«Яктылык» мәктәбенең «Алга» КВН командасы тик алга атлый!

zO_jxL3_31E25 ноябрьдә Казанның «Ак барс» яшьләр үзәгендә илебезнең татар мәктәпләре каршындагы Шаяннар һәм тапкырлар клубы (ШТК, ягъни КВН)  командалары арасында ярыш үткәрелгән. Үзенең 5 еллык юбилеен бәйрәм итүче “ШТКның татар юниор-лигасы” дип аталган бәйгедә моңа кадәр татарстанлылар һәм башкортостанлылар гына катнашкан булса, быел алар арасында Самар шәһәре «Яктылык» мәктәбенең «Алга» КВН командасы да уңышлы чыгыш ясап кайткан.

Самар шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбендә “Алга” дип аталган Шаяннар һәм тапкырлар клубы инде берничә ел эшләп килә. 9-11 сыйныф укучыларыннан торган команда әгъзалары мәктәптә физика дәресләрен укытучы Рәшит Камил улы Саттаров «канаты астында» җыелып, үзләре сценарий язалар. Шаян яшьләр заман үзгәрешләрен күзәтеп торалар һәм көн кадагындагы яңалыкларга үзләренең комментарийларын биреп, эч катыргыч мәзәкләр, кызыклы миниатюралар китереп чыгаралар.

«Алга» командасы үткән елны Самар өлкә «КВНның юниор-лига»сында сигезенче урынга лаек булган иде. Инде менә рус телендәге чыгышын татарчага тәрҗемә итеп, Казан шәһәрендә үткәрелгән регионара 2014нче елгы “ШТКның татар юниор-лигасы” уеннарында катнашып, унсигез команда арасында шулай ук сигезенче урынны алып кайту бәхетенә ирешкән. 

“ШТКның татар юниор-лигасы” уеннары тик татар телендә генә алып барыла. Элек Казанның өлкән сыйныф укучылары арасында оештырыла башлаган бу уен тора-бара офыгын киңәйтеп, регионара татар телен популярлаштыру чарасына әверелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан официаль рәвештә танылган. Чараны «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» дип аталган  республика яшьләр үзәге оештыра.

Милли КВНда уйнаучы яшьләрнең шаяруларында татар менталитеты чагылырга тиеш. Аларның мәзәкләре милли тәрбия рухында, алкоголизм, наркомания темаларыннан ерак һәм «билдән аска» төшми. «Татар соусы» астындагы КВН күңел ачу гына түгел, ә тәрбияви чара да булып тора. Шулай яшьләр милли мәдәниятебезгә якынлашалар: үз телебездә уйларга һәм иҗат итәргә өйрәнәләр, татар яшьләре субкультурасына үз өлешләрен кертәләр.

Татарстаннан дәрт алып кайткан яктылыклылар, команда сафына тагын да күбрәк яшьләрне җыеп, эшне дәвам итәргә җыеналар.

КВН илендә татарлар «артка» сүзен белмиләр, имеш. Александр Масляков алып барган бер уенда “Дүрт татар” командасыннан «назад» сүзе татарча ничек була дип сораганнар. Егетләр ике дә уйламыйча: «Бу төшенчәне аңлатыр өчен: «алга», аннан 180 градуска борыласың да, тагын «алга», дип әйтергә кирәк”, — дип җавап биргәннәр. Менә шуңа да, “Алга” командасы бу принципны бозмыйча һәм үз исемен аклап, тик алга гына барырга бурычлы хәзер.

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1409

Один комментарий