I-phone татарча әкият “сөйли” / Для Apple издадут комиксы по мотивам татарских сказок

img-20141214130405-802Татарстанда “Бөек Ефәк юлы” әкиятләре мотивлары буенча 1 миллион сумга анимацияле интерактив китаплар ясыйлар. Тиешле тендерны Татарстанның Мәгариф һәм фән министры игълан иткән.

Барлыгы әлеге министрлык 7 китап  ясарга заказ биргән. Алар арасында “12 яшьлек малай”, “Ак аҗдаһа”, “Җил балалары”, “Шайтан һәм аның кызы”, “Җирән эт” исемле татар әкиятләре, шулай үк “Сөcәмбил” (“Сусамбиль”), “Өч батыр” кебек үзбәк әкиятләре бар.

Әлеге 7 китап интерактив анимацион иллюстрацияләр белән булырга тиеш. Шулай ук татар телендә тавышландырылган булуы да мәҗбүри. Өстәвенә әкиятләр театр актерлары тавышы белән яздырылырга тиеш.

Шул ук вакытта китапларның iOS платформасындагы гаджетлар өчен дә җайлаштырылган булуы зарур. Китаплар чыгарылганнан соң, әкиятләр AppStore да урнаштырылачак. Аннан әкиятләрне үз смартфоныңа да бушлай йөкләтеп булыр, дип ышандыра оештыручылар.

Комиксларны чыгару быелның 31 декабренә кадәр эшләнеп бетәчәк.

intertat.ru

* * *

В РТ запущен проект, в результате которого появятся анимированные интерактивные книги по мотивам сказок «Великого Шелкового пути».

Это татарские сказки «12 летний мальчик», «Белый змей», «Дети ветра», «Шайтан и его дочь», «Рыжий пес», а также узбекские сказки «Сусамбиль» и «Три Батыра».

Создание комиксов должно быть завершено до 31 декабря 2014 года.

Все книги должны быть с интерактивными анимационными иллюстрациями и звуковым сопровождением на татарском языке, причем текст книг должны озвучивать актеры театра.

Такой тендер объявило министерство образования Татарстана на сумму 1 млн рублей.

Всего министерство заказало изготовление 7 книжек.

Книги должны быть адаптированы для мобильных устройств на программном обеспечении iOS.

После окончания работы сказки должны быть выгружены на портал AppStore для возможности бесплатной загрузки.


NEWS.PROKAZAN 

Просмотров: 1264

Комментирование запрещено