Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне.
Их, кайтарып алыр идем
Узган гомерләремне…
Татар өендә радиоалгычтан агылган шушы җыр юллары күңелләрне җилкендереп, әллә кайларга алып китә, төрле уйларга этәрә.
- Дөрестән дә, адәм баласына җир йөзендә яшәр өчен бирелгән вакыт бигрәк тиз үтеп китә инде. Шуның өчен яшәү — мизгел ул, — ди, минем белән килешкәндәй, хәзер язылачак язмам герое, Камышлы районының Камышлы авылында сигезенче дистәне ваклаган Һәҗәр Нәҗип кызы Кәримова.
Һәҗәр Татар Байтуганы авылында дөньяга килгән. Ул туып, өч айлык булгач, әти-әнисе арасында үзара аңлашылмаучылык килеп чыга һәм аның әнисе Мәгъдәнур үги әнисе янына бала күтәреп кайта алмагач, кечкенә сабыен калдырып китәргә мәҗбүр була. Әбисе Гыйшкыя Һәҗәрне кәҗә сөте эчереп үстерә. Менә шулай итеп, дүрт ел үтеп тә китә. Ниһаять, Аллаһының рәхмәте булгандыр, аның әти-әнисе яңадан кушылып бергә яши башлыйлар. Аларның уллары Рәшит туа.
Әти-әниле, тигез тормышта үскән Һәҗәргә бер кичне Байтуган клубына кызлар күзләргә килгән Дәүләткол авылы егете — Зөфәр гашыйк була. Уртак мәхәббәт никахлашу белән тәмамлана. Яшьләр Дәүләтколдан Камышлыга күчеп яши башлыйлар. Кызлары Зөлфирә, Зәмирә, Зөлия, уллары Булат белән Илшат тугач, гаилә тагын да зурая.
Менә шулай парлашып, колхозда эшләп, йорт хуҗалыгын алып барып, балалар тәрбияләп үстергәндә, бәхетсезлеккә кинәт Зөфәр үлеп китә. Тормыш авырлыгының төп башы, билгеле, күп балалы ялгыз ана — Һәҗәргә төшә. Ялгыз башына бик авыр булса да, ул балаларын кеше арасында ким-хур булырлык дәрәҗәгә төшерми, аларны матур итеп киендерергә, ач итмәскә тырыша, укыта, олы тормышка аяк бастыра. Бу вакытта кечкенә Илшатка нибарысы бер яшь кенә була әле. Йорт башлыгы вафатыннан соң бер-бер артлы терлекләр дә үлә башлый, башка уңайсызлыклар да булып тора. Һәҗәр бераз уйланып йөри дә ат сатып алырга була. Шуннан соң йорттагы мөгезле эре терлек санын да ул ун башка кадәр җиткерә. Уңган хуҗабикәнең аты да тай бүләк итә, йорт тутырып, җырлашып-каңгылдашып йөргән кош-корт саны да күпкә арта төшә.
- Минем атым, терлекләрем югалган чаклар да булгалады. Ләкин мин алар өчен гомеремдә дә елап утырмадым. Бу тормышта без кичергән язмыш, югалтулар — барысы да Аллаһыдан бирелгән сынау гына бит, — дип сөйләде миңа Һәҗәр ханым.
Тик менә улы Илшатның өлгереп, матур егет булып җитлеккәч кенә, машина астында калып, күпме азапланып, хастаханә караватында җәфа чиккән вакытында, йомшак бәгырьле ананың йөрәгеннән бер генә дә хәсрәт уты китми.
Һәҗәр апа барлык кияү- кызларына, улына-килененә рәхмәт укыса, бүгенге көндә Камышлы муниципаль районы аппараты җитәкчесе булып эшләүче Раил Мөхәммәт улы Шәкүровка аерым хәер-дога кыла. Чөнки Илшатның терелеп, тормышка әйләнеп кайтуында аның игелекләре бик зур булган.
Шушы өлкән яшьтәге ханымның тагын бер зур хезмәте турында әйтми калу дөрес булмас иде, дип саныйм. Кайберәүләр: “Картайдык инде, яшәр көчебез югалып бара”, — дип әйтергә мөмкиннәр. Ә Һәҗәр апа 70 яшендә өр-яңа өй салып керә алган. Менә шушы әкияттәгедәй үз теләге белән яратып салган өенең матурлыгына ис китәрлек. Чөнки ул гомере буе эшкә, хезмәткә карата җыелган мәхәббәтен салып төзелгән. Өстәвенә шушы өйдә ул көн саен намаз укып, якыннарына бәхет, миһербанлык, шәфкать, илебезгә тынычлык теләп, догалар укып яши.
Мин аның бусагасын атлап кергәндә, ул ярты бакча бәрәңгесен казыганнан соң, өендә намаз укып утыра иде. Сөйләшүебез ахырында Һәҗәр апа: “Мин гөнаһсыз сабый балаларны, хайваннарны һәм гөлләрне яратам, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшәргә тырышам”, — диде.
Һәҗәр ханым белән аралашкач, мин аны гөлләр арасында басып торучы өе янында рәсемгә дә төшереп алдым. Үзе әйтмешли, аның гомер юлында кичергәннәрен бер язмада гына сөйләп бетереп булмый. Ә шулай да шушы кыска гына вакыт эчендә мин тыңлаган гыйбрәт алырлык язмыш кичергән ханымның күңел матурлыгына, ихлас күңеллегенә сокланырлык иде. Мин бу язмамны “Татар хатыны ниләр күрми!” — дип атарга булдым. Чөнки ул көнне минем алдымда бер роман язарлык горур, берүк вакытта гади дә, ихтирамга лаеклы чын татар хатын-кызы басып тора иде.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1456
Хазяр апа! Картлыгына Аллахы Тагалэ оеп жан тынычлыгы, исэнлек бирсен!
Сау салямят бул Хажэр Апа! Гомер кэзлэрен матур атлап кэр. Матур чэчкэлэрен кебек, гел шулай мэлаем йэзле бул! Бэхетле ана син.