ФОТООТЧЕТ: прошло общее собрание членов СОТО «Туган тел» / Өлкә “Туган тел” татар оешмасының хисап җыелышы үткәрелде

image (4)По решению рабочей группы Совета СОТО «Туган тел»,  14 декабря 2014 года в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» прошло общее собрание членов организации. 

Было зарегистрировано около 50 участников собрания, чего явно недостаточно для кворума (число присутствующих на собрании организации, необходимое для принятия правомочных решений). Однако это не повод для бездействия. На встрече заслушали информацию по вопросам, вынесенным на повестку дня.

С докладом о проделанной работе за 2014 год выступил президент СОТО «Туган тел» Ильяс Шакуров, с отчетом — член ревизионной комиссии Риф Назмиев. Участники собрания внесли свои предложения в план мероприятий на 2015 год, обсудили вопросы об утверждении нового состава Совета СОТО «Туган тел», об исключении из состава организации членов, утративших связь с обществом.  

Члены общества дали положительную оценку деятельности Президента  СОТО «Туган тел» И.Г.Шакурова и пожелали ему дальнейших успехов.

Закончилось мероприятие праздничным чаепитием.

Предлагаем вашему вниманию фотографии с собрания:

image (48)

Члены Совета СОТО «Туган тел».

image (42) image (43)image (44) image (45) image (46) image (47)image (49)

image (2) image (4)image (5)image (6)image (1)1-DSC_0191image (3)image (8) image (9) image (10) image (11)image (13) image (14) image (15)image (16) image (17)

image (18) image (19)

image (31)

В память об усопших членах СОТО «Туган тел» вознеслись молитвы.

image (20) image (21) image (22) image (23) image (24) image (25) image (26) image (27) image (28) image (29) image (30) image (32) image (33) image (34) image (35)

image (36) image (37) image (38) image (39)

image (41)

* * *

Самара өлкә “Халыклар дуслыгы йорты”нда өлкә “Туган тел” татар оешмасының хисап җыелышы үтте. Оешманың президенты Иль­яс Шәкүров, контроль-ревизия комиссиясе рәисе Риф Нәҗмиев хисап чыгышлары ясадылар.

Җыелышта катнашучыларның саны барлыгы 50гә генә якын булганлыктан, бу көнне нинди дә булса карарлар кабул ителмәде. Шулай да  “тугантелле”ләр 2015 елгы чаралар планына үз тәкъдимнәрен керттеләр, оешма Шурасының яңа составын билгеләү, оешма белән элемтәләрен югалткан әгъзаларны җәмгыятьтән чыгару хакында фикерләр алыштылар.

Җыелышта катнашучылар “Туган тел”нең, бигрәк тә аның президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровның, эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәктә дә аны шулай дәвам итәргә кирәклеге турында әйттеләр.  

Ахырда барысы да чәй өстәле артында сөйләшүне дәвам иттеләр.

Фотографии Аняса МИНГАЛЕЕВА /

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1693

2 комментариев

  1. «Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзенең еллык исәп-хисап җыелышы турында бер ай алдан хәбәр итсә дә, җыелыш уздырырга кворум җитмәде. Монда әгъза булып саналып йөргән кешеләрне аңлап булмый. Әгәр елына бер мәртәбә җыелышка килмәгәч, нигә буталып йөрергә? Шамил Баһаутдин тарафыннан: «Килмәүчеләр инде 3-4 ел буена килмиләр, аларны әгъзалыктан чыгарып, килгән 51 кеше белән җыелышны уздырырга кирәк», дигән тәкъдимгә Шәкүров колак салмады. Ә бит ул бу тәкъдимне тавышка куярга тиеш иде. Монда инде аның банкирлыгы комачаулады. Ул онытып җибәрде җәмгыять җитәкчесе булганын.

    Шулай да җыелган 51 кешегә президент ел буена кылган гамәлләрне санап чыкты. Эшләнгән эшләр күп. Ә Илйас әфәнде барыбер риза түгел. Шундый фикер туа, күрәсең барлык татарлар да беркайда эшләмичә, тик җыелышып милләт турында гына сөйләшеп утырырга тиешләр. Җыелышу кирәк. Ә инде җыелышып урысча сөйләшеп утыруны аңлап булмый. Факыр, «Туган тел» дип аталган җәмгыятьтә дә үз телеңдә сөйләшмәгәч, яшьләр ничек сөйләшсеннәр һәм кемнән үрнәк алсыннар?!

    Килгән-килгән фикер-теләкләрен дә белдерделәр. Флорида Локманоа чибәркәйләр конкурсын мактап телгә алды. Рафаэл Давыдов бу конкурс кызларны милләткә якынайта дигән фикерне алга сөрде. Шамил Галимов «Сөмбелә» бәйрәме турында сөйләде, Азат Надиров җәмгыять тарафыннан татар теле буенча уздырылган олимпиадаларга тукталды.

    «Бердәмлек» мөхәррире Әһлиуллин 25 ел буена дошманнарын җиңеп килүе турында хәбәр итте. Бюджеттан бер миллион сум акча биргәннәр икән. Мөхәррир бу сумманы аз дип саный. Шәкүровка рәхмәтләрен койдырды. Горлановка үпкә белдерде. Акча бирмәгәнгә. Аңлашылмый. Горлановның үз гәҗитәсе була торып ничек инде «Бердәмлек»кә дә булышсын икән дигән фикер дә килеп китә башка.

    Белмәссең байларны. Аларның күңелләре киң. Әнә Илйас Шәкүров нинди генә проектларны матди яктан үз өстенә алмый. Куанабыз. Шатланабыз. «Сәлам» гәҗитәсен танымаса да. Үзе турында даими язып торсак та.

    Утырып сөйләштек. Таралыштык. Яңа елда кворум җыеп тагын шуларны кабатлап сөйләргә туры килер кемнәргәдер.

    Татар булып яшисегез килсә, «Сәлам» гәҗитәсен укудан туктамагыз, Аллага шөкер, безнең бер дошманыбыз да юк. Без барчагызны да өзелеп яратабыз.

  2. Кворум-кворум хаман. Народ и то пришел хорошо, в какую организацию так приходят? И этих людей потеряете таким образом, перестанут ходить и ждать кворум. Надо убрать из списка «мертвых душ». Надо было решения принимать и голосовать на этот раз уже. Многие подходили в ходе собрания.