Җыелабыз да кабат таралышабыз…

Советны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен әгъзалар саны бүген дә җитми.

Советны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен әгъзалар саны бүген дә җитми.

Киләчәктә бөтен өмет шу­шы “Туган тел” оешмасында хәзер

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте — милли-мәдәни оешмалар арасында иң өлкәне һәм соңгы вакытларда иң актив эшләүчеләрнең берсе, мөгаен. Тик нигәдер бу оешманы да нидер, нәрсәдер бизгәк тоттыра кебек. Совет составына сайланган 22 әгъзаның яртысы диярлек утырышларга килми интектерә. Ә кирәк кадәр кеше җыелмагач, оешма президенты Ильяс Шәкүровның әйтүенчә, күп вакыт тиешле карарларны  да раслау мөмкин түгел. Гомумҗыелышлар турында әйтеп торасы да юк. 130лап әгъзадан җыелышларга килүчеләрнең саны 50дән узмый. Ә инде регламентта каралган тиешле кадәр кеше җыелмагач, хәлиткеч карарларны да кабул итеп булмый.

Совет утырышында әгъза­ларның санын 22дән 15кә ка­дәр кыскартырга дигән фикерләр дә әйтелде. Бу эшне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк, әлбәттә. Тик нигәдер бу мәсьәлә дә, җәмгыять белән элемтәләрен өзгән әгъзалардан арынырга кирәклеге дә һаман да ки­чек­терелеп килә. Моңа гомум­җыелышка җәмгыять әгъза­ларының аз килүе сәбәп­че булгандыр дип уйларга кирәктер.

Советны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен әгъзалар саны бүген дә җитми.

Советны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен әгъзалар саны бүген дә җитми.

Җыелышка җыелганнарның күпче­леге үз чыгышларында өлкә “Туган тел” оешмасының һәм аның җитәкчесе Ильяс Шәкүровның эшчәнлеген уңай бәяләп, киләчәктә аны тагын да җанландырырга кирәклегенә басым ясадылар. 2015 елга тәкъдим ителгән эш планын да җентекләбрәк карарга һәм тикшерергә дигән фикерләр яңгырады.

Шунысы да борчый: “Туган тел” оешмасы ниндидер эшләр башкарырга дип бәр­гәләнгәндә, башка милли бер­ләшмәләр боларның барысыннан да никтер читләшәләр кебек. Мәсәлән, Әнвәр Горланов җитәкчелегендәге өлкә татар милли мәдәни автономиясе, кайчан да булса үзенең башкарма комитеты утырышларын җыеп, милли эшләребезгә карата берәр нинди карар чыгарганы бармы икән?! Юк, әлбәттә. Бу турыда да “Туган тел” оешмасы җыелышында ачыктан-ачык, турыдан-туры әйтүчеләр булгалады. Тик моны ишетүче булдымы икән?

Киләчәктә бөтен өмет шу­шы “Туган тел” оешмасында хәзер. Тик аның эшен дә күпкә җанландырырга, ясалма проектлардан арындырып, тормышчаннары өстендә ныклап эшли башларга кирәк булачак. Юкса, алга китү күренмәячәк, гел шул бер урында таптанып торачакбыз. Оешманың соңгы гомуми җыелышы нәкъ шуны күрсәтте түгелме? Җыелышып, җитди мәсьәләләрне хәл итмичә, кабат таралышудан туктарга вакыттыр инде.

 

Рәфыйк  НАРИМАНОВ.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

“Бердәмлек”

КОНТЕКСТ:

ФОТООТЧЕТ: прошло общее собрание членов СОТО «Туган тел» / Өлкә “Туган тел” татар оешмасының хисап җыелышы үткәрелде

 

Просмотров: 1530

Один комментарий

  1. Анвар Горланов и Шамиль Галимов и без заседаний делают свою работу, которая как раз касается татар. Чем сидеть, пустословить и время терять, лучше тихо-мирно работать. Вот как раз их и оценят потомки.