Саимә Морзаханова: «Читләргә китеп, бәхетле булып булмый»

0_9e39e_897a2f6_orig Атасын да, кызын да бер кабергә күмәләр

1921 ел. Корылыкка, ачлыкка  түзә алмыйча, күпләр, бәхет эзләп, читләргә киткән. Яңа гына өйләнешкән Әхмәтвафа белән Хәерлебанат, ни күрсәк тә — бергә күрербез дип, ерак юлга чыгып китәләр. Көч-хәл белән, җирдәге тәмуглар аша Ташкентка барып егылалар. Ташкент дигән таш кала ипиле шәһәр исемен йөртсә дә, Әхмәтвафа белән Хәерлебанатка тик кеше бусагасында гына мөмкинлек биргән. Кая барсаң да, кара язмышың үз капчыгын ачып көтеп торган. Иң авыр, пычрак эш, туганнарсыз, дусларсыз һәм башка гореф-гадәт!

Яшьләр шунда гына аңларына киләләр. Аларның бәхете үзләренең туган җирләрендә калган икән бит! Ләкин дә кире борылып кайтырга соң инде. Көч-хәл белән балчык изеп, бер яклы, җир идәнле, карындык тәрәзәле бәләкәй генә куыш җиткезәләр. Гали авылында андый йортта тавыклар гына тотарлар иде.

Хәерлебанат хәлле кешеләргә кара эшкә йөри. Хезмәте өчен иске-москыны бирәләр. Ә ул аларны сүтеп, идәнгә җәергә дә, ябынырга да куллана, сырмалар тегә. Әхмәтвафа да ирләр эшли торган бар авыр йөкне үз җилкәсенә ала.

Син ачмы? Ялангачмы? Мәхәббәтнең ташкын булып аккан чагы. Балалар үрчи башлый. Дүрт баланы Хәерлебанат үз канаты астына ала. Әхмәтвафа көне-төне дөнья куа.

Бердәнбер көнне төн җитә. Ә ир кайтмый да кайтмый. Сабые ачлыкка акырып уяна. Соңгы ипи кисәген чәйнәп, марляга чорнап, баланың авызына каптыра һәм үзе ирен эзләргә чыгып китә. Караңгы төндә арык буенда капланып яткан ирне күрә. Барып, тәненә кагылса — иренең тәне инде суынырга өлгергән һәм Хәерлебанат акырып елап җибәрә. Ачы тавышка иң элек ике кызы йөгереп чыгалар, аннары бөтен кышлак җыела. Ирнең гәүдәсен кертеп, идәнгә сузып салалар. Өч яшьлек кызының акаеп каткан күзләре генә үлгәнлегенә ишарә булып торган. Күрәсең, бала йөрәге ата үлемен кичерә алмаган. Бер мизгелдә ике  мәет! Түзсен генә ана йөрәге. Ата белән кызны бер кабергә күмәләр.

Бу фаҗигаләрдән соң Хәерлебанат Ташкентта кала алмый. Күрше-күләннәре юлга ашамлык, акча җыялар да өч балалы татар хатынын ватанына озаталар. Хәерлебанат ике кызын, сигез айлык малаен кочаклап,  зиратка барып, үкси-үкси ире белән мәңгелеккә саубуллаша.

Алып чыккан ризык, әлбәттә инде, ун көнгә җитми. Ул вагоннан-вагонга йөреп, хәер сораша-сораша балаларын туендыра.

Тик бәла-каза ялгыз гына йөрми шул. Сигез айлык малай ана куенында җан бирә. Бер стансыда поезд озак тора. Шул арада ана мәет баласын куаклыкка кереп, яфраклар белән каплый. Хәерлебанатның  үзе үлгәнчегә кадәр шул малае күз алдыннан китми.

Зур михнәтләр-кыенлыклар кичерә-кичерә Хәерлебанат Галигә кайтып егыла. Әти-әниләре, туганнары ачлыктан үлеп беткәннәр. Өйләренең дә ишек-тәрәзәләрен сүтеп якканнар. Изге күңелле кешеләр Хәерлебанатны кечкенә генә өйгә урнаштыралар. Биш, сигез яшьлек кызлары да, үзе дә йорттан-йортка йөреп эшлиләр. Иң зур бәхет. Тамаклары тук һәм туган туфракның шифалы сулышы. Көндезләре эш белән уза. Ә менә төннәре җәзага әйләнә.  Күзен йомуга арык ярында үтереп ташланган ире, атасының хәсрәтенә түзә алмый, ачык катып калган күзле кызы һәм куак төбендә яфраклар белән каплап калдырган сигез айлык малае…

Ике кыз күзгә күренеп үсәләр. Җиде сыйныф бетерүгә берсе сыер сава башлый, икенчесе бозаулар карарга урнаша. Олуг хәсрәтләрнең җөйләре тигезләнә башлый. Хәерлебанат  өчен бу инде бәхет аланындагы елмаюны тою иде.

Көннәрнең бер көнендә кызлар эштән кайтсалар, әниләре тәмле исләр чыгарып, аларны каршы алмый. Мич ягылмаган, самауар чыжламый. Ятакта әниләренең үле гәүдәсен күрәләр. Әниләре бит һәрвакыт туглап торды. «Бәгырь кисәкләрем, никадәр генә авыр булса да, туган авылыгызны ташлап китмәгез».

Кызлар авыл егетләренә кияүгә чыгалар. Сугыш башлана… Икесенең дә ирләре гаскәр хезмәтенә китәләр. Әниләренең ачы язмышы кызларының йөрәгенә күчә. Икесенең дә ирләре сугышта үләләр. Олысы ике кызын, кечесе малаен кочаклап, ялгыз калалар. Кече кыз кияүгә чыга. Тагын дүрт бала таба. Һәм аллы-артлы бу дөньяны ташлап китәләр.

Бу бер гаилә җилкәсенә төшкән кайгы-хәсрәт!

Саимә МОРЗАХАНОВА. 

Гали авылы.

Редакциядән:

Хөрмәтле укучыларыбыз. Хәсрәтсез гаилә юк. Үз нәселегез кичергән кайгы-хәсрәтләрне язып җибәрегез. Бастырырбыз. Барлык хатларны да мин төннәрен санакта бастырам, гәҗитәгә әзерлим. Мин аларны елый-елый бастырам. Төнлә кеше күрми, үзем бастырам, үземнең ике битемнән яшь бөртекләре тәгәри. Ачы язмышлы хатларны мәҗлесләрдә укырга кирәк, бәлки, майларына чыдаша алмаганнарга файдасы тияр.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1510

Комментирование запрещено