Дилә Нигъмәтуллинаның гаиләсендә күңелсез хәлләр

2fc99703a733b53b1839b4e52fccb464_MМари Иленең Бәрәңге районы Мазарбаш авылында Дилә Нигъмәтуллина яман шеш белән авырый дигән сүз чыккан. Нәрсә – дөрес, нәрсә уйдырма икәнлекне тамашачыларга җиткерер өчен җырчы үз теләге Intertat.ru хәбәрчесенә барысын да сөйләп бирде.

Дилә Нигъмәтуллина өчен узып бара торган 2014 ел зур сынаулар китергән. Ел башында ул әнисенең яман шеш белән авыруын белә, ә берничә айдан соң әнисе Флера ханым аягын сындыра. Әлеге күңелсез вакыйгалар Диләнең үзен һәм якыннарын борчуга сала.

 – Минем өчен 2014 ел иң авыры булды. Гаиләбез өчен зур сынау алып килде. Әниебезнең сөт бизендә (рак молочный железы) IV стадияле яман шеш таптылар. Бүгенгәчә аның исәнлеге өчен көрәшәбез. Быел апрель аенда абыем Булат белән УНИКС концертлар залында дуэт концертыбыз булыр алдыннан әнием аягын сындырган иде. Бер ай буе хастахәнәдә ятты. Аның яныннан бер дә китмәдем диярлек. Мазарбаш авылындагы ике катлы йорт минем өстә калды дисәм дә була. Авыл булгач, аның бакчасы да, хуҗалыгы да бар бит инде. Әле бит кызым Сәфинә дә кечкенә. Менә шулай ыгы-зыгы белән, әнием аягына басты. Анысына Аллага шөкер генә итәм. Аягын сындырган вакытта, әниемә яман шештән каршы дарулар куллануны тыеп тордылар. Чөнки организмы болай да хәлсезләнгән иде. Бераз савыгып, йөзләренә нур кереп киткәннән соң, нурланыш терапиясе узды. Шулай ук системалар ала башлады. Швейцариядән кайтарылган дарулар кададылар. Аның бер ампуласы гына да 150 мең сум тора. Берничә ел аласы аны. Әлегә ул даруны ярты елга билгеләделәр. Әти-әнием миңа барыннан да кадерлерәк. Әтием Җәүдәт тә өйдәге эшләрне әнидән эшләттермәскә тырыша. Хәзер гастрольләргә дә сирәгрәк чыгам. Кызым Сәфинә туганнан бирле дисәм дә була. Игътибарымны күбрәк аңа бирергә тырышам. Үземнең дә калдырып китәсем килми. Кызым янында ярты көн булмасам, сагына башлыйм, — диде Дилә Нигъмәтуллина.

Ике ай буе, ягъни октябрь-ноябрь айларында Дилә Нигъмәтуллина Интернет челтәрендә әллә ни күренмәгәч, аны чынлап та яман шеш белән авырый дип уйлыйлар. Җырчы шул вакыт аралыгында күренми торуын да аңлатып китте.

mU6o4vOCcFUБыел Дилә беренче тапкыр тормыш иптәше — танылган композитор Марат Мухиннан башка гына чит илгә ял итәргә бара. Берүзе генә түгел: 3 яшен тутырып килүче кызы Сәфинә һәм яшь җырчы Гөлназ Батталова белән. Октябрь аенда Төркиянең Кемер шәһәренә өчәүләп ял итәргә китәләр. Отельдә бар игътибар Диләгә дә, Гөлназга да түгел, ә Сәфинәгә була. Чөнки ул тышкы кыяфәте белән барысын да җәлеп итә. Төркиядән ял итеп кайтканнан соң, җырчы бронхит белән авырый башлый. Ике ай буе хасталангач терелеп килүе генә икән. Җырчының Интернет челтәренә чыгарга теләге булмауның сәбәпләре – менә шулар.

 Intertat.ru

 

Просмотров: 1331

Комментирование запрещено