“Болгар радиосы”ның II милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында катнашучы якташыбыз Лилия МИНГОЛОВА өчен тавыш бирик, дуслар!  (ВИДЕО)

Лилия-Минголова-300x18113 декабрьдә ТНВ каналында “Музыкаль дистә” хит-парады нәтиҗәләре буенча “Болгар радиосы”ның II милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уздырыла. Ул 13 декабрьдә «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» каналларында Самар вакыты белән 18.30 сәгатьтә башланачак.

Исегезгә төшереп үтәбез, якташыбыз, тумышы белән Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан булган Лилия Минголова үзенең “Ялгыз иттең”  җыры белән «Музыкаль дистә» хит-парадының финалына чыккан иде һәм әлеге тантананың премиясенә дәгъва итә.

Җомга, 12 декабрьдә,  безнең сайтта Лилия Минголова белән булган ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘНЕ укыгыз. Җырчы белән “Бердәмлек” газетасының бүлек җитәкчесе Эльмира Шәвәлиева таныштырачак.

Тантана вакытында  Лилия өчен тавыш бирергә чакырабыз.

Якташыбыз иҗатына битараф калмыйк, кадерле дуслар!

samtatnews.ru

 

 

Просмотров: 2255

Один комментарий

  1. Лилия иркам молодец бэтен артист корый да тор сын матур жырлыйсын .