Иске Мәчәләй авылының киләчәге өметле

скачанные файлы

Иске Мәчәләй уңганнары спорт залында.

Без, галилеләр, елына ике мәртәбә Подбельскига реабилитация үзәгенә дәваланырга йөрибез. Биредә үз ишләрең белән рәхәтләнеп аралашырга да мөмкинлек бар. Менә бу баруыбызда Иске Мәчәләй кешеләре белән очрашып сөй­ләштек. Реабилитация үзә­генә исәнлекләрен яхшыр­тырга аларны хуҗалары Ринат Искәндәров үз исә­бенә җибәргән. Әнисен дә, хаты­­нының әнисен дә бире­дә ял иттерә икән ул. Бу мөсел­ман кардәшебез турында мәчә­ләйлеләр бик мактап сөйлиләр.

Шушы ук авылда туып үс­кән Ринат, Самарада юридик югары белем алу йортын тәмамлап, армия сафларына китә. Чечня белән Россия чигендә хезмәт итеп кайткач, “Айбагар” дип аталган шәхси хуҗалык оештырып, халыкның пай җирләрен эшкәртүне үз өстенә ала. Ә берникадәр вакыт үткәч, җирне яраткан егет тагын да зуррак эшкә алынып, менә 3 ел инде “Восток” авыл хуҗалыгы оешмасы директоры вазифасын башкара. Элеккеге колхоз җирләрен эшкәрткән әлеге оешма киләчәктә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә исәпли. Күптән түгел комбайн, тракторлар, башка кирәк-ярак техника да сатып алганнар.

Ринат Искәндәров эшче­ләрен хөрмәтли. Быел аларның һәркайсына 40ар литр үсемлек мае, 1әр капчык он биргән, ашлык, печән, салам, көнбагыш белән дә тәэмин иткән. Кул астында эшләүчеләрне ка­дерләп, исәнлекләре турында даими кайгыртканы өчен бар­сы да җитәкчеләренә бик рәхмәтле.

Ринат — үрнәк гаилә башлыгы да. Алар тормыш иптәше Әлфия белән өч малай үстерәләр. “Иң кечесенә 1 яшь тә 7 ай гынә әле, үзебез эштә вакытта әниләребез алмашлап утыра үзе белән”, — диде без сихәтләнгән үзәктә массаж ясаучы булып эшләүче Әлфия ханым.

Иске Мәчәләйдә: “Яшьләр шәһәргә китә, авылда эшче куллар җитешми”, - дип аптырап тормыйлар, үз көчләре белән авыл хуҗалыгын күтә­рәләр. “Ринат кебек уңган, җир сөючән егетләр бул­ганда, авылыбызның килә­чәге өметле”, — диләр мәчә­ләйлеләр.

 

Саимә МОРЗАҺАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”

 

 

Просмотров: 1341

Комментирование запрещено