Данир Сабировка Салават 30 меңлек күзлеген бирмәкче

5e210484ee7120322195ea102cdc3293_MДекабрь башында пародияче, шоумен Данир Сабиров чираттагы сольный концертын куйды. Быел, ниһаять, аның концертына Салават үзе килде.
– Быелгы Казандагы концертыма Салават Зәкиевичның килүе күңелемне күтәрде. Өч ел көттем бит. Быел да килмәс дигән идем. Концертымда рәхәтләнеп көлде инде (елмая.) Аннары иртәнге сәгать өчләргә кадәр сөйләшеп утырдык. Ул миңа киңәшләрен бирде. «Өч ел буе тамашачыны үзеңә каратып тотасың икән, бу бик әйбәт! Сабантуйда биш ел буе бер батыр калса, алтынчы елында аңа халык каршы акыра башлый. Иң авыры халык мәхәббәтен саклап калу. Молодец! Күптән болай көлгән юк иде», – дип көрәшче булуымны да күз уңында тотып әйтте булса кирәк.

Быел Салават Зәкиевич килгәч, тамашачыларга аның белән бәйле булган бер хәлне сөйләп уздым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында имтихан биргәннән соң, «Данир, менә тавышың синең юк инде. Актерлык ягыннан да артык кыланып уйныйсың. Минем улым Рөстәм рәсем ясарга булышырга ярдәм сорый. Ә миңа рәсем ясау осталыгы бирелмәгән. Аңла: син артист булыр өчен тумагансың! Киләчәктә эшмәкәр, көрәшче итеп күрәм мин сине», — дигән иде ул. Менә шушы сүзләрне мин Салават Зәкиевичка сәхнәдән әйттем. Аның кайчандыр әйткән сүзләре мине, киресенчә, алга этәрде. Рәхмәт аңа! Шулай дип әйткәч, бөтен халык кул чапты, Салават Зәкиевич торып кулымны кысты, — диде шоумен.
Данир Сабиров быелгы сольный концерт программасына яңа пародияләр керткән. Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллиннан кала, Габделфәт Сафин, Резеда Шәрәфиева, Айдар Фәйзрахманов, Илнар Сәйфиев кебек җырчыларга пародия эшләгән. Бик кызыклы, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлаган. Язып та, сөйләп тә булмас – аны күрергә кирәк. Әмма пародияче үзе яңа пародияләреннән бик үк канәгать түгел икән. Җәвит Шакировны бер ел буе күрсәтә-күрсәтә генә образын тудыра алдым, ди үзе дә.
Шоуменның администраторы кем дип уйлыйсыз? Бу вазыйфаны тормыш иптәше Миләүшәгә ышанып тапшырган. Быел Казанда узган сольный концертларының тагын бер көтелмәгән яңалыгы: аның 4 яшьлек олы кызы Мәрьямнең нәфис гимнастика элементларын ясавы. Алма алмагачыннан ерак тәгәрәми, диләрме? Нәкъ шулай. Әтисе кебек сәхнә кешесе булыр, мөгаен. Гастрольләргә чыгып киткәндә, олы кызлары Мәрьям белән 11 айлык кече кызлары Дания Миләүшәнең әнисендә калалар икән.
Иң кызыгы: Данир Сабиров 5 елдан бирле Салаватка пародия куя. Кайбер артистлар пародиячегә үпкә белдергән очракта да, остазы, киресенчә, аның үзенә карата эшләнгән пародиясеннән көлеп кенә утыра икән. Әле җитмәсә, Данир Сабировка үзенең күзлеген бүләк итәсен әйткән. Салаватның күзлеге “дешевый” түгеллеген дә белеп торыгыз. Ничә сумлык күзлек киеп йөрүен дә Данир ычкындырды бит – 30 меңнән дә ким түгел икән. Салаватка пародия күрсәткәндә, Данирга аның чын күзлеге генә җитми иде шул.

 

 

 

Просмотров: 1336

Комментирование запрещено