Милли җанлы дустыбыз Разия Әюпова

скачанные файлы

Бүген, 3 декабрьдә, Разия Газимҗан кызы Әюпова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Кеше — ул кем генә булмасын, үзе бер дөнья, үзе бер тарих. Са­мараның “Татар кухнясы” ху­җа­бикәсе Разия Әюповага карап, мо­ңа тагын бер кат инанасың. Ул татар милли ризыкларын оста итеп пе­шерүе белән генә түгел, милли җан­лы булуы белән дә хәйран калдыра.

Безнең “Бердәмлек” газетасын­да аның туган телебезнең байлыгы, матурлыгы, әһәмияте, мил­лә­тебезнең язмышы турында сүз барган язмалары даими рәвештә басылып тора. Шәһәребездә һәм өлкәбездә узган милли чараларда да Разия ханым актив катнаша. Сабан туе дисеңме, Сөмбелә, Нәүрүзме — ул чәкчәк, кош телләре, гө­бәдия кебек милли ризык­ларыбызны пешереп килеп, бәйрәмгә ямь өсти.

Күптән түгел Разия Әюпова өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” бүлеген оештырып, аны җитәкләде һәм кул сызганып эшкә кереште. Өлкәбезнең татар авылларына барып, анда әлеге оешманың бүлекчәләрен булдыру өстендә зур эш алып бара. Соңгы вакытларда гына Разия ханымның тырышлыгы белән “Сөмбелә” бәйрәмендә “Ак калфак” оешмасы тарафыннан кул эшләре һәм милли ризыклар күргәзмәсе үткәрелде. “Татар кухнясы” кафесында уздырылган “Чәкчәк” бәйрәме дә истә калырлык булды.

Разия Газимҗан кызы — “Бердәмлек”нең иң якын дусларының берсе. Ул редакциябезгә килеп еш кына динебезне күтәрү, борынгы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу турында фикерләре белән уртаклаша. Ә без бу мөлаем, сөйкемле, татлы телле ханым белән аралашудан чын ләззәт алабыз.

3 декабрьдә Разия Газимҗан кызы Әюпова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тик ничә генә яшь булмасын, элеккегечә аның дәрте-дәрманы ташып тора, ә безгә аңардагы энергиягә сокланырга гына кала.

Без аны чын күңелдән шушы олуг бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Разия ханым! Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, гаиләңә, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Киләчәктә дә бу хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бә­хетеңә авырлыклар килмәсен, һәрвакыттагыча көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып кал. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авыр­мый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итәргә, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!

“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре исеменнән,

Рәфгать Әһлиуллин.

“Бердәмлек”

КОНТЕКСТ:

Разия ӘЮПОВА: «Калфак чигү дә кыйблабызны барлау ул»

* * *

Татар хатынын эш куркытмый…

* * *

Туганнарның очрашкан чагы

* * *

Мул уңышлы көзге бәйрәм / Умеем трудиться и отдыхать!

* * *

Көзге уңыш биргән Җир-анага, Ходай Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән

* * *

Ихластан башкарылган эшләр генә саваплы була

* * *

“Күрше хакы – Тәңре хакы”

* * *

“АК КАЛФАК”ның оешкан чагы

* * *

Хатын-кыз уңганлыгының өлгесе

* * *

“Татар кухнясы” иң беренче булды

Просмотров: 1248

Комментирование запрещено