Римма Сабитова: “Грипптан сак булыгыз!”

DSC_2561[1]

Римма Сабитова әнисе — Самар “Яктылык” мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк Нуруллина — белән.

Кечкенә чагыннан ук әле яхшылап сөйләшә дә белмәгән Римма: “Мин влач булам!” – дип хыяллана. Мәктәптә укыганда да аның кесәсе һәрвакыт бинтлар белән тулы булыр иде. Кызының шулкадәр медицинага тартылуын күргән әнисе аңа санитар халатын, сумкасын тегеп бирә. Римма аларны горурлык белән йөртә.

Курчакларын, уенчык җәнлекләрен, дусларын дәвалап, табиб булып уйнарга ярата ул. Ә үзен дәвалаган балалар теш табибы Софья Николаевнаның ап-ак халатына, нурлы, мәрхәмәтле күзләренә, яхшы мөнәсәбәтенә сокланып туя алмый һәм нәкъ аның үрнәгендә табиб булырга тели дә.

Камышлы районының Яңа Усман авылында туып-үскән кыз аннан Самарда 9 – 10 медицина сыйныфларында укый.
Шулай киләчәктә югары уку йортына керергә яхшы нигез салына. Һәм Римма мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Самарның медицина институтына дәвалау факультетына укырга керә.

Балачак хыялы тормышка ашкан Ядкәр кызы Римма Сабитова бүгенге көндә югары категорияле пульмонолог, ягъни сулыш алу системасын дәвалаучы табиб. Менә инде унике ел ул Тольятти шәһәренең 5 санлы хастаханәсендә эшли.

Самарда медицина институты нигезендә интернатураны да тәмамлый Римма. Аннан соң медицина институты клиникаларында, СИЗОда эшли. Ә тора-бара Тольятти шәһәренә күченеп китә.

Римма Сабитованың әнисе, Самар “Яктылык” мәктәбе укытучысы Гөлчәчәк апа Нуруллина әйтүенчә, аның кызы кечкенәдән бик җаваплы, ярдәмчел була. Һәрвакыт начар укыган сыйныфташларына булыша.

-         Андыйларны өйгә чакырып китереп, алар бөтен фанер стенаны язып бетерәләр иде, — дип көлә Гөлчәчәк апа.

Нәкъ шул җаваплылык, ярдәмчеллек сыйфатлары Римма Сабитованың яхшы табиб булуына нигез салганнар да. Ә аның, чыннан да, киң карашлы, тирән белемле профессионал булуын Тольяттидан, Самар өлкәсеннән генә түгел, хәтта чит төбәкләрдән дә нәкъ аңарга гына консультациягә эләгергә теләүчеләр саны бик күп булуы ачык дәлилли.

Милләттәшебез эшләгән хастаханә тиз арада ярдәм күрсәтүче булганга, тәүлек буена эшли. Шулай табибларга аена берничә тапкыр төнгелеккә кизү торырга ( дежурить) да калырга туры килә.

Бүгенге көндә Самар өлкәсендә пульмонолог-табиблар саны җитешми икән.

-         Безнең эшебез бик авыр, хәтта куркыныч булып та санала, чөнки пациентларыбыз арасында наркоманнар да, ВИЧ, туберкулез белән чирләүчеләр дә күп. Шушы сәбәпле пульмонолог белгечлегеннән ерак торырга тырышалар, — дип сөйли Римма ханым.

Аның былтыр яклаган кандидатлык диссертациясенең темасы да “ВИЧ белән чирләүче кешеләрдә пневмония чиренең үзенчәлекләре” дип яңгырый.

Озак дәвам итә торган бронхитларны, бронхиаль астманы, пневмония һәм башка сулыш алу системасы чирләрен дәвалаучы Римма ханым еш кына төрле конференцияләрдә, конгрессларда чыгышлар ясый. Андый чараларда Россиядән һәм чит илләрдән җыелган табиблар тәҗрибә белән уртаклашып, проблемнар турында сүз йөртәләр. Шулай ук Тольяттида табиблар өчен лекцияләр дә укый ул.

IMG5308jpg

IMG5088jpg IMG5234jpg

- Сулыш алу системасы чирләре барлыкка килмәсен өчен профилактика нинди булырга тиеш? – дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

-         Иң беренче чиратта, тәмәке тартмаска, чөнки бу хәлдә бронхларның лайлалы тышчысына зыян, ә инде шуннан астма, бронхит авырулары барлыкка килә.

Шулай ук сулыш алу системасындагы аллергия чирләрен вакытында дәвалау мөһим. Мәсәлән, аллергик ринит авыруын, чөнки ул еш кына астмага китерергә мөмкин.

Әлбәттә инде, физик зарядка ясарга, саф һавада йөрергә кирәк.

-         Пневмония чиренең кеше организмында иммунитет дефициты булу билгесе, дип ишеткәнем бар. Бу дөресме? Һәм иммунитетны ничек ныгытырга?

-         Әйе, бу, чыннан да, шулай. Ә иммунитетка килгәндә, аны ныгытыр өчен табибның консультациясеннән башка дарулар эчәргә һич тә ярамый! Чөнки андый дарулар берәр нинди авыруларны барлыкка китерергә мөмкин. Хәтта онкологик чирләрне дә. Иммунитетка үзлегеңнән тыгылырга ярамый. Башта табиб-иммунологка барып, тиешле анализлар бирергә тиешле. Һәм инде кирәк икән, табиб үзе даруларны билгели.

Эшенең тормышында нинди зур роль уйнавы Римма ханымның  хезмәте, пациентлары турында яратып сөйләвеннән яхшы күренеп тора. Аның сүзләренчә, ул эшендә үзен шулкадәр уңай, тыныч хис итә, хәтта бөтен проблемнары онытыла икән.

-         Эшем – минем икенче өем. Хезмәтемнең уңай нәтиҗәләре миңа стимул бирә. Биредә мин бик тә бәхетле, — дип эше турында сөйләгәндә Римма ханымның күзләре аеруча нурланып китә.

Аның тормыш девизы да: “Эшләргә, эшләргә, эшләргә!” – дип яңгырый.

-         Римма беркайчан да тик утырмый. Кечкенәдән шундый иде. Йә бәйләм бәйли, йә тегә, йә укый. Ә хәзер инде күбесенчә медицина фәне белән шөгыльләнә. Шулай ук төрек, инглиз телләрен үзләштерә. “Биш минут эшсез утырсам, эчем поша, әни”, ди ул. Һәм, чыннан да, гомеренең һәр мизгелен ул белемен камилләштерүгә, үзе өстендә эшләүгә багышлый. Ягъни ул һәрчак үсештә. Табиб хезмәтеннән бик канәгать Римма, чөнки кечкенәдән кешеләргә ярдәм итеп үсте, — дип горурланып сөйли кызы турында Гөлчәчәк ханым Нуруллина.

Ә Римма, үз чиратында, әнисенә рәхмәтләрен белдерә.

-         Институтта укыганда әнием миңа бик булышты. Үзем өлгермәгәндә конспектлар да ясый, китапханәгә дә йөри иде. Диссертациямне язганда да ул сеңелем Алия белән миңа бик нык ярдәм иттеләр, һәрвакыт үземне хуплап тордылар, рәхмәт яусын үзләренә, — ди табибә.

-         Хәзер еш кына әллә нинди таныш булмаган чирләр барлыкка килүе турында ишетергә була. Бу турыда нәрсә әйтә аласыз?

-         Кызганычка, дөрестән дә шулай шул. Бүгенге көндә чирләр элеккегечә түгел. Аларны дәваларга да, алда ни буласын күрергә дә авыр. Мондый процесс “патоморфоз” дип атала, ягъни вакыт үтү белән берәр төрле чирнең үзгәрүе. Әйтик, шул ук пневмония 20 ел элек бер төрле булса, бүшген исә ул бөтенләй икенче. Һәм моны ничек тә аңлатып булмый.

Минем пациентларым арасында 33 яшьлек егетнең бронхлары тиктомалдан каный башлый, гәрчә аның сулыш алу системасы авырулары өчен нигезләре дә юк, ягъни ул тартмый да, ВИЧ белән дә авырмый, наркоман да түгел. Бу аңарда ничек, кайдан килгән икәнлеген әйтү мөмкин түгел.

Кеше организмы галимнәр тарафыннан әле өйрәнелеп бетмәгән шул. Мондый авырулар барлыкка килүгә начар экология, стресслар да этәргеч булып торадыр инде.

Минем практикада шундый хәлләр дә очрады. 25 яшьлек кыз температурадан гади аспирин эчкәч, аның бөтен тәне кутырланып, куба башлый, һәм тиздән ул үлә.

56 яшьлек сәламәт бер хатын да шулай ук температурадан аспирин эчеп, реанимациягә эләгә. Аның да, теге кызныкы кебек, тәне кутырланып, куба башлый. Медицинада  бу күренеш “Лайелл синдромы” дип атала. Бу хәлләрне аңлатып булмый. Бу хатын элек аспирин да, анальгин да эчкән. Ә менә бу юлы шундый аянычлы хәлгә дучар булган. Бәлки, бу кеше иммунитетында дисбаланс барлыкка килүе сәбәпледер, төгәл әйтеп булмый.

Ә күптән түгел 35 яшьлек хатын авыр пневмония белән грипптан үлде.

-         Ә мин гриппны шулкадәр куркыныч чир дип уйламаган да идем…

-         Грипптан бик сак булырга кирәк, чөнки озак дәваламасаң, бу авырудан үләргә мөмкин. Грипп вирусы бик авыр пневмониягә китерә ала.

-         Ә грипп авыруын ничек танырга соң?

-          Еш кына тамагы авырткан, борыны тыгылган, ютәлләгән кешеләр грипп белән чирлим, дип үзләренә ялгыш диагноз куялар. Бу грипп түгел. Гомумән, гриппның ниндидер аерым билгеләре юк, шуңа күрә аны тануы бик кыен. Моны анализлар ярдәмендә бары тик табиблар гына билгели ала.

-          Тик борын тыгылган, ютәлләгән саен табибка йөгереп булмый бит инде.

-          Әлбәттә. Әмма, әгәр температура өч көн 38дән арта икән, бу очракта табибка барырга кирәк.

-          Димәк, хәзер гади аспиринны да эчәргә куркыныч?

-          Алда әйтеп үтелгән хәлләрдән соң әйе дисәң дә була. Бәлки, чирнең иң башында балалар сиропыннан дәвалана башлау хәерлерәктер. Шулай ук грипптан прививка ясау мөһим. Еш чирли торган кешеләргә пневмониядән дә прививка ясарга кирәк. Бу, дөрестән дә, үлемнән саклап кала.

-          Римма ханым, бәлки, аспиринның начар сыйфатлы булуы да шушындый аяныч нәтиҗәләргә китергәндер?

-          Гомумән, алай булырга мөмкин. Тик алдагы очракларда без, тикшереп караганнан соң, кеше организмында реакция барлыкка килүен исбатладык.

-          Даруларның яхшы сыйфатлысын гына сайлап алырга мөмкинлекләр бармы?

-          Юк. Бу бик тә кыен мәсьәлә.

-          Еш кына табиблар чит ил препаратларын билгелиләр. Ә аларның үзебезнең илдә җитештерелгән аналоглары бар. Аларның кайсыларына өстенлек бирергә?

-          Бары тик табиб билгеләгән даруларны гына алырга киңәш итәм.

-          Кешеләр арасында: “Былтыр грипптан привика ясатмаган идем һәм чирләмәдем дә. Ә быел ясаттым да, киресенчә, авырадым”, — диючеләр бар. Моны ничек аңлатырга?

-          Моның сәбәбе шунда ки – кешегә бер төрле вирустан прививка ясыйлар, ә ул башка төрле вирус эләктерергә мөмкин. Тик һәрхәлдә грипптан прививка ясаган кешенең чире алай ук авыр үтми.

-          Римма ханым, гомумән, халыкка нинди прививкалар ясатырга кирәк?

-          Төп прививкалар – грипптан һәм гепатит авыруларыннан. Пневмониядән барысына да түгел, ә еш чирләүчеләргә, хроник бронхиттан интегүчеләргә генә прививка ясатырга кирәк.

Казанда булган конференциядә шушындый бер хәл турында сөйләделәр. Бер кыз җил чәчәге (ветрянка) белән авырый башлый. Һәм ул шулкадәр авыр форма ала ки, аның бөтен тәне кутырланып чыга. Кызганычка, бу кызга берсе дә – Россия, чит ил табиблары да ярдәм итә алмый. Ул шулай гомер буе яшәргә мәҗбүр. Ул җил чәчәге чиреннән прививка ясатмаган булган. Һәм моның нәтиҗәсен үзегез күрәсез.

Грипп белән гепатиттан үзеңнең участок терапевтыңда бушлай прививка ясатырга мөмкин. Ә пневмониядән прививка түләүле. Шулай ук эш урыннарында да прививкалар ясыйлар.

Грипптан һәр елны ясатырга, ә гепатит белән җил чәчәге авыруыннан ел саен түгел. Хроник бронхитларны барлыкка китерүче гемофиль таякчыгыннан да прививка бар. Бу таякчык шулай ук пневмония авыруына этәргеч булырга мөмкин.

-         Грипп профилактикасы нинди?

-         Иң беренче, әлбәттә, прививка. Грипп эпидемиясе вакытларында күп халык булган җирләрне уратып узыгыз.

-         Ә маскалар ярдәм итәме?

-         Әйе, тик аларны һәр ике сәгать яңаларга алмаштырып торырга кирәк!

Үз һөнәрендә оста белгеч булу белән беррәттән Римма Сабитовага яхшы психолог та булырга кирәк әле, чөнки, аның сүзләренчә, ВИЧ белән авыручылар, наркоманнар арасында күпләрнең психикасы какшаган, һәм алар үзләрен бик начар тотарга мөмкиннәр.

Римма ханым – татар җанлы хатын-кыз. Ул ана телен бик яхшы белә, алар ире Марат белән татар концертларын, бәйрәмнәрен калдырмыйлар.Ун яшьлек кызлары Сабинаны да татар теленә өйрәтәләр.

Коллективы белән дә бер тату гаилә булып эшлиләр алар.

“Әгәр кеше иртән эшенә елмаеп бара, ә кичен өенә шулай ук елмаеп кайта икән, ул – бәхетле кеше”,  дигән гыйбарә бар. Римма Сабитовага бу сүзләр бигрәк тә туры килә. Гаиләсендә дә, эшендә дә бәхетле хатын ул.

-         Мин Аллаһы Тәгаләгә үземнең яраткан һөнәремне үзләштереп, кешеләргә ярдәм итә алуым өчен рәхмәтләр укыйм, аннары гаиләмә, туганнарыма мине хуплап яшәүләре өчен бик рәхмәтлемен. Аеруча әниемә, — ди Римма ханым Сабитова.

Миләүшә ГАЗИМОВА. 

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 3566

Комментирование запрещено