“Моң чишмәсе”нең 35 еллык җырлы-көйле язмышы / Айсылу Абдеева — 35 лет на сцене!

АйсылуАйсылу апа ӘБДИЕВАны юкка гына Самар өлкәсендәге «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм поэзия ансамбленең «моң чишмәсе» дип атап йөртмиләрдер. Ул милли көй-аһәңнәребезнең асылын аңлаган, татар җырларының бормаларын саклаган, моң агышын хәтерләткән чылтырап аккан чишмә суы сыман. Алай гына да түгел, Айсылу ханым — ансамбльдә ничәмә еллар эчендә алмашынган күп буын артистларын күргән «ветераннар»ның берсе.  Өлкәбезнең татар сән­гатендә алны-ялны белмәгән талантлы шәхесләрнең иҗади күтәрелешләрен, аянычлы язмышларын саклаган серле, асылташлар белән бизәлгән кыйм­мәтле һәм зәвыклы сандыкка тиң. 

Нәкъ 35 ел элек — 1979 елның октябрендә – яшь сылу кыз гади кызыксынудан «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә килә. Җыр-моңга сәләтен тикшергән вакытта,  халык көйләрен бик яратканга күрә,  ул Таһир Якупов башкаруындагы “Карачтау авыл көе”н җырлап күрсәтә. Ә инде 2-3 атнадан соң кызны концерт программасына кертеп, сәхнәгә дә чыгаралар…

Айсылу  Әбдиеваның 35 еллык җырлар җыентыгы.

Айсылу Әбдиеваның 35 еллык җырлар җыентыгы.

“Элек концертлар аншлаг белән үтә, тамашаларга күп халык йөри иде бит. Мин сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан көнне дә зал шыгрым тулы булды, ә үзем дер калтырап тордым. «Болыннарда йөрим сине уйлап» һәм «Эниемнең туган көне» жырларын башкардым да, кемне дә күрмичә, алкышларны да ишетмичә, сәхнә артына юнәлдем. Ә мине аннан кире сәхнәгә «бис”ка борып чыгардылар… Ул вакыттагы кичерешләремне беркайчан да онытмаячакмын, алар мәңгегә минем хәтеремдә уелып калачаклар”, - дип искә ала Самарның моңлы сандугачы.

 

Оясында ни күрсә…

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, диләрме әле? Чыннан да, Айсылу апага кечкенәдән милли көйләребезне тыңлап үсәргә туры килә. Куйбышев шәһәре читендә  урнашкан өйләрендә тальян гармун моңнары бер дә тынмый һәм татар җырлары гаиләдә үскән кыз балаларга — Айсылу һәм Лилиягә — милли хис сала, туган телгә юл ача, сәнгатькә мәхәббәт уята.

Кечкенә Айсылу әти-әнисе белән.

Кечкенә Айсылу әти-әнисе белән.

Җыр-моңга әвәслек, мәхәббәт, гадәттә, нәселдән килә. Айсылу ханымның сәләте әнисе Зөләйха һәм әтисе Рәфыйк ягыннан да күчкән булса кирәк. Ульян ягыннан Куйбышевка килеп урнашкан яшьләр кайчандыр “пятачок” дип аталган  татарлар җыелып күнел ача торган, төрле күмәк уеннар, җыр-биюләрдән гөрләп торган мәйданчыкта танышалар.

Айсылу апаның әнисе Зөләйха Иске Кулатка районының Бахтеевка авылында туып-үскән. Зөләйханың әнисе Сабира шулай ук искиткеч матур тавышка ия булган. Аның тамырлары Башкортстанның Илеш районына җәелгән. Үзе дә Илеш районында туган шагыйрь Роберт Миңнуллин бер әңгәмәсендә «Моң Башкортстан татарларының каннарына сеңгән», дип бик дөрес сүзләр әйткән икән шул.

Сабираның гаиләсендә дин әһелләре булганлыктан, репрессия вакытында аларны гаепсезгә корбан итеп, Илеш районы Югары Манчар авылыннан ерак Себергә озатканнар. Шуннан бирле Айсылу апаның әбисе авылдашларына бик үпкәләп, хәтта гарьләнеп үзенең туган туфрагына аяк басмаган, ә кече Ватанын сагынган саен, күзләреннән аккан яшьләрне тоя алмыйча, җырлаган.

Айсылу ханымның мәрхүм әтисе – Самар шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезгә яхшы таныш булган Рәфыйк Әбдиев оста итеп гармунда уйнаган, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертларында катнашкан, татар чараларында махсус бию мәйданчыклары булдырып, халыкның күңелен күргән. Гади эшче — йөк машиналарын йөртүче Рәфыйк әфәнде гармунын тартып җибәрсә, егетләрнең аяклары тыпырдый башлаган, кызлар күбәләктәй бөтерелеп биеп киткән. Оста гармунчының токымында талантлы скрипкачы да, тальянчы да, моңлы тавышлы җырчылар да булган икән.

Ульян өлкәсенең Мәләкәс тирәсендә үскән Рәфыйк әфәнденең язмышы да җинелдән булмаган.Аларның гаиләсе акча эшләр өчен Сахалинга кадәр барып йөргән, маңгай  тирләре белән тапкан күп кенә мал-мөлкәтләрен туплап кайткан бер дәвердә  Әбдиевларның өенә бандитлар килеп кергән һәм бөтен гаилә әгъзаларын суеп үтергәннәр. Ул вакытта әле кечкенә булган Рәфыйк кына исән кала. Ул мич артындагы капчыклар арасына качкач, бандитлар малайны пычак кадый-кадый эзләргә керешәләр һәм шул чакта аның сыртын нык җәрәхәтлиләр. Шул вакыттан калган җөй аңа гомер буе бу куркыныч хәл турында исенә төшереп тора. Тик бернинди кайгы-хәсрәт тә егетне музыканы онытырга мәҗбүр итә алмый һәм ул һәрвакыт елмаючан, аралашучан булып кала. Рәфыйк Әбдиев үз вакытында Ульян һәм Самар өлкәләрендә беренче гармунчы булып санала.

Айсылу апаның әтисе гармун һәм тальяннар коллекциясе дә туплаган, алар арасында өлкәбезнең атаклы гармун ясау остасы Гали Әбүбәкер улы Гәрәев тальяны да булган. 2003 елда, Рәфыйк әфәнде ватаф булып, аның музыкаль инструментлары тынып калгач, Айсылу апа аларны талантлы һәм моңа мохтаҗ булган милләттәшләренә тарата. Бүгенге көндә Әбдиевлар гаиләсендә бабаларының бары тик ике гармуны гына саклана: аларның берсе Самарда кызында булса, икенчесен оныгы Гүзәл үзе белән Берлинга алып китә.

Скрипкачы Абдулла Акмаев һәм гармунчы Рәфыйк Әбдиев.

Скрипкачы Абдулла Акмаев һәм гармунчы Рәфыйк Әбдиев.

Айсылу ханымның талантлы әтисе.

Айсылу ханымның талантлы әтисе.

Айсылу апаның әтисе гармунда уйнап кына калмый, өлкә “Туган тел” татар оешмасының әгъзасы буларак, милли көрәш үткәрелгән урыннарда да  хәкимлек итә, татар чараларын уздыруда да бик актив катнаша.

Рәфыйк Әбдиев милли көрәш үткәрелгән урыннарда да  хәкимлек итә.

Рәфыйк Әбдиев милли көрәш үткәрелгән урыннарда да хәкимлек итә.

Җырга-моңга үрелеп барган тормыш юллары

Бөтен гомерен җырга багышлаган, сәхнәдән тамашачыларга бары тик илаһи моң, елмаю бүләк иткән “моң чишмәсе”нең язмышы үзе кебек ягымлы һәм көләч йөзле булмый шул, ул язмам героен бик каты сыный. Яратып, матур киләчәк турында хыялланып, кияүгә чыкса да, тормыш иптәшеннән уңмый ул. Ире белән аерылгач, яңадан гаилә кормыйча, бар назын бердәнбер кызына — Гүзәлгә — бирә.

Зөләйха һәм Рәфыйк Әбдиевлар кызлары, кияве һәм оныклары белән.

Зөләйха һәм Рәфыйк Әбдиевлар кызлары, кияве һәм оныклары белән.

Тормышның ачысын күп татырга туры килә Айсылу ханыма, авыр үзгәртеп кору елларында үзен һәм баласын туендыру өчен армый-талмый көч түгә ул. Аның хезмәт юлы сатуда да, тегүчелектә дә, пешекчелектә дә үтә. Батыр, җитез хатын риэлтор булып та эшләп ала һәм кызы белән үзенә фатирлар булдыра. Шул ук вакытта читтән торып урта юридик белем ала. Аннан Самарның Совет районы администрациясенең социаль яклау идарәсендә игьтибарлы, эшчеләрен хөрмәт итүче милләттәшебез Әлфия Нурислам кызы Мифтахова житәкчелегендә юрист вазифасын башкара һәм идарә каршындагы “Дуслык” оешмасында культура-масса эшен дә алып бара. Совет районы пенсионерлары өчен төрле-төрле бәйгеләр, атаклы язучылар, шагыйрьләр иҗатына багышланган кичәләр оештыра.

Әлбәттә, җырдан-моңнан да аерыл­мый Айсылу Әбдиева. Үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәр 35 ел дәвамында ансамбльнең концертларында һәм өлкәбезнең төрле милли чараларында даими чыгышлар ясый, концерт сценарийларын язуда да катнашып килә, яшь артистларга һәрьяклап ярдәм итеп яши. Казан, Яр Чаллы, Нурлат, Түбән Новгород, Ырынбур, Яңа Куйбыш һәм башка бик күп шәһәрләр буйлап гастрольләрдә йөри, иҗади фестивальләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек була. Мәсәлән, Самарада уздырылган V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә дипломант исеменә ия була.

7 89Соңгы елларда Айсылу Әбдиева Самарның Управленческий бистәсендәге «Чайка» Мәдәният йортында художество җитәкчесе, аннан мөдир урынбасары вазифаларын да башкара. Биредә фестивальләр, үзешчән сәнгать смотрлары, календарьдагы түгәрәк һәм истәлекле даталарга туры китереп төрле чаралар оештыруда мөдир Гүзәлия Мөнип кызы Сафина белән бергә кулга-кул тотынып эшли. Әлеге гүзәл ханымнар нәрсәгә генә алынсалар да, башкаларга үрнәк булсын дип, бөтен энергияләрен биреп, алны-ялны белмичә, иңне-иңгә куеп тырышалар.

Айсылу Әбдиева һәм Самарның Управленческий бистәсендәге «Чайка» Мәдәният йорты мөдире  Гүзәлия Мөнип кызы Сафина кулга-кул тотынып эшләгән дәвердә.

Айсылу Әбдиева һәм Самарның Управленческий бистәсендәге «Чайка» Мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Мөнип кызы Сафина кулга-кул тотынып эшләгән дәвердә.

-         Ислам дине каннуннары буенча яшәүче һәм өч баласын да шундый рухта тәрбияләп үстерүче Гүзәлия Мөнип кызы — яңача фикер йөртүче җитәкче. Аның инициативасы белән искереп беткән “Чайка” Мәдәният сарае яңа сулыш алды: заманча ремонт ясалды, кирәкле техника кайтарылды, аудиторияләр матур итеп җиһазландырылды. Җылы һәм күркәм Мәдәният сараенда хәзер “Ялкынлы яшьлек” ансамбле репетицияләре һәм концертлары, “Туган тел” җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре, “Дуслык” оешмасы белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе буларак төрле милли чаралар уздырыла, — дип сөйли Айсылу ханым.

Искиткеч җор телле, һәр эшкә бөтен җаны-тәне, барлыгы белән алына торган күркәм зат  - Айсылу апа — биредә дә әйдәп йөрүчеләрдән була. Булдыклылыгы, эшчәнлеге белән ул мәдәният тармагында эшләүчеләрнең күңелен яулый.

Айсылу ханым “Чайка” Мәдәният йортында эшләгән дәвердә биредә нигезләнгән “Ялкынлы яшьлек» ансамблен аеруча кайгыртып килә, билгеле. Музыкаль инструментлар булдырырга, костюмнар тектерергә грантлар оту өчен документлар теркәүдә дә актив катнаша ул. Бергәләп, булсынга дип йөргән эшләренең нәтиҗәсе дә күңелле була.

1210Әйтеп үткәнемчә, 2003 елны язмам героеның искиткеч талантлы әтисе Рәфыйк әфәнде бакыйлыкка күчә һәм, кызганычка, бу югалтуны авыр кичергән хәләл җефете Зөләйха апа бик каты авырып китә. Үткән елны аның чире тагын да кискенләшү сәбәпле, кызы Айсылу эштән китәргә һәм читтән торып укый башлаган ике университетын да ташларга мәҗбүр була. Әмма хәзерге вакытта да Айсылу ханым “Чайка” Мәдәният йортының штаттан тыш хезмәткәре булып кала. Биредә чаралар үткәргәндә, концерт-тамашалар оештырганда, коллегалары, электән килгән дуслыкка нигезләнеп, әле дә аның белән киңәшеп эш итә, аның акыллы фикерләренә колак сала.

Шөкер, Айсылу ханымның тырышлыгы эзсез калмаган. Матур эшләрен күреп һәм бәяләп, төрле дәрәҗәдәге идарә башлыклары аны рәхмәт хатлары, грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

“Ялкынлы яшьлек» ансамблендә күп еллар буена җырлавы нәтиҗәсендә профессионализм да, тәҗрибә дә туплаган Айсылу Әбдиева менә  инде 15 еллар дәвамында Самарда бик уңышлы гына татар туйларын да алып бара. Әлеге идея аңарда күптән барлыкка килгән булган. Иң элек аның инициативасы һәм “Туган тел» татар җәмгыяте вәкилләре Шамил Баһаутдин, Илгиз Колючев, Азат Нәдыйров ярдәме белән Самар шәһәре Промышленность районының Никахлар теркәү йортында милли киемнәрдән, татар халык гореф-гадәте буенча никах теркәү  церемониясен күрсәтә башлаганнар. Хәтта бу тамашаны “ТЕРРА-НТВ” телеканалы да төшереп алган булган һәм әлеге гореф-гадәтне кайтарган өчен “Туган тел» оешмасына диплом да тапшырган. Кызганычка, төрле сәбәпләр аркасында бу эш тукталган, әмма әлеге сценарийны әзерләгән Айсылу ханым татар туйларында аны тормышка ашырырга булган.

Айсылу апа тамада һәм башка күптөрле чараларны алып бару эшен бик яратып башкара. Туйларда ул үзенең аһәңле тавышы белән яшьләргә мөрәҗәгать итеп, йөрәккә үтеп керә торган матур сүзләрен җиткерә, туган телендә җырлар башкара, урыслашып барган милләттәшләребезгә татар телен белү буенча мастер-класслар да уздыра.

y_e933517eimage (1)Шулай ук бу эштә аңа төрле елларда Илнур Алтынбаев, Гүзәл Фәхретдинова, Рияз Алтынбаев, Тәлгать Хәйруллов, Гөлфия Гайнетдинова, Искәндәр Әхмәтов, Гүзәл Курмаева кебек талантлы хезмәттәшләре дә ярдәм итеп килә, бүгенге көндә тамада бу эшкә яшь үзешчән артистларны да тартырга тырыша.

«Ялкынлы яшьлек» ансамбле баласы

Айсылу апаның үзе кебек ук талантлы кызы Гүзәл Курмаева да — «Ялкынлы яшьлек» ансамбле коллективында тирән эз калдырган шәхес.

Бабасының гармун моңнары һәм әнисенең матур тавышы тәэсире астында үскән кыз кечкенәдән матур итеп җырлый. Аның балачак хатирәләре — Мәдәният йортында репетицияләр, тере тавыш, бию, һәрвакыт яңа эзләнүләр.

image14

Әни белән кыз — бер сәхнәдә.

Әни белән кыз — бер сәхнәдә.

Кызны алты яшендә музыка мәктәбенә укырга бирәләр. Аның беренче музыка укытучысы — Самар татарлары арасында иң хөрмәтле һәм танылган мөгаллим Рәмзия Шаркаева-Әмирова. Аның ярдәме белән кыз алты яшендә беренче музыкаль балалар иҗаты фестивалендә «Туган тел» җырын башкара.

- Рәмзия ханым кебек җаны-тәне белән хезмәтенә бирелүче укытучылар бик аз, ул үзен җәлләмичә яшәде һәм эшләде, — дип сөйли Айсылу ханым.

Озак вакыт кызның үзенең музыкаль инструменты булмый тора. Шуңа күрә ул өендә бармаклары белән өстәлдә уйнап дөрескә эзерләнә. Ниһаять, соңрак бабасы аңа бер мең сумга, ул вакытта бик кыйммәтле саналган «Элегия» пианиносын сатып ала, аннан немец аккордеонын да бүләк итә.

Бабасы һәм әнисе кызның музыка белән шөгыльләнүен бик телиләр, үзләренең тормышка ашмаган хыялларын нәкъ Гүзәлгә юнәлтәләр. Һәм кыз аларның өметләрен аклый: төрле концертларда катнаша, профессиональ дәрәҗәдә сопрано, альт партияләрен башкара.

Нәкъ «Ялкынлы яшьлек» ансамбле Гүзәлгә олы юлга аяк басарга ярдәм итә дә инде. Унбиш яшеннән бэк-вокал башкарып, чирканчык алган кыз бер-ике елдан соң үзе дә җырлый башлый һәм аңа беренче кыю чыгышы бик зур уңыш китерә.

Ансамбльдә нәселнең дәвам ителүен күрсәтеп, сәхнәгә өчәү бергә – бабасы Рәфыйк, әнисе Айсылу һәм оныгы Гүзәл — чыгып баскан вакытлары да булган. Шуңа да Гүзәлне  барсы да “ансамбль баласы» дип атап йөрткәннәр.

Самара дәүләт университетының «Социология» факультетында укыганда да талантлы кызны төрле фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә катнашырга чакырганнар. Укуын тәмамлаганнан соң ул бер ел Самара хөкүмәтендә  - өлкә губернаторы администрациясендә — эшләп ала. Ә бервакыт җылы якларда ял иткәндә булачак ире белән таныша һәм аның янына Германиягә китә.

Башка илгә килеп урнашкач, Гүзәл милләттәшләрен эзли башлый, билгеле. Шулай ул 2005 елда Сабантуйда чыгыш ясап, үзенең чибәрлеге һәм искиткеч матур җырлары белән андагы татарларның күңелен яулап ала. Аның иҗатына табынучылар чибәр кызны «тылсымчы», «сокландыргыч чибәр», «Берлинның энҗе бөртеге» кебек сүзләр белән атап йөртә башлыйлар.

Берлинда Гүзәлнең «Бүләк» исемле демо-дискы да дөнья күрә. Аңа «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең гapмунчысы Наил Нурмөхәммәтовның күп кенә җырлары кертелә.

Үз вакытында Айсылу ханымның кызы “Татарлар Дойчланл” үзәге эшендә дә актив катнашып, Берлинның “Тамга” җәмгыятен оештыручыларның берсе була. 2007 елда Гүзәл Халыкара «Урмай моңы» татар җыры фестивалендә катнашып,  Гран-При ала. Нәкъ икенче көнне ул инде Казанда, Халыкара «Җиде йолдыз» фестивалендә, лауреат исеменә лаек була. Уңышларына шатланып, «канатланып» Берлинга кайткан яшь җырчыны  немец журналистлары һәм фотохәбәрчеләре урап алалар. Ә бер атнадан соң тышында Гүзәл Курмаева фотосурәте төшерелгән «Контакт» журналы басылып чыга.

15

Берлинда Гүзәл Курмаева фотосурәте төшерелгән «Контакт» журналы басылып чыга.

Берлинда Гүзәл Курмаева фотосурәте төшерелгән «Контакт» журналы басылып чыга.

2010 елда Гүзәл “Берлин тавышы” дип аталган радио бәйгесендә дә җиңү яулый һәм чит илдә татар мәдәниятен пропагандалавы өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә дә Гүзәл Курмаева Берлин шәһәрендә яши, халыкара популяр эстрада төркемендә ун телдә җырлар башкара.

-  Кызым Гүзәл – минем сабыем, балам, дустым, өметем һәм таянычым. Ул илдән киткәч, мин үземне канаты сынган кош кебек хис иттем. Күңелем ничек сызланса да, кызыма, үзем яратып башкарган җырдагыдай,  хәер-фатихаларымны юллап торам:

Кошларга да канат үскәч,
Канатларга күәт күчкәч,
Калдыра бит туган оясын.
Әткәй-әнкәй өчен бала
Һәрчак сабый булып кала,
Язмышыбыз берүк аясыз.
Чакыра зәнгәр офыклар,
Жемелдәшеп әйди утлар,
Көтә сезне барыр юлыгыз.
Борчылса да безнең күңел
Янда тоту мөмкин түгел,
Тик бәхетле генә булыгыз,
— ди ямансулап Айсылу апа.

16

Туган ягыннан еракта булган «Ялкынлы яшьлек» ансамбле баласы”ның барыр юллары якты, ә үзенә йолдыз булып озын-озак балкырга насыйп булсын иде.

 

Сезнең белән бәйләдем моңлы язмышны,

Йөрәгемдә җыр булганга сөям тормышны!

Ягымлы, көләч йөзле, аралашучан, күзләре йолдызлардай янып торган Айсылу Әбдиеваның яшәү девизы: “Бернәрсәгә дә карамастан, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, ешрак елмаерга, ә елыйсы килгән чакларда -  җырларга!”  Шуңа да искиткеч тавышлы һәм оптимизм белән сугарылган җырчы халык күңелен җәлеп итмәслек түгел шул!

35 ел дәвамында ансамбльнең иң кирәкле асылташы булып торган Айсылу ханым үзен бик бәхетле дип саный. «Зур сәхнәләргә чыгып җырлау мөмкинлеген Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән зур бүләге итеп кабул итәм. Ансамблебезнең җитәкчесе Илгиз абый Колючевка олы рәхмәтләремне җиткерәм», — ди ул.

Кызганычка, бүген Айсылу Әбдиева кебек милли мәдәниятебезгә, матур традицияләребезгә ихлас күңелдән гашыйк, җан атып йөрүче кешеләр еш очрамый шул.Безнең алда шундый кыйммәтле асылташыбызны зурлау, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү бурычы торадыр, дип уйлыйм.

- Айсылу апа, Сезгә мәдәният өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез өчен нинди дә булса мактаулы исем бирелсә дә, бик аз булыр сыман, — дидем мин гомер йомгагын сүткән әңгәмәдәшемә.

- Чыннан да, ансамблебезнең җитәкчесе Илгиз абый Колючев һәм өлкәбездә эшләп килүче татар оешмаларының җитәкчеләре иҗади юбилеем уңаеннан  хезмәтемне танырга һәм бәяләргә кирәк, дип табалар һәм бу хакта уйланалар икән. Рәхмәт яусын үзләренә, - дип серен ачып салды Самарның атаклы татар җырчысы.

18 19

Тормышның һәр мизгелендә гел матурлык тудырып яши белүче һәм тирә-юньдәгеләргә дә бары тик яхшылык теләүче, күңелле ял сәгатьләре бүләк итүче “моң чишмәсе”н иҗади 35 еллык юбилее белән тәбрикләп, мин дә аңа үз рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Киләчәктә дә Айсылу апа Әбдиевага үз кыйбласына тугры калырга, янәшәдәгеләргә үрнәк, якыннарга терәк-таяныч, оптимист булып яшәргә насыйп булсын. Аның иҗат чишмәләре язгы ташкыннардай ургысын, күңелендә һәрчак шатлык булып, ул аны гел сәхнәгә, тамашачылар алдына җилкендереп торсын иде!

Римма НУРЕТДИНОВА.

«Самар татарлары» журналы.

Айсылу Әбдиевага багышлап язылган шигырь

Айсылу турында язарга

Миңа читен алыну.

Ул сылу, күркәм ханымга

Бездә олы соклану.

Җырга табигый сәләте

Аның яшьли үк шыта,

Әтисе — данлы гармунчы,

Әбисе җырлый оста.

Утыз биш ел ансамбльне

Ул даим бизәкләде.

Җыр-моңга тартып яшьләрне,

Төркемне җитәкләде.

Торган саен арта торды

Һөнәри осталыгы.

Тамашачы хәйран булды,

Гел «бис»ка аны чакырды.

Ягымлы килеш-торышы,

Тик аңа хас «шарм»ы бар.

Ансамбльдәге катнашы

Башка тармакта да бар.

Зур ярдәме тия аның

Тәэминат өлкәсендә,

Кайнашырга өлгерә ул

Җәмәгать эшләрендә.

Язарга бар булдыклыгын

Минем сәләтем җитми,

Айсылуның дан-шөһрәте

Шигырьгә сыеп бетми!

Наил ВАҺИТОВ.

 * * *

Ровно 35 лет назад — в октябре 1979 года — молодая Айсылу приходит в ансамбль «Ялкынлы яшьлек» ради простого любопытства. Девушка, с детства любившая народные песни,  на прослушивании  исполняет композицию из репертуара Тагира Якупова «Карачтау авыл кое». А уже через две-три недели Айсылу вводят в концертную программу, и она  выходит на сцену.

- Раньше концерты проходили при полном  аншлаге, зрителей было много. И в день моего первого выступления зал был полон, негде было яблоку упасть. Я стояла на сцене и дрожала от страха. Исполняла свои песни никого и ничего  вокруг не видя, а по окончании, даже  не слыша аплодисменты, бросилась за сцену. И вновь появилась на сцене под бис и громкие аплодисменты. Никогда не забуду переживания, которые охватили меня  в те минуты, они навсегда останутся в моей памяти, — вспоминает Айсылу Рафиковна.

Айсылу выросла на народных песнях. В доме, расположенном на окраине города Куйбышев, никогда не утихала  тальянка, и татарские песни  заложили в души сестёр – Айсылу и Лилии – национальную гордость за свой народ, приблизили  к родному языку, пробудили любовь к татарской культуре.

Конечно, любовь к песням передаётся по наследству. И у Айсылу  талант перешёл и по материнской, и по отцовской линиям. Когда-то ее родители — Рафик и Зулейха  — впервые встретились на «пятачке» — так в Куйбышеве называли место встречи татарской молодёжи. Здесь они веселились, танцевали, организовывали различные национальные игры.

Мать Айсылу-ханум родилась и выросла в селе Бахтеевка Старо-Кулатского района Ульяновской области, бабушку  по матери звали Сабира, она тоже обладала красивым голосом. Корнями бабушка Айсылу Абдеевой уходит в Башкирию, в Илешский район, где в своё время родился и вырос великий татарский поэт Роберт Миннуллин, отметивший в одном из своих выступлений, что  «Музыкальность в крови у татар Башкортостана».

В годы репрессии  семью Сабиры, невинно обвинив, выслали из родного села Верхний Манчар Илешского района в далёкую Сибирь. И с тех пор бабушка Айсылу  никогда не была на родной земле, а когда вспоминала о малой родине, то пела любимые песни, еле сдерживая набегавшие слёзы.

Отец Айсылу-ханум — Рафик Абдеев, ныне покойный, известен самарским татарам как талантливый гармонист, участник ансамбля « Ялкынлы яшьлек», организатор на татарских мероприятиях весёлых игр и танцев. Простой рабочий, всю жизнь проработавший шофёром на грузовых машинах, затягивал народную мелодию на гармони, ноги молодых парней сами пускались в пляс, а девушки, как бабочки, порхали в танце. В роду талантливого гармониста были и скрипачи, и тальянисты, и певцы.

Судьба Рафик-эфенди, родившегося и выросшего в Ульяновской области вблизи Мелекеса, была тоже нелёгкой. Семья в поисках заработка  дошла и до Сахалина. Заработанные в поте лица  трудовые доходы исчезли в один миг, когда  в дом  Абдеевых ворвались бандиты,  жестоко расправились со  всеми  членами  семьи. В живых остался только маленький  Рафик, которому удалось спрятаться в мешках  за печкой. Бандиты истыкали всю спину мальчика ножом, когда искали его среди мешков. Шрамы всю жизнь напоминали Рафику о том злополучном дне, перевернувшем всю его жизнь. Но ничто не смогло разлучить его с любимой гармонью, и всегда парень остаётся весёлым, задорным. В своё время Рафик Абдеев был лучшим гармонистом Самарской и Ульяновской областей.

Отец Айсылу Рафиковны собрал большую коллекцию гармоней и тальянок, среди которых была  и тальянка известного изготовителя гармони Гараева Гали Абубакировича.

В 2003 году, когда Рафик Абдеев покинул  этот мир, дочь раздаёт коллекцию нуждающимся в инструментах талантливым и достойным музыкантам. Сегодня в семье хранятся только две гармони, одна из которых находится в квартире у дочери в Самаре, а другую внучка Гузель  увезла с собой в Германию.

Не только талантливым гармонистом был отец Айсылу-апа. Неоценимый вклад внёс он и в развитие   татарского движения, являясь  членом общественной татарской организации «Туган тел».

Не простой оказалась судьба моей героини, посвятившей всю свою жизнь музыке, песне, служению своему народу. Хотя и вышла Айсылу замуж за любимого человека, её семейная жизнь не сложилась. И поэтому  она всю себя посвятила своей единственной дочери Гузель.

Тернистой оказался жизненный путь Айсылу, много испытаний легло на её хрупкие плечи. Куда только не забрасывала её судьба в сложные годы перестройки.  Чтобы прокормить себя и свою дочь, она работает и продавцом, и швеёй, и поваром. Смелая, пробивная женщина работает и риэлтором, совершает удачные сделки и обеспечивает себя и свою дочь жильем. В это же время она получает юридическое образование в среднем учебном заведении, по окончании которого устраивается на работу в администрацию Советского района юристом. Здесь она так же ведет общественную работу, при организации «Дуслык» проводит различные мероприятия, вечера в знаменательные даты для пенсионеров Советского района.

Конечно, Айсылу не расстается и с песней. На протяжении 35 лет она остаётся бессменной солисткой ансамбля и участвует во многих областных  мероприятиях, помогает составлять сценарии. Айсылу Рафиковна гастролирует по многим городам, участвуя в фестивалях, занимает призовые места.  Например, на фестивале  «Тугэрэк уен», проведённом в Самаре, она становится дипломантом.

В последние годы Айсылу Рафиковна  работает методистом в ДК «Чайка», занимает и должность заместителя директора. Вместе с директором Гузелиёй Муниповной Сафиной она проводит различные фестивали, мероприятия, посвящённые календарным праздникам. За что бы ни брались эти энергичные женщины,  они работают на совесть, так, чтобы другие брали с них пример.

После смерти мужа  Зулейха-апа очень сильно заболела, и её дочери пришлось оставить своё любимое дело и бросить два университета, в которых она обучалась заочно. Но, несмотря ни на что, и по сей день Айсылу Рафиковна остаётся внештатным сотрудником Дома  культуры. И сейчас коллеги советуются с ней, просят помочь во время проведения различных мероприятий.

Не остались незамеченными старания Айсылу-ханум. За свой благотворный труд она награждена благодарственными письмами, грамотами, дипломами.

В последние 15 лет  Айсылу-апа занимается организацией и проведением татарских свадеб. Свою работу она очень любит. Видя радость и счастье молодых, сама радуется вдвойне. Большую помощь в этой работе оказывали ей  в разные годы коллеги по ансамблю Ильнур Алтынбаев, Гузель Фахретдинова, Рияз Алтынбаев, Талгат Хайруллов, Гульфия Гайнутдинова, Искандар Ахметов, Гузель Курмаева.

Дочь Айсылу-ханум — Гузель, оставившая неизгладимый след в ансамбле «Ялкынлы яшьлек» — такая же талантливая, как и её мама. Девушка, выросшая в музыкальной семье, и сама с детства поёт. Детские воспоминания связаны с репетициями во Дворце культуры, живая музыка, танцы и постоянные поиски чего-то нового.

В 6 лет девочку отдают в музыкальную школу. Её первая учительница – самая уважаемая среди соплеменников и талантливая Рамзия Шаркаева-Амирова. Благодаря её стараниям,   Гузель уже в 6 лет на первом детском музыкальном фестивале  поёт песню  «Туган тел».

- Учителей, отдающих всю душу своей работе, очень мало, она работала и жила, не жалея себя,- говорит Айслу Рафиковна.

Долгое время у Гузель не было своего музыкального инструмента, и она готовилась к урокам, выбивая такты на столе. Потом дед покупает ей пианино «Элегия», который по тем временам стоил очень дорого — 1000  рублей. Через некоторое время он дарит внучке и немецкий аккордеон.

Дедушка и мама хотели, чтобы девочка занималась музыкой, и все свои несбывшиеся мечты  направляют на воплощение её таланта. И Гузель оправдывает их надежды: участвует в различных концертах, профессионально исполняя партии сопрано и альта.

Большую роль в жизни дочери Айсылу-ханум сыграл ансамбль  «Ялкынлы яшьлек». В свои  15 лет она становится бэк-вокалисткой, а через год девочка исполняет сольный номер, который приносит ей большой успех.

Показывая преемственность поколений, не раз выступали на сцене дедушка Рафик, мама Айсылу и внучка Гузель. Поэтому часто Гузель зовут «ребёнком  ансамбля».

Обучаясь в Самарском государственном университете,  талантливая девушка  постоянно принимала участие в концертах, фестивалях. После окончания учёбы она год проработала в администрации Губернатора области. По воле судьбы, отдыхая на юге, девушка встретила своего суженого и отправилась за ним в Германию.

Приехав в чужую для неё страну, Гузель принимается за поиски соплеменников. Выступая в 2005 году на Сабантуе в Берлине, своей красотой и прекрасным голосом она поразила татар Германии и завоевала их любовь и уважение.

 В Берлине Гузель издаёт и свой демо-диск «Булэк» («Подарок»). Сюда вошло много песен гармониста «Ялкынлы яшьлек» Наиля Нурмухамедова.

В 2007 году ей посчастливилось стать лауреатом международного телевизионного фестиваля песни «Җиде йолдыз», в этом же году она получила и Гран-при международного конкурса песни «Урмай моны», Диплом лауреата конкурса вокалистов «Голос Берлина». А в 2010 году она была отмечена Благодарственным письмом Всемирного конгресса татар за популяризацию татарской культуры за рубежом.

И сегодня Гузель живёт и работает в Берлине, является ведущей солисткой международной эстрадной группы. Поёт на 10 языках, в том числе и на татарском.

Девиз Айсылу Абдеевой -  несмотря ни на что, не отчаиваться, смотреть вперёд с уверенностью, улыбаться, а когда захочется плакать — петь! Сколько раз солистка ансамбля «Ялкынлы яшьлек» своими песнями, выходящими из глубины сердца, песнями, полными чувства, переносила соплеменников в какой-то неведомый мир гармонии и звуков. Моя героиня по праву принадлежит к плеяде талантливых самарских музыкантов, чье творчество выдержало испытание временем, стало яркой страницей татарского эстрадного искусства региона.

Я сердечно поздравляю уважаемую Айсылу-ханум  с 35-летием творческой деятельности! Пусть она еще  долгие годы радует своих почитателей прекрасным исполнением, пусть   будет позволено нам наслаждаться ее чарующим пением!

 

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1755

Один комментарий

  1. Бик якшы туйлар алып бара ул. Без танышлар бик кюп еллар.