Татар эстрадасында җырчылар кимерме?

47f367a135182d6f20ccfad18d43a891_MУзган елны “Болгар радиосы” премиясенә дәгъва кылган кайбер татар җырчылары премия тапшыру тантанасында тере тавышка җырлый алмауларын белдергән. Шул сәбәпле, кайбер лауреатлар финал концертында чыгышларын фонограммага башкарган.

“Бу елны мондый хәл кабатланмаячак. 13 декабрьдә “Пирамида» концертлар залында үтәчәк концертта бары тик тере тавышка җырлаучы лауреатлар гына катнаша”, — дип белдерде журналистлар белән очрашуга килгән “Болгар радиосы” премиясен тапшыру тантанасының продюсеры Миләүшә Айтуганова.

2014 елның гыйнвар аеннан башлап “ТНВ-Татарстан” каналындагы “Музыкаль дистә” тапшыруы кысаларында яңгыраган җырлардан тамашачылар үзенә ошаган иң яхшы башкаручыны сайлаган. Алар өчен 168 000 тавыш килеп ирешкән. Хит-парадта барлыгы 100 җырчы катнашкан, шуларның 36сы “Болгар радиосы” премиясе лауреатлары дип билгеләнде. Тамашачылар арасында хәтта 6 340 (!) тапкыр тавыш биргән кеше дә бар.

“Болгар радиосы” премиясе быел икенче тапкыр уздырыла. “Мондый конкурсны уздыруның төп максаты – чын халыкчан премия булдыру иде. Тамашачы сайлап алган җырлар, башкаручыларны билгеләү киләчәктә татар музыкль каналларын ничек, кайсы юнәлештә үстерергә кирәклеген ачыкларга ярдәм итә”, — дип белдерде “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов. Ул 2016 елда Татарстанда тагын бер музыкаль канал ачарга җыенуларын, әмма бу уйдан вакытлыча кире кайтуларын да сөйләп үтте.

Башка җыр бәйгеләреннән аермалы буларак, бу конкурста “Болгар радиосы” премиясенә лаек дип табылган җырларны башкаручылар гына түгел, ә җыр авторлары да бүләкләнә. Оештыручылар моны традициягә әверелдереп, алдагы елларда да дәвам итәргә җыена. Шунысы да кызык, агымдагы елда премия лауреатлары дип табылган җырларның 45 процентын Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләр язган.

Пресс-конференциядә катнашучылар сүзләренә караганда, бүгенге көндә татар эстрадасында якынча 700ләп җырчы исәпләнә. Әмма тиздән әлеге исемлек күпкә кыскарырга мөмкин. Татар сәхнәсендә 100ләп кенә башкаручы калыр, дип саный Илшат Әминов.

“Һәр сәхнәгә чыгучы да оркестр, музыкантлар белән тере тавышка җырлый алмый. Булдыра алмаганнар сәхнәдән китәчәк”, — дип билгеләп үтте Илшат Әминов. Аның сүзләренә караганда, бу – заман таләбе. Халыкның тере тавышка сусавын премия тапшыру концертына билетларның инде әллә кайчан сатылып беткән булуы да исбатлый. Концертны тере тавышка гына кору нәкъ менә халык ихтыяҗыннан чыгып башкарыла. Оештыручылар киләчәктә бу юнәлешне дәвам итәргә һәм үстерергә җыенуларын билгеләп үтте.

intertat.ru

Просмотров: 1800

3 комментариев

  1. Әбдеки кызы Лилия Минголова барысын да уздырачак. Тик менә тавыш бирергә генә мөмкинлек юк, чөнки бездә күрсәтүче «ТНВ-Планета»да премия тапшыру бер сәгатькә соңрак башлана. Шулай самаралылар үзләренең җырчысы өчен тавыш бирә алмыйча кала.

  2. Кимесен , талантсызлары китсен .