Атларым – канатларым…

чабыш атлары асраучы“Ялгыз кеше барлы булса да, зарлы”, — дип әйтә татар халкы. Хак сүз. Ир кешене эштән тәмле ашлар пешереп көтеп торырга, борчу-кайгыларын уртаклашырга сөйгән яры, күңелен юатырга сабый баласы кирәк.  Ә андый бәхет кемгә ничек килә бит.
Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче Фәрит белән Миләүшә Гайфуллиннарның бә­­хете, мәсәлән, аларны соң­лабрак тапкан. Сөткә пешкәч, су­га өреп тормаганнар, ике ялгыз тәвәккәлләгән дә, яңа тормыш сукмагыннан атлап киткән. Менә инде алтынсу-сары чәчле кызчыклары Илвина да үсеп килә. Шушы сабый бала хакына әти белән әни иртә-таңнан торып эшли, “булсын” дип тырыша.

Фәрит тә,  Миләүшә дә — ятимлектә үскән балалар. Шуңа күрә дә тулы гаилә кадерен беләләр алар. Матур итеп яшәү, куелган максатларга ирешү бары тик парлы тормыш, хәләл хезмәт аша гына килә бит ул.
Әтисе  беренче тапкыр атка атландырган көнне Фәрит балачак хатирәләренең иң бәхетле мизгеле итеп искә төшерә. Гаилә башлыгы көтүче булып эшләгәндә сигез яшьлек улын еш кына үзе белән кырга алып чыккан. Аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән алан буйлап атта очып үткән бәхетле чак­лар онытыламыни?  Шул чакта малайның йөрәге атларга гашыйк булган да инде…

Галиулла ага вафат булгач, малай йортта бердәнбер ир заты булып кала.  Йортны, бакчаны, малларны карау, аңардан кечерәк өч сеңлесенә күз-колак булу аның өстенә төшә. Өлкән сыйныфларда укыганда ук колхоз эшенә чыгарга туры килә: малай бозау, сарык  көтүен көтәргә алына. Ә яз җиттеме, Фәрит күршедә яшәүче Гомәр Гатаевның аты белән Сабан туе чабышында катнаша. Җиңәме, юкмы, анысы инде  икенче мәсьәлә, ә иң мөһиме – Гомәр аганың ат ышандыруы. Фәрит аны чистартып, ялларына тасмалар үреп мәйданга чыкканда үзен иң бәхетле кеше итеп сизә. Ә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, яшүсмер шоферлыкка укып кайта.  Ләкин “тимер айгыр”  Фәриткә кагылган ат “җене”н алыштыра алмый.

Бүген дә әле илленче дис­тәне ваклаган Фәрит Гайфуллин  ча­быш атлары асрый. Ничәмә еллар буе районда аның Резьбасына һәм Мечтасына тиңнәр табылганы юк. Сабан туйлары вакыты җиттеме, Фәрит Галимулла улы кызыл яулыгын бәйли дә ат чабышларына китеп бара. Быел ул Мәчәләй, Иске Ярмәк, Иске Усман, Богырыслан, Камышлы, Татарстанның Бөгелмә шәһәре сабантуйларында катнашып, призлы урыннар яулап кайткан. Камышлыда Мечта — бе­ренче, Резьба икенче килсә, Галидә, киресенчә, Резьба беренче урын­га чыккан. Ә Резьба бит әле хуҗалык эшләрендә дә булыша.

Камышлы районында Фәрит Галимулла улы — чабыш атлары асраучы бердәнбер хуҗа. Шуның өчен Самара өлкәсе гу­бернаторының Рәхмәт хаты бе­лән бүләкләнгән дә ул. Башкалар әллә атлар яратмый, әллә эшне белми, әллә тәвәк­кәллекләре җитми. Фәрит ага, мәсәлән, моны хөкүмәттән яр­дәм булмау белән аңлата. Әйе, чабыш атларын асрау бик зур бәягә төшә шул. Рационга фураж белән печәннән тыш солы, чөгендер, кишер, алма кебек яшелчә-җимеш кушарга, чистартып, коендырып торырга кирәк.

- Ирем атлар абзарына кереп, берәрсен озаграк сыйпап сөйсә,  икенче арандагысы үрелеп хуҗаның баш киемен эләктереп ала һәм аяк астына ташлый. Янәсе, минем яныма да кер, мине яратып чыгарга онытма, дип тора. Әгәр берәрсенә атланып китсә, икенчесенең кешнәвенә түзәрлек түгел, — дип сөйли Миләүшә ат белән хуҗа мөнә­сәбәтләре турында.

- Атлар — бик акыллы, сизгер  хайваннар. Сабантуйлары килеп җиттеме, хәтта ашаудан да калалар, кайчан ярышка алып чыгар инде дип, күзләремә карап торалар, — дип дәвам итә Миләүшәнең сүзләрен Фәрит. — Үзем дә алар белән бергә дулкынлана башлыйм. Ә чабышлар башлангач, әйтеп бетергесез ләззәт алам. Атларым – канатларым минем. Әйтерсең лә мин үзем канатланып ”очам”. 

Илвина да атларга битараф түгел. Ул минем  атка атланып кайтканны күреп алса,  бакча башына ук  йөгереп чыга һәм алдыма менеп утыра. Кызым да үскәч чабышта катнашырга хыяллана. Аның киртә аша атлар белән сөйләшкәнен,, тайларны яратып сыйпаганын, шикәр сузганын күреп бик шатланам…

Фотога төшәр өчен йортка чыккач, биредәгә төзеклекне, байлыкны күреп мин дә шатландым. Печән чабарга, бә­рәңге бакчасын эшкәртергә ди­сәң — ”Беларусь” тракторы, ат­ларны ярышка алып барырга кирәксә — “ГАЗель” машинасы, кунакка яисә берәр эш белән чыгарга кирәк булса — “Калина” автомобиле басып тора. Фәрит Галимулла улы — авылның иң булдыклы балта остасы да бит әле. Авылдашларына өй салуда, түбә яңартуда, капиталь ремонт ясауда булышып тора.

- Шушыларның барысын да үз кулларыбыз белән булдырдык. Өй салганда мин агачның бер башыннан тотсам, Ми­ләүшәм йөгереп килеп икенче башыннан күтәрешә, — дип мактады хатынын хуҗа.

чабыш атлары асраучы

Әйе, ире уңганның — хатыны да уңган шул. Миләүшә сыерларны көтүгә куганнан соң каймак, катык, эремчек ясап сата. Көндез дә тик тормый, парикмахерлар курсларын тәмамлап кайтканнан бирле авылдашларына хезмәт күрсәтә. Шулай да Фәритнең эшен өстен күрә ул: “Дөньяда иң яхшы ир кеше кем? — дип сорасалар, “Фәритем”, дип җавап бирер идем”, — дип, Миләүшә иренең яхшылыгына, уңган-булганлыгына шөкер итә һәм шулай татар гаиләсе нигезендәге гореф-гадәтләргә, уңганлык-булганлыкка, мә­хәб­бәт барлыгына тагын бер кирпеч кыстыра.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1506

Комментирование запрещено