“Чайка”. “Шимбә көн кич белән”

Даһирә булачак кияве Афзал белән.

Даһирә булачак кияве Афзал белән.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Самарага осетин язучысы Георгий Хугаев әсәре буенча “Моя теща”музыкаль комедиясен алып килгән иде

Татарлар өчен әлеге әсәр Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә куела. Ул аңа “Шимбә көн кич белән“ дип яңа исем биргән (Аяз Гыйлаҗевның “Җомга көн кич белән” пьесасы белән бутамагыз!) һәм бу бик килешле килеп чыккан. Чөнки тамаша дәвамында геройларның һәрберсе шимбә кичен көтәләр – кайсы ашкынып, кайсы аяныч белән…

Комедиянең эчтәлеге гади гаилә тормышыннан алынган, шуңа да тамашачыга якын һәм аңлаешлы. Гаилә башлыгы — Октябрь (актер Таһир Габидуллин) атлы олыгаеп ба¬ручы ир. Ул номенклатура тирәсендә эшләп тә, әллә ни зур уңышларга ирешә алмаган, күрәсең. Эш яратмаучы, иркә, үз-үзен карап кына торучы хатыны Даһирә ханым (Лилия Мөхәммәтҗанова башкаруында) картын бертуктаусыз битәрли. Ул бит яшьлегендә зур түрә, бай кеше хатыны булырга хыялланган, шуңа күрә өметле булып күренгән Октябрьгә кияү¬гә дә чыккан. Хыяллары акланмыйча, гомере гади чиновник белән узган хатын хәзер инде җиткән кызына кияү эзләп вакыт уздыра.

Кинәт шәһәр мэры итеп яшь, әле өйләнмәгән егет сайлана, һәм Даһирә Әлфияне (Гүзәл Гаффарова) аңа кияүгә бирергә чамалый. Мэр да җырларга һәм биергә яратучы Әлфияне күзләп алган икән инде. Октябрьдән шимбә киченә чакыру алгач, ул икеләнмичә кунакка килергә ризалык бирә. Даһирәгә шул гына кирәк тә инде. Ул, кызыннан сорап та тормыйча, туйга әзерләнә башлый. Хәзер инде татлы хыялларында ул үзен шәһәр мэрының әбисе итеп күзаллый. “Кызны кияүгә бирү өчен беренче чиратта мәхәббәт кирәк, ә бүгенге мэрның иртәгә кем буласы билгесез”, — дип торган ире сүзләренә дә әһәмият бирми, кул гына селти: “Номенклатурага эләккәч, ул беркая да китми. Бер урыннан кусалар, икенчесенә күчә. Һәм һәрвакыт повышениегә!” — дип, бер җөмлә белән илебездәге сәясәтне ачып бирә.

Ә Әлфия сәхнәдәш иптәше Афзалга (Фаяз Хөсәенов) гашыйк икән. Октябрь дә яшьләрнең капка төбендә саубуллашуларын күргәч, бу ике яшь йөрәкнең сөю утында януын аңлый. Шуннан ул хаты-нының буш хыялларына каршы килмичә, астыртын гына яшьләргә ярдәм итә башлый.

Музыкаль комедия яшерен өйләнешү һәм кияү егетнең, хатын-кыз киеменә киенеп, кыз өенә кереп кунуы белән тәмамлана. Иртән Әлфия бүлмәсеннән чыгып баручы Аф¬залны күргән Даһирәнең планнары тагын челпәрәмә килеп ватыла. Ләкин эшнең зурга китүен аңлаган ана, артык карышмыйча гына, яшьләрне бәхилли…

Шундый җиңел, уен-көлке, җыр-бию, тере музыка белән аралашып барган тамаша бер тында карала. Борынын чөеп, үзен әллә кемгә куеп йөрүче Даһирә ролен башкаручы Лилия Мөхәммәтҗанованың, юаш, ләкин үзенекендә тора бе­­лүче Октябрь ролендәге Таһир Габидуллинның, егет роленә дә, хатын-кыз роленә дә бик табигый кереп киткән, биергә дә, җырларга да оста Фаяз Хөсәеновның һәм сәхнәдә күбәләк кебек очып йөрүче Гүзәл Гаффарованың эшен тамашачы бик яратып кабул итте.

“Чайка” Мәдәният йортында узган бу шимбә кичебез юкка узмады, менә дигән театр тамашасы белән бизәлде, дип авыз тутырып әйтергә була. Шунысы гына кызганыч, ерак араны якын итеп, зур-зур декорацияләр, костюмнар, сәхнә эшчеләре, музыкаль ансамбльдә уйнаучы егет-кызлар, актерлар һәм режиссерлар төяп килгән әтнәлеләрнең эшен Самара халкы тиешенчә бәяли алмады. Чөнки спектакльгә барлыгы йөз иллеләп кенә билет сатылган иде. Ахырда Самара өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов исеменнән һәр артистка бүләк ителгән шоколад конфетлар ачы пилюляны татландыру гына булды. Ә кызганыч. Әтнәлеләрнең талантлы уенын тагын күрәсе килә бит. Ә яртылаш тулы, юк, яртылаш буш залга алар тагын килергә теләрләр микән?

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәте.

“Бердәмлек”

 

Просмотров: 1226

Комментирование запрещено