Бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп була

“Татмедиа” җитәкчеләре Ирек Миңнәхмәтов һәм Фә­рит ШАһиәхмәтов Исхак Хәлимовка бүләк тапшырганда.

“Татмедиа” җитәкчеләре Ирек Миңнәхмәтов һәм Фә­рит ШАһиәхмәтов Исхак Хәлимовка бүләк тапшырганда.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казанда үткәрелгән 2014 елга йомгак ясауга багышланган утырышында татар милли массакүләм мәгълүмат чараларының, бигрәк тә Россия төбәкләрендә нәшер ителүче басмаларның бүгенге хәле, булган проблемаларны хәл итү турында да сүз алып барылды. Массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясендә чыгыш ясаучылар арасында самаралыларның күршеләре булган Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов та бар иде. Ул үзенең чыгышында басма хезмәткәрләре ничек өлкә хакимияте, губернатор, татар милли оешмалары белән бергә, аларның ярдәмен һәм җылы мөнәсәбәтен тоеп яшәүләре турында сөйләде.

“Өмет” газетасы Татарстанда, аның җитәкчелеге ара­сында да иң абруйлылардан санала. Менә бу юлы да якын көннәрдә үзенең 25 еллыгын билгеләргә җыенучы басманың җитәкчесенә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хаты һәм “Татмедиа” җәмгыятенең кыйммәтле бүләге тапшырылды.

Без бүген “Бердәмлек” укучыларын Исхак Хәлимовның Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссиясе утырышында ясаган чыгышын тәкъдим итәбез. Ул безнең укучыларга да, милли-мәдәни оешмаларыбыз җитәкчеләренә дә кызыклы да, файдалы да булыр дип өметләнәбез.

Ульяновск өлкәсендә hәр җомгада чыгып килүче «Өмет» газетасына 30 декабрьдә 25 яшь тула. Россия төбәкләрендәге утыздан артык татар басмасы арасында беренче булып нәшер ителә башлаган «Өмет»ебез тираж күрсәткече буенча бүген беренче урынны били. Хәзерге вакытта газетабызны 6 мең татар гаиләсе өенә яздырып алып укый.

Безнең газета беренче саныннан үк дәүләтнең ярдәмен, хакимиятнең җылы мөнәсәбәтен тоеп яши. «Өмет»ебез коммунистлар партиясенең Ульяновск өлкә комитеты, халык депутатларының өлкә башкарма комитеты hәм «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыятенең рәсми газетасы сыйфатында чыга башлаган иде. Аннары заманалар үзгәрү сәбәпле, хакимият системасы тамырдан алмашынгач, Ульяновск өлкә администрациясе газетаны гамәлгә куючы вазыйфасын  үз өстенә алды. Шулай итеп, 1994 елдан алып бүгенге көнгә кадәр без җирле хакимият канаты астында көн күрәбез. 

2008 елда өлкә Губернаторы карары нигезендә безнең газета редакцияcенә өлкә автоном учреждениесе дигән хокукый статус бирелде. Шуннан бирле өлкә бюджетыннан субсидияне дәүләт заказын үтәгән, ягъни газета битләрендә Губернатор hәм өлкә Хөкүмәте эшчәнлеген, шулай ук социаль әhәмияткә ия темаларны яктырткан өчен алабыз.

Соңгы вакытларда илебездә hәм өлкәдә финанс-икътисади ситуация катлаулы булуына карамастан, безгә киләсе 2015 елда өлкә бюджетыннан акчаны 30 процентка күбрәк бирәчәкләр. Эш шартларына килгeндә, безнең редакция шәhәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан өлкә Халыклар дуслыгы йортында 30 квадрат метрлы бүлмәне били. Аренда өчен беркайчан да бер тиен дә түләгәнебез юк, ә менә коммуналь хезмәтләр өчен чы­гымнарыбыз аена 3-4 мең сум­нан артмый. 12 битле булып нәшер ителүче газетабызны өлкә хөкүмәте бүләк иткән җиhазлар — 4 заманча компьютер ярдәмендә әзерлибез. 25 еллык юбилеебыз уңаеннан хөкүмәт тагын бер нәшрият комп­лексы бүлеп бирергә ышан­дыра.

Өлкә хөкүмәте газетабыз эшчәнлеген югары бәяли дип әйтер идем. Редакциябезнең ике ел рәттән өлкә иҗат конкурсында «Милли телдәге иң яхшы басма» номинациясендә җиңү яулавы әнә шул хакта ачык сөйли. Газета редакторының Губернатор каршындагы консультатив — милләтләр эшләре буенча hәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә булышлык итү советлары әгъзасы булып торуы да газетаның абруй-дәрәҗәсе ярыйсы гына булуын исбатлый. Губернаторыбыз Сергей Иванович Морозовның “Өмет”нең эшчәнлеге белән hәрдаим кызыксынуы турында да әйтми булдыра алмыйм. Шушы көннәрдә генә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашуда ул милли татар басмасының тиражын арттыру буенча үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Бу мөhим эштә өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте дә активлык күрсәтергә тиеш, диде ул.

Бер ел элек милләт эш­ләрендә катнашып йөрүче кайберәүләрнең үтенече буенча безнең газета битләрендә Ислам дине темасын яктырту туктатылган иде. Рус милләтеннән булган депутат ярдәмендә без бу хакта өлкә башлыгына җиткердек. Губернатор бу эшне ахмаклык дип атады hәм газетада Исламга бәйле теманы яктыртуны дәвам итүебезне сорады.

Редакциябез Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, аның мәгълүмат-аналитик идарәсе белән дә тыгыз элемтәдә тора. Без конгресс эшчәнлеген оператив рәвештә яктыртып барырга тырышабыз. Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи hәм аның хезмәттәшләре — бу эштә безнең төп, ышанычлы ярдәмчеләребез. Аларга чын ихластан рәхмәт әйтәсем килә.

Форсаттан файдаланып, коллегаларымның барысын да Ульяновскига, «Өмет» газетасының 25 еллык юбилеена чакырам. Бәйрәмебез февральнең уртасында Ульяновскида булачак.  Без бүгенге көндә өлкә хакимияте, татарлар күпләп яшәгән район администрацияләре, татар милли берләшмәләре ярдәмендә актив хәбәрчеләребез һәм укучыларыбыз белән бергәләп шушы юбилей чараларын үткәрү буенча хәзерлек эшләре алып барабыз. Бәйрәмгә кадәр районнарда һәм шәһәрләрдә укучыларыбыз белән очрашулар үткәрәчәкбез.   

 

Исхак ХӘЛИМОВ,

Ульяновск өлкәсендә

нәшер ителүче “Өмет” татар газетасының баш мөхәррире.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1321

Комментирование запрещено