«Иң мөһиме – яраткан хезмәтем»

2Ел артыннан ел үтә. Гомер баскычының югары басмаларына менә төшкәч, адәм баласына үзенең үткән тормыш юлына борылып карап, нәтиҗә ясар чак килеп җитә. Камышлы районының Камышлы авылындагы шәхси “РуСтома” стоматология фирмасы җитәкчесе, теш табибы Рөстәм Әхсән улы Хисмәтов быел үзенең 60 еллык юбилей тантанасын билгеләп үткән иде.

Нинди кеше соң ул – Рөстәм Әхсән улы?! Бәлки, хәзер язылачак сүзләрем аның нинди бөек шәхес икәнлеген аңларга ярдәм итәр?!

Матур табигатьле, челтерәп аккан Сок елгасы буенда урнашкан Камышлы авылында ишле гаиләдә дөньяга килә Рөстәм. Колхоз фермасында терлекче булып хезмәт итүче Әхсән әфәнде белән кырларында тырышып эшләүче Саимә ханым балаларын кече яшьтән үк хезмәт сөючән, тырыш, кешеләргә карата мәрхәмәтле, киң күңелле итеп тәрбияләргә тырышканнар. Авыл хуҗалыгы тормышын якыннан аңлап, әтисе белән фермада терлек асларын тирестән тазартып, кул көче белән ат олавына азык-төлек төяүдә булышып үскән Рөстәм, авыл мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, документларын Самардагы (элек Куйбышев) медицина институтына илтеп тапшыра. Дөресен әйткәндә, аның тормышта үз юлын булдырасы, балачактагы төп хыялларын тормышка ашырып, кешеләргә ихлас күңелдән ярдәм итәсе бик килә. Шунысы да бар, шәһәрдә һөнәр үзләштергәндә яшь егеткә эштә чыныгып үсүе ярап та куя, ул буш вакытларында урам себерүче булып та эшли. Әле дә:

– Мин тәүлегенә ун сәгатьтән артык эшлим. Хезмәтнең тәмен тоймаган, эшләргә яратмыйча, көне буе «трай тибеп» йөргән кешеләрне хөрмәт итмим. Эшләсәң, барысы да була ул. Исәнлегең, көч-куәтең, дәртең ташып торганда вакытыңны бушка уздыру — зур гөнаһ, дип саныйм. Мин студент елларында әти-әниемнән ярдәм көтеп тормадым, буш вакытларымда эшләдем. Үзең тапкан акча бәрәкәтле дә, кадерле дә була ул. Әтием көнен-төнгә ялгап, эшләп, аена 70 сум алса, мин урам себереп, 70 сум ала идем. Аннан соң яхшы укыганга 40 сум стипендия дә килеп кушылгач, минем барлыгы 110 сум акчам була иде. Шуның өч сумын тулай торакка түләгәч, калган акчаны кирәк-яракка тота идем. Авылга кайтканда, матур итеп киенеп, әти-әниемә тәмле күчтәнәчләр алып кайтсам, аларның йөзләрендәге сөенечне күрү, ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп, хәер-дога укулары — минем өчен зур куаныч-шатлык иде. Шуның өчен дүрт улымны да чын ир-егет итеп тәрбияләргә тырыштым да инде, – дип иүткән тормышы турында искә алып сөйли Рөстәм абый.

Яшьлек еллары бик матур бит ул. Ул Рөстәм Әхсән улы күңелендә дә онытылмас матур вакыйгалары белән йөрәк түрендә яши.

1

Көннәрдән беркөнне яшь егет Самар шәһәреннән туган авылына кайтырга дип, автобуска кереп утыра. Юлга кузгалганчы үзалдына уйланып утыра торгач, автобус салонына кереп килүче ачык, мөлаем йөзле бик матур кыз игътибарын җәлеп итә аның. Әйтерсең лә шушы чибәркәйнең якты елмаюыннан дөнья тагын да яктырып киткәндәй тоела. Чәчәктән-чәчәккә кунган күбәләкне хәтерләткән кыз егет турысына килеп җиткәч, аның янындагы буш урынга килеп утыра. Язмыш димә! Аларның урыннары да бергә туры килүен күр инде! Рөстәм кыздан күзләрен аерып ала алмый:

– Исемең ничек синең, гүзәлкәй?! – дип сорый. Аннан соң: – Элек син кайда идең? – дип тә өсти. Ә кыз югалып калмый:

– Үзең кайда идең соң? – дип сорауга сорау белән җавап кайтара. Менә шулай итеп, булачак тормыш иптәше Гөлсинә туташ белән алар арасында мәхәббәт гөле чәчкә ата. Әле өйгә кайтып кергәч тә, Рөстәм матур очрашу шатлыгыннан айный алмагандай, өстәл янында утырып торучы сеңелесе Гөлсинәгә:

– Сеңелем! Моңарчы белмәгәнмен, бигрәк матур икән бит синең исемең! – дип әйтми түзеп кала алмый.

Ә укулар тәмамланып, теш табибы дигән диплом алгач, Рөстәм белән Гөлсинәнең бик матур туйлары булып уза. Мәхәббәт нигезендә корылган гаиләдә игезәк уллары Руслан белән Илнарның дөньяга беренче аваз салулары шатлык өстенә нур була. Аннан соң гаиләгә Марат белән Ринат та өстәлә. Билгеле, гаиләдә ир балалар тууы шатлык булса да, әни кешегә җаваплы хезмәт арта. Гөлсинә ханым үз вазифаларын теләп, яратып башкара. Чөнки
аның олуг йөрәгендә яраткан тормыш иптәшенә, баһадирдай үсеп килүче дүрт улларына карата булган иксез-чиксез мәхәббәтнең илаһи көче турында сөйләп бетереп тә булмас иде. Ул:

– Элек бит үзе юа торган кер юу машинасы юк иде. Шуның өчен бер-бер юуда, ат олавына сыярлык керләр юадыр, ун-унбиш литрлы зур кәстрүлне тутырып, төрледән-төрле тәмле ашлар пешерә торган идем. Хәер, улларым үсә төшкәч, малайлар эшен генә түгел, кызларныкын да теләп башкара башладылар.

Ә Рөстәм Әхсән улына килгәндә, ул хәләл җефете – Гөлсинә ханымга гомере буе яхшы ир, улларына үрнәк әти була белә. Ул аларны бернигә дә аптыратмый, балачагындагы әти-әнисе биргән тәрбия нигезендә тырышып, тормышын матур итеп алып бара белә.

Үзгәртеп кору җилләре шушы гаилә тормышына зур яңалыклар алып килә. Иң элек Кләүледә, аннан соң Камышлы район хастаханәсендә баш теш табибы булып эшләүче Рөстәм әфәнде үзенең шәхси “Ру Стома” стоматология фирмасын ачып җибәрә. Ул бирегә гомерлек дусты теш табибы – Рамил Фәтхетдиновны кабул итә. Биредә Гүзәл Насыйрова шәфкать туташы хезмәтен башкара. Гөлсинә ханым исәп-хисап эшләрен алып бара. Рөстәм абыйның
сеңелесе Гөлфия ханым тырышлыгы хакында биредә идеаль чисталык хөкем сөрә. Заман таләпләренә җавап бирерлек, дөрес диагноз куяр өчен, рентген, компьютер диагностикасы аппаратлары булган офиста менә шушы бик зур булмаган коллектив көненә егермегә якын авыруны кабул итеп, аларның хәлен җиңеләйтәләр.

Гомергә теш авыртуын кабер газабына тиңләгәннәр, ә табибка дәваланырга килер өчен нык ихтыяр көче кирәк. Рөстәм Әхсән улы эшен җиренә җиткереп, ашыкмыйча, сабыр гына башкара. Өстәвенә, ул теш протезлары ясый, куя да әле. Ихлас күңелле табиб кеше хәленә керә белгәнгә күрә, биредән авырулар елмаеп-көлеп чыгалар. Дөресен әйткәндә, Камышлы авылыннан гына түгел, Самар өлкәсе авылларыннан, чит җирләрдән ярдәм сорап, бирегә килүче кешеләр арасында мин  үзем дә булганга күрә, шушы сүзләрне икеләнмичә әйтә алам. Кызганычка, саулык эзләп, хастаханә юлларын таптаганда, төрле табибка туры килгән
чаклар да була бит. Ә монысы, минемчә, беркемгә дә сер түгел. Мин әңгәмәбез барышында аңа:

– Ничек итеп теш табибы һөнәрен сайларга булдыгыз? – дигән сорауны бирдем.

– Һөнәр сайлаганда миңа Аллаһы Тәгалә Үзе дөрес юл күрсәткәндер, дип уйлыйм. Ник дисәгез, бу дөньяга без игелек кылыр өчен килгәнбез бит. Минем дә кешеләргә файдалы, кирәкле эшгамәл кыласым, кулдан килгән тикле ярдәм итәсем килде.

– Сезнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә ул?

– Минем өчен иң мөһиме — яраткан хезмәтем. Мин аңардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Ул минем яшәвемнең мәгънәсе, зур сөенече булып тора. Аннан соң пациентларымның рәнҗеп китмәве. Шуның өчен табиб булып эшләгән улларыма: “Эшегезне җиренә җиткереп үтәгез! Чөнки сезнең каршыгызга авырудан интеккән кешеләр килә бит. Иң элек сез үзегезне алар урынына куеп карагыз. Шуннан соң барысын да аңларсыз”, — дип өйрәтәм.

Шушы матур гаиләнең уллары тормышта үз урыннарын тапканнар. Аларның олы уллары Руслан – хирург, Илнар – финанс министрлыгында эшли, Марат – теш табибы, кече уллары Ринат та нәселдән килгән теш табибы һөнәрен үзләштерә. Егетләрнең өчесе өйләнеп, яраткан әти-әниләренә биш онык бүләк иткәннәр. Ә Ринат өйләнмәгән әле.

Бу ел Рөстәм әфәнде белән Гөлсинә ханым өчен аеруча билгеле – юбилейлар елы, дип атарлык. Чөнки Рөстәм абыйга 60 яшь, аның хәләл җефете белән бергә гомер итүләренә, табиблык хезмәтенә - 35, шәхси эшен ачып җибәрүгә 10 ел тулып үткән! Менә шушы хезмәт белән бергә үрелеп барган елларында данлыклы табиб күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Аларны санап бетерерлек тә түгел. 2008 – Гаилә елында ул өлкә хөкүмәте тарафыннан ”Ата бурычына тугры булганы һәм күп еллар тырыш хезмәте өчен” дип аталаган медаль белән бүләкләнгән. Алар турында Тарастаннан “Халкым минем” дип аталган тапшырудан килеп, видеофильм да төшергәннәр. Рөстәм Хисмәтов Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге рәисенең Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән. Әйтергә кирәк, алар хәйрия эшләрендә дә актив катнашалар. Тормышлары авыррак булган, күп балалы гаиләләргә киемләтә, акчалата ярдәм итәләр. Камышылы Мәдәният йортында үткәрелгән фестиваль-конкурслар, җәмәгать эшләре үткәрүдә беренчеләрдән булып, ярдәм кулы сузалар.

1365181415_0142.1000x800

Ә хәзер бераз Хисмәтовларның шәхси тормышы турында . Аларның өйләре һәм офислары “гөлләр илендә” ягъни матур чәчкә атып утыручы гөлләр бакчасында урнашкан. Бакчаның икенче ягы тарихи сәхифәләргә бай. Чөнки биредә төзелгән бинаның бер өлеше музейга бирелгән. Биредә ата-бабайлар заманы, бөек татар хатын-кызларының бала итәкле күлмәкләре, кулдан сугылган киндер тастымаллар, чигүле сөлгеләр, паласлар, бала бишеге, сандык, әти-әниләренең, әби-бабайларының бераз саргая төшкән фоторәсемнәре һәм тагын әллә ниләр урын алган. Менә монда бабайлар авыл хуҗалыгы тормышында кулланган төзелеш инструментлары, кирәк-яраклар. Ә бинаның икенче башында матур гына авыл миче басып тора. Мин аларга хәл белергә килгәндә, хуҗабикә чираттагыча шушы мичтә татар-халык ашлары әзерләп тора иде. Ул биредә сап-сары гәрәбәдәй коймак пешереп алганнан соң, мичкә тимер чуен белән ит шулпасы, аның янына бәлеш тә салып куйган. Кичә генә ипи пешереп алган. Өстәлдә самавыр җырлап утыра.

– Җәйге ялга кайткан оныкларымны тәмле ризыклар пешереп сыйлыйм. Рөстәмем ясап биргән мич бик әйбәт килеп чыккан, рәхәтләнеп пешерәм, – дип елмайды кызу мич янында йөзе алсуланган уңган хуҗабикә.

1365181415_0142.1000x800

Бакчада әнис алмалары кояш кызуында кып-кызыл булып пешкән алма агачын узыбрак, тагын бер истәлекле музей сымак нәрсә бар. Аның диварына шук, наян оныклары шаяртып:
“Хисмәтовлар раньчосы” дип язып куйганнар. Аның эчендә ат муенына кидерә торган камыт, дуга, агач куләсә һәм башка кирәк-яраклар тупланган. Чәчәк рәсеме төшерелгән мичкә тулы су, су китерер өчен бизәкле чиләк-көянтә эленгән. Газ белән җылытылучы мунча эчендә су коенырга бассейнга тикле бар. Матур беседка мине өзеп ал дигәндәй, салынып-салынып торган, мәмрәп пешкән ике төрле виноград эчендә калган. Биредә килгән кунаклар белән бергәләп ял итәргә, күңел ачарга була. Көн кызуында рәхәт салкынлык биреп торучы фонтан да бар. Менә шулай иренмичә, эшләп, тормышның кадерен белеп, тарихи ядкәрләр арасында матур итеп тормыш алып баралар Хисмәтовлар гаиләсе.

Язмамны тәмамлаганчы, Рөстәм абыйның акыллы сүзләрен җиткерәсем килә. Мин бүгенге заман кешесе нинди булырга тиеш? – дип сорагач: – Адәм баласының күңеле һәрчак дөреслектә булырга тиеш. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә хезмәт иткәндә, аңа да, миңа да яхшы булсын өчен бик тырышырга. Икейөзле булырга ярамый.Эшләгән хезмәтең йөзеңә кызыллык китермәсен. Барысы өчен – Аллаһ биргән сәламәтлегең, тапкан малыңа шөкер итә белергә кирәк.

– Рөстәм Әхсәнович, әйтегез әле: – Әгәр дә кулыгыздан килсә, дөньяда яшәгәндә нинди үзгәрешләр булдырырга теләр идегез?

– Тарих битләренә күз салсак, анда күп сугышлар тасвирлана. Әгәр дә мөмкинлегем булса, мин җир йөзендә барган сугышларны туктатыр идем. Бер гөнаһсыз сабыйларның каны түгелмәсен, карт-корылар калган гомерләрен тыныч яшәп, гамәл кылып үткәрсен, иркәләп-назлап үстергән баһадирдай улларын сугышта югалткан газиз әнкәйләрнең күз яшьләрен түктермәс өчен бөтен дөньяга: ”Җир йөзенең гүзәллеген тоеп яшик, кешеләр! – дип кычкырып әйтер идем, – дип җавап бирде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис-Камышлы-Денис.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1410

3 комментариев

  1. берегите здоровье россиян

  2. Рустамчик,Гуля,рады за вас, вы стали прям достопримечательностью нашего села

  3. Наши соседи, классная пара и хорошие родители !!