Татар эстрадасын күптән иләргә кирәк / Лауреатами музыкальной премии «Болгар радиосы» стали 36 татарских певцов

radio2(1)Лилия Миңголова чыннан да «тере» тавышка җырлады!

«Болгар радиосы» икенче милли музыка премиясен тапшыру тантанасы «Пирамида» концертлар залында узды.

Тамашаны «Болгар радиосы» ди-джейлары Айсылу Хаҗиева белән Остап Бендер алып барды. Ильф һәм Петровның танылган героен Рөстәм Гайзуллин күрсәтте. Тамашаның икенче өлешендә тагын бер Остап Бендер — Радик Бариев чыкты. Остап Бендерлар үзләрен татар шоу-бизнесының хуҗалары итеп таныштырды.

Тамашачылар исә үзләре яраткан җырчыларын аеруча каты алкышлады. Алар арасында Нурзадә, Азат Фазлыев, Хәния Фәрхи  булды. Сәхнәгә иң ахырдан чыккан Хәния Фәрхи белән аның җырының көй авторы Ринат Мөслимов кына чәчәксез калды. Әллә оныттылар, әллә хискә бирелеп киттеләр… Аннан соң шунысы билгеле булды: Остап Бендерның аңа чәчәкләрне үзе тапшырасы килгән икән.

Бендер турындагы әсәрдә 12 урындык булса, сәхнәдә алар бергә артык иде. Аларның 13 булуы кичә айның унөченче көне белән аңлатылды.

Быелгы тамашаны тагын бер үзенчәлеге: тамашаның бары тик «тере» тавышка булуы. Моны оештыручылар да, фонограммасыз җырлый алучы башкаручылар да хуплый. Мәсәлән, «Фәридә-Алсу» дуэты шундыйлардан. Алар премиядә беренче тапкыр катнаша икән.

-Узган ел бездә зур вакыйга булды: Фәридәбезнең өченче баласы туды. Шул сәбәпле, узган ел без катнашмадык. «Музыкаль дистә» хит-парадында җиңгән «Карлы чыршылар, парлы чыршылар» җыры легендар. Әлеге җыр премиягә лаек. Бүген шундый мәгънәле, халыкчан җырлар күбрәк булсын иде. «Тере» тавышка җырлауга килгәндә, татар эстрадасындагы җырчыларны күптән иләргә кирәк, чөнки бу арада эстрада чүп-чар белән тулды. Без белмәгән башкаручылар, зур сәхнәгә чыгып, хәтта исәнләшмичә дә йөриләр. Элек худсоветлар бар иде. Ләкин хәзер дә шундый оешма була башлады. Бүгенге чара — моның ачык мисалы, — диде «Фәридә-Алсу» дуэты.

Яшь башкаручы Чулпан Йосыпова да дуэт кызларын хуплап: «Бүген  бөтен артистлар бер дәрәҗәдә булачак. Тамашачы да кемнең «минус»ка  җырлый алганын, кемнең булдыра алмаганын күрәчәк. Мин һәрвакыт «тере тавыш»ка җырлыйм. Минем өчен бу берни түгел», — ди.

Халыкчан җырлар күбрәк булды

Тантанада Татарстанда туып үскән җырчылар гына түгел, чит өлкәләрдән дә килгәннәр дә бар иде. Лилия Миңголова шундыйлардан. Ул, мөгаен, чын «тере» тавышка җырлагандыр, ник дигәндә, җырчы бары тик баянга кушылып җырлады.

Татар эстрадасында рок стилендә җырлаучылар да премияне алды. Ринат Гыйльфанов шундыйлардан. Белмим, тамашага килгән әби-бабайлар ошаткан микән мондый юнәлешне. Концертта 70-75 яшьтәге олылар да бар иде бит. Гомумән алганда, милли премияне алучылар ретро җырларга тукталды. Бәлки нәкъ менә шушы җырлар аша алар «тере тавыш»ка җырлый алуларын исбатларга теләгәннәрдер.

Премиягә ия булучы җырчылар «Болгар радиосы»ның «Музыкаль дистә» хит-парадында җиңү китергән җырлары белән чыгыш ясамады. Алар, гадәттә, бар татар халкына таныш булган композияцияне сайлаган. Җырчылар чыгыш ясар алдыннан, экранда аларга багышланган шаян шаржлар күрсәтелде.

intertat.ru

* * *

В Казани состоялась церемония вручения II Национальной музыкальной премии «Болгар радиосы».

С января текущего года в рамках программы «Музыкаль дистэ» на телеканале «ТНВ-Татарстан» и радиостанции «Болгар радиосы» зрители голосовали за лучших исполнителей татарской песни. Итогом состязания стала сегодняшняя церемония вручения Национальной музыкальной премии «Болгар радиосы».

Сегодняшний концерт был на тему «12 стульев», роль Остапа Бендера выполнял ведущий. Зрителям сообщили, что они могут в течение вечера проголосовать с помощью смс-сообщения за одного из 36 артистов, который в конце вечера получит приз зрительских симпатий.

Мероприятие началось с того, что по красной дорожке из зрительного зала на сцену поднялись первые лауреаты премии. Зрители громко приветствовали любимых артистов. Лучшие исполнители были награждены статуэтками «Болгар радиосы», которые являются символами народного признания. Статуэтка представляет собой изящный росток, выбившийся из земли и устремленный вверх. Не забыли сегодня и авторов песен – им вручили дипломы.

Каждый лауреат исполнил песню из своего репертуара. Права выступить первой перед зрителями удостоилась Хания Фархи. Ее горячо приветствовал зал. В этот вечер на сцене прозвучали лирические, а также задорные татарские песни и даже рок. Все исполнители пели вживую, многие – совместно с оркестром «Казан нуры». Значительная часть лауреатов являются призерами конкурса «Татар моны».

Лауреатами премии «Болгар радиосы» в этом году стали 36 исполнителей, среди которых Хания Фархи, Фердинанд Салахов, Венера Ганеева, Нурзада, Алтынай, Вадим Захаров, Алина Давыдова, Азат Фазлыев, Лилиана Газизова и многие другие.

Как рассказал корреспонденту ИА «Татар-информ» Азат Фазлыев, он считает премию «Болгар радиосы» в первую очередь праздником всех татар.
«Данная премия позволяет делать так, чтобы мы стали известными по всему миру. Для молодых артистов данная премия – очень сильная поддержка», – рассказал певец.

Азат Фазлыев является лауреатом конкурса «Татар моны-2010». Певец рассказал, что благодаря этому конкурсу его карьера певца начала расти, его стали приглашать на большое количество мероприятий. Азат Фазлыев получил премию «Болгар радиосы» впервые. На следующий год артист также планирует участвовать в данной премии, уже написана песня, которая, по мнению певца, станет хитовой.

По итогам смс-голосования приз зрительских симпатий получил Ришат Тухватуллин.

ИА «Татар-информ»

Просмотров: 1897

Комментирование запрещено