Вәт, ичмасам, концерт!

загруженное

Расих ЛАТЫЙПОВ һәм Ринат РӘХМӘТУЛЛИН.

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин  концертының афишасын күргәч тә Гали авылы халкы гөж килеп концертка җыела башлады. Мин Мәдәният йортына килеп кергәндә залга үтеп керергә мөмкин түгел иде инде. Йортта Яңа Мансур авылыннан килгән уникеләп машина басып торуын күргәч, аңлашылды — тирә-як татар авылларыннан, Похвистневоның үзеннән дә килгән икән халык.

Оештыручылар мондый анш­лагны күреп, эскәмияләр, урындыклар чыгарып тезделәр, калган  тамашачылар басып карарга да риза булды. Шулай итеп, чын мәгънәсендә алма төшәргә урын калмагач, халык түземсезләнеп йолдызны көтә башлады.

Ринат Рәхмәтуллин залга күз йөртеп чыккач та бер мизгелгә өнсез калды бугай.  Ул үзе дә бу хәтле халык булыр дип өметләнмәгән ахыры. Шу­лай да, дулкынлануын тыеп, концертны матур гына башлап җибәрде. Монда инде безнең йөрәкләргә дулкынланырга ту­ры килде. Аның җырлары без­не табигать кочагына – чиш­мә буйларына, урман-бо­лыннарга алып китте сыман. Ә җырчы тын алырга чыккан арада гармунчысы Нияз Сафиуллин үзе дә җырлап күрсәтте. Биюче кызлар Әлинә белән Ләйсән сәхнәдә күбәләкләр кебек бөтерелделәр, Изилә исемле яшь җырчы да безгә бик матур ике җыр бүләк итте. Концертны алып баручы Ринат Әкбәров үзенә каратыр өчен ниләр генә кыланмады инде! Залның кычкырып көлүе хәтта күрше Рысайкино авылында да ишетелгәндер…

Артист шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче авылдашларыбызны туган көннәре белән котлаганда, һәрберсен сәхнәгә чыгарып, кызыклы сораулар бирә-бирә халыкны көлдереп бетергәннән соң гына үзенең җырлары язылган диск­ларны бүләк итә торды. Ә мин Ринатка һәм гармунчы Ниязга чиккән кулъяулыклар бүләк иттем, үземнән дә мәзәк сөйләп, күңелләрен күтәреп җибәрдем.  Туган авылым Галигә багышлап язган шигыремне укып биргәч, Ринат шушы сүзләргә җыр язарга һәм киләсе елга килеп, аны җырлап та күрсәтергә вәгъдә итте.

Кыскасы, бу көнне бер туган көн дә, бер генә инспектор да (бу концерт Инспекторлар көненә туры килгән иде) котлаусыз һәм бүләксез калмады. Әлбәттә, иң җылы сүзләр авылыбызның танылган эшкуары Расих Латыйповка әйтелде. Ул бит артистны һәм аның командасын үзенең “Ямьле авыл” агротуризм үзәгендә кунак итеп, аларга авылыбыз буйлап сәяхәт оештырып, бик шәп ял ясады. Ә авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев Ринат Рәхмәтуллинны авыл Сабан туена да чакырырга кирәк булыр, дигән фикерен әйтте.

Менә шулай бер-беребездән разый булып аерылышканда артистка чын күңелебездән чыккан рәхмәтләребезне җиткереп, тагын килүләрен теләп калдык. Юлларың такыр, бәла-казасыз, ә эшләрең уңышлы булсын, Ринат!

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1291

Один комментарий

  1. «Матбугат» сайтында бу публикациягэ мнениелары халыкнын))))):

    Гузелька
    Типичный колхозан инде бу Рахматуллин,луще бы не позорился инде карт конендэ.Кемгэ кирэк анын очсоз жырлары,шул бер ике колхозницага гына инде.

    Чаллыяр
    Бик «шәп җырчы». Чын җырчыларга реклама кирәк түгел шул.

    Галия
    Сэхнэне монсыз жырлаучылар басты инде. Ул Рахматуллин концертын карарга мин бушка да бармыйм.Шыбыр суга батып, сэхнэ буйлап сикереп йэргэнен карарга. «Шахта»,»Гэлжамал»хэм башка татар халык кэйлэрен жырлатып карага иде анардан, нигэ шуны авыл халкы сорамады икэн?

    Менэ бит
    География дэресе очен эйбэт мэкалэ булган:Гали, Яңа Мансур (искесе бар микэн?), Похвистнево, Рысайкино дигэн авыллар барлыгын белдек)))))

    Шок
    Жыен килде- китте «жырчы» басты сэхнэне,кайчанга кадэр шулай булыр икэн?Берсенен дэ заводка барып эшлисе килми,ботенесе якобы «жырлый».Авыл кешесе бара инде нишлэсен,анын жунлелэре авылга барып жырламый бит…

    !!!
    Уникеләп машина б а с ы п тора.Нәрсә язганнарын үзләре укыймы икән бу журналистлар?


    !!!!!, ????, мин бу дешевый жырчыны карарга да бармыйм.Язасыз инде жыен девешканы пиар ясап.

    !!!!!
    ????, кем яхды,шаштынмы эллэ? Ринатны ботен Татарстан ярата,аыл халкы гына тугел,эле Минтимер Шэймиев кунак коненэ дэ чакырганнар узен,Тукта янгыр жырын жырлармын дип эйтэ ди.

    ????
    Эле, кайчан гына бутэн килмэслек итеп яздыгыз тугелме?