, бу — бик мәгънәле күренеш. Дәвамлы булсын иде.

- Яшьлектә кылган гөнаһларыгызга үкенәсезме?  Әгәрдә элеккеге вакытларга кайтып,гомерегезне яңадан үтәргә туры килсә, берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?

- Ходай миңа биргән гомер юлын кешеләрчә үттем, дип исәплим. Әлбәттә, хаталарсыз булмый. Ул бит тормыш. Ялгышу була, бигрәк тә яшьлектә. Кан уйнаган чакта, тилелек тә булгандыр инде, кире кагып булмый (көлә). Әле кайбер эшләрне бүтәнчә эшләгән булыр идем дигән  уйлар килергә мөмкин. Ләкин мин узган вакыт белән яшәмим. Узган-беткән!Алга карарга кирәк. Артта калган көннәрне кайтарып булмый, шуңа күрәбүген матур яшәргә, бүген тырышырга, бүген изгелек кылырга, киләчәккә өмет һәм якты хыяллар белән барырга кирәк. Ходайның боерыкларын башкарырга һәм Аның белән күрешүгә әзерләнергә кирәк. Әлбәттә, гыйбадәтләрне йөз проценткаҗиренә җиткезеп башкару җиңел эш түгел, ләкин тырышу зарур. Кечкенә изге гамәл булсын ул, ләкин даими рәвештә эшләнсен.

- Илебез 30 ел, шашынып, милли идея эзли. Бер буын бу чорда үсте. Кайда йөзәргә белмәсәң – бернинди җил дә сиңа юлдаш булмас, диләр. Сезнеңчә, ул идея ни сәбәпле табылып чыкмый? Һәм ул идея нинди булырга тиеш?

- Бу хакта тирән уйланган юк. Бу сорау җиңелләрдән түгел. Академиклар табып чыгаралмый хәтта. Совет чоры тарихта калгач, иске затлар юкка чыкты. Ә яңа идея тумады. Һәр кешенең аерым бер кыйбласы булды. Без күпмилләтле илдә яшибез, шуңа күрә милли идея бөтен милләтләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш, дип уйлыйм. Һәр милләт вәкиле үзенең туган иленә кирәклеген сизеп торса, илебез көчәер генә, дип фикерлим. Ә моныңөчен милли үзаңны үстерү зарури! Милли мәгърифәткә игътибарны арттыру — бик мөһим нәрсә. 30 елга сузылган эзләнүләрне шул яссылыкта эзләргә кирәк. Аның бер ысулы — Русиянең милләт эшләре буенча министырлыкны яңадан торгызу кирәк, дип уйлыйм. Заманында Милләт шурасы бар иде. Узган чордан яхшылыкны калдыра белү яки яңадан кайтару юлын уңайлы, дип табам. Лисапид уйлап чыгарырга кирәкми.

- Сезнеңчә, милләтебез ничек яшәргә тиеш? Безнең кыйблабыз нинди?

- Гореф-гадәтләрне саклап, балаларыбызны туган телебезгә өйрәтергә. Бүген, миңа калса, бөтен мөмкинлекләр бар. Интернет, татар китаплары, татар радиосы, ТНВ каналы. Ана телеңдә сөйләшүеңә кем каршы? Үз телеңдә аралашсаң, кем дә бер сүз дә әйтми. Динне тоту бик мөһим.

Советлар Союзы чорында намазларны куркып укыдылар. Ә хәзер безгә кем комачаулый? Юлыбызга кем каршы чыга? Без ялкаулыгыбыз аркасында төрле сәбәпләр уйлап чыгарабыз.Газиз ана телебезне сакларга кирәк. Татарлар акчасына төзелгән мәсҗидләребездә милләттәшләребезнең саны 20 проценттан артмый.Татарларыбыз дөнья куудан туктамый. Аларның йөрәкләренә татар халкының гореф-гадәтләрен балачактан ук, ана сөте белән салу мөһим. Үсеп җиткәч, бу бик авыр булачак. Татар әкиятләрен укып үскән бала гына кыйбласын югалтмас, дип уйлыйм.

Өстәп шуны да әйтәсе килә. әлегә бездә бердәмлек көчле түгел. Ике мөфтият юрганны ике якка тарта: Мәскәү үзенә, Өфе үзенә. Миңа калса, бездә, татарларда, бер рухани әйдаман булырга тиеш. Һәм һәр милләт белән дус яшәргә кирәк. Тарих шулай итеп чыгарды:без бер дәүләттә 100дән артык милләт белән яшибез. Шуны да аерым әйтергә кирәк: татарлар урыслар белән бүген дус-тату яши. Бу — яхшы күренеш. Шул ук вакытта катнаш никахлар йөрәкне әрнетә. Катнаш никахтан нинди бала булуы билгеле: аңа үз юлын сайлавы авыр була (дин, мәдәният, тел һ.б.). Һәр милләт вәкиле белән дус булыйк, ләкин үз милләтебезнең генофондын саклап калыйк!

- Гаяз Исхакыйның кисәтүе сездә әлеге һәм киләсе татар буыны өчен куркыну хисе тудырмыймы?

- Юк! Минем ышанасым килми, ышанып та булмый, ышанмыйм да!

Татаравыр гасырлар барышында үзен саклаган. Һәм саклаячакта. Чагыштырыгыз әле: 100 ел ул — дүрт буын. Минем улларым саф татарча сөйләшәләр, оныкларыбызныда өйрәтәбез. Сез, Илдар, соклангыч татарча сөйләшәсез. Ничек инде мин шикләним? Пропаганда кирәк: татар гәҗитәләребез, интернет аша. Татар телендә сөйләшкән яшь дини гаиләләрене үрнәк итеп күрсәтү бик мөһим.

Хәләл кибетләр ачыла. Бүтән милләт вәкилләре дә анда махсус барып, ризыклар сатып алалар, бигрәктә тәмле, югары сыйфатлы татар итен. Бу-безнең мәдәниятебезнең бер күркәм өлеше. Ә алар исәпсез бит. Шуны күрсәтә белү, пропаганда итү кирәк.

Мохтариятләребез тагын да эшләрен көчәйтсә, бергәләшеп эшләргә насыйп булсын иде! Бер урында басып тормыйча, милләтебезнең мең еллык тарихына нигезләнеп, алга барыйк әле. Буыннан-буынга яхшы тәрбия биреп, гаиләне изге нигез итеп яшик.

Хәзер бит җәннәт, барлык шартлар бар. Тырыш, укы, эшлә, омтыл! Үзеңнән тора!

- Татар зыялысы. Кем ул?

- Татар телен белгән һәм җаваплы эштә эшләүче шәхес. Телен генә түгел, ә милләтенең тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын белүче. Үзе дә белә һәм халкыңа да өйрәтә. Милләтен яклый белә һәм шуңа гел әзер тора.

Нинди урында эшләсәң дә, җитәкчеңә, ул кайсы милләттән генә булмасын, хөрмәт белән карарга кирәк.

Бүген кемне дә булса җитәкче итеп кую мәсьәләсе хәл ителгәндә, аның милләтенә карыйлар. Дөрес, соңгы 20 елда үзгәрешләр дә булды. Әмма милли мәсьәлә арттагы планга китми.

- Татар элитасы һәм татар зыялысы — бер төшенчәме?

- Татар элитасы: ул татар зыялысы, динне тота һәм балалары аның милли карашлы юлы белән бара. Димәк, лаеклы варислар калдыра белгән һәм шуны булдырган шәхесләр. Менә шул шәхес — безнең элитабыз.Алар чәчкән орлык, һичшиксез, зур уңыш бирәчәк.

- Яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

- Татар булып яшәгез. Һәр эштә, һәр өлкәдә үрнәк булыгыз. Туган җирегезне, туган туфрагыгызны, туган илегезне саклагыз, бер-берегезнен кадерен белегез. Юк-барга  талашып, вакыт әрәм итмәгез. Дус булып яшәгез.

Аллаһыга буйсыныгыз. Ләкин җефетегезне дингә көчләп тартмагыз. Вакыты җиткәч, үзе төшенер, сездән дә динлерәк булыр, бәлки. Йомшак үгет-нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итегез.

Сайлаган кыйблагыздан тайпылмагыз. Кешелекле булыгыз. Гомер бер генә бирелә, шул юлыгызны лаеклы узарга Ходай көч бирсен!

Гакыйл абый белән сөйләшүе миңа шундый тынычлык, рәхәтлек бирде. Әйтерсең лә без аның белән гомер буе таныш. Хаҗ турында сөйләгәндә, үземне Мәккәдә дип хис иттем, күз алдыма китердем. Мин ул мизгелдә Аллаһыдан ни сорар идем?

Гакыйл абыйның ике улы:Илдар һәм Илнур. Илдарның ике баласы – Алия, Шамил.

Илнур күптән түгел өйләнгән, полиция майоры.

Гакыйл абый белән без бер рәсми чарада таныштык. Ул яныма утырды һәм:

- Сезнең ничек исемегез? — диде

- Илдар.

- Минем улым да Илдар! Ә мин Гакыйл.

- Гакыйл Сәгыйрев исемен йөртәсез (елмаеп).

- Ий…Мин Гакыйль абый белән таныш идем! Шундый бөек шәхес!

Менә шулай итеп татар телендә сөйләшеп, татарлар турында сүз итеп таныштык без.

Илдар ТРЕНГУЛ.

«Сәлам».

Просмотров: 1817

Один комментарий

  1. Этот Абый ко мне за хлебом приезжает . приятный человек !