Яулык кына түгел бу

4a385cfea5e365a8d54b79cf4c82fa4c_500_0_0Озакламый хатын-кыз­ла­рыбызның җәмәгать урыннарында яулык ябу-япмау мәсьә­ләсе РФ Иҗтимагый палатасы утырышында каралачак.

Бу хакта берничә көн элек кенә Чуашстанда уздырылган XI “Шыгырдан укулары” гыйльми-гамәли җыелышында Мәскәү шәһәре һәм Чуашстан Республикасы мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Кырганов хәбәр итте. Мәгълүм булганча, бу мәсьәлә әүвәл Ставрополь краенда кузгатылган иде. Берничә мәктәптә яулык бәйләгән кызларга каныгып, йә яулыгыгызны саласыз, йә дә­рес­кә кертмибез, дип шарт куйган иде уку йорты җитәкчеләре. Бу ыгы-зыгы Татарстанны да әйләнеп узмады. Әйтик, Түбән Кама районында шундый омтылыш булды. Берничә ел элек Баулы районыннан да шундыйрак башбаштаклык очрагы хакында хәбәр килгән иде. Шөкер, респуб­ликабызда әлеге тыюларның мәгънәсезлек икәнен аңладылар сыман. Ә менә Мордовия Респуб­ликасында, хөкүмәт дәрәҗә­сен­дә карар чыгарып, укучы кыз балаларга мәктәптә яулык бәйләп йөрүне тыярга тырышулары бер нинди кысага да сыймый.

Әлеге республика чиновник­ларының яулыкны өнәп бетер­мәүләре байтактан килә. Әйтик, узган уку елы тәмамланганда бер туташыбызга, губернатор кулыннан алтын медаль алу мөм­кин­леге бар, әмма моның өчен яулы­гыңны салырга туры киләчәк, дигән шарт куйган җирле мә­гариф түрәләре. Кыз исә, яулыгымны салмыйм, дигән. Мөгаен, йомшак кына аңлатсаң, ультиматум куеп сөйләшмәсәң, туташыбыз колак салмый калмас иде. Икенче яктан, ялтыравыкка кызыгып, инануына хилафлык китермәгән дип тә бәяләп була бу очракны.

Мордовиядәге әлеге вәз­гыять хакында “МР мөсел­ман­нары Үзәк Диния нәзарәте” үзәкләштерелгән дини оешмасы дип аталучы мөфтият җитәкчесе Фәһим хәзрәт Шәфиевнең фикере шактый үзенчәлекле (респуб­ликада әле тагын ике мөфтият эшләп, яулык мәсьәләсендә алар мөслимә кызларыбызны тулысынча яклый, диләр). “Әлеге про­б­лема бөтен җирдә дә бер төрле кис­кен тормый. Аккүл (Белозерье) авылында исә, аяк терәп, бернинди чигенүгә бармыйбыз, дип белдергәч, мәгариф түрә­ләренең ничек тә үз сүзен үткә­рәселәре, яулык бәйләп йөрүне бөтенләй тыясылары килгән; йомшаграк, сыгылмалырак булсалар, бил­ләренә таянып сөй­ләш­мәсәләр, хәлләр болай куермас иде”, – дип исәпли ул.

Ни кызганыч, бу җәһәттә урындагы милли-мәдәни оеш­маларның фикере дә бердәм түгел. Әйтик, Татар милли-мә­дәни мөхтәрияте советы рәисе Рафаэль Аширов, җаным белән мин сезнең яклы, әмма хөкүмәт позициясенә каршы баралмыйм, дип белдергән диләр. Бу уңайдан без күренекле җә­мәгать эшлек­лесе, эшкуар Шамил Бикмаев­ның фикерен сораштык. “Без күптән түгел генә, республика Аксакаллар шурасын үзгәртеп, чиновниклар башбаштаклыгына каршы тору өчен, МР татар­ларының “Яклау” хокук яклау иҗтимагый оешмасын теркәттек. Хәзер мин – шул оешманың рәи­се. Инде без МР Югары судының яулык җәһә­тендә хөкүмәт позициясен яклаган карарына дәгъва белдереп РФ Генераль прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Хатлар алышабыз, алар формаль җавап белән котылмакчы. Әле, Алла боерса, РФ Конституция судына да барып җитәчәкбез. Бу мәсьәләне һәр төбәк үзенчә хәл итә. Болай ярамый. Кеше хокук­ларын, РФ Конституциясен бозу бу. Яулыкны салдырып, кешене мыскыл итәргә берәүнең дә хакы юк. Һич тә баштанаяк хиҗабка төренү турында сүз йөртмибез. Татарда андый традиция булмаган. Без хатын-кызларыбызның теләсә кайда яулык бәйләргә хокуклы икәнлеген яклыйбыз. МР Югары суды хакимиятләргә, чи­новник­ларга гына хезмәт күр­сәтә. Җирле суд системасына без ышанмыйбыз. Соңгы сүзне РФ Конституциясе суды әйтергә тиеш”, – дип сөйләде ул.

Чынлап та, сәер илдә яшибез. Чечня Республикасы телевидениесен карасаң, прокуратураларда эшләүче хатын-кызлар да яулык бәйләп йөри. Кавказлыларга хәнҗәр йөртү дә тыелмый, анда традиция-гадәт санала бу. Идел буенда яшәүче татар-мөселман хатын-кызлар өчен, яулык бәйләү – беренче чиратта традицияләргә, гореф-гадәтләр­гә тугрылык саклау ул. Бу очракта милли-дини гадәт дип, бу ике төшенчәне бергә карау зарур.
– Гомумән, яулык – милли баш киеме ул. Имеш, яулыкларын салалар да дөньяви кешегә әвереләләр. Проблеманы шулай эчкә куып кертәләр. Балаларда, әти-әниләрдә ачу-рәнҗү, үпкә тудыралар. Җирле хакимиятләр, мондый карарлар кабул итеп, халыкта ризасызлык кына тудыра, – дип белдерде әлеге җәһәттә җыелыш вакытында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Рәфыйк әфәндедән соң чыгыш ясаган Мәскәү Кеше хокук­лары бюросы директоры, РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы әгъзасы Александр Брод та чиновникларның, тәгаен алганда, полиция хез­мәткәрләренең башбаштаклыгына мисал итеп бик гыйбрәтле хәлне бәян итте. Сургутта полиция хезмәт­кәр­ләре кафега кереп мөсел­ман­нарның сакалын кыркыган икән. Ни гаҗәп, әлеге шаккатмалы, мыс­кыллы гамәле өчен, берәү дә җаваплылыкка тартылмаган. Нәр­сә эшләргә соң? Ди­мәк, Сургутта да, мөселман­нар­ның хокук­лары бозылган бүтән җирләрдә дә “Яклау” кебек иҗ­тимагый хокук яклау оешмалары булдырып, башбаштаклык кылучыларны акылга утыртканчы көрәшергә кирәк.

“Ватаным Татарстан”,  № 196, 19.12.2014

Просмотров: 1374

Один комментарий

  1. Шайтаннар илендә әдәпле тыйнак балаларга урын юк.Ә Авызга сигарет кабып,майка һәм шорта белән җәмагәт урыннарында йөрүче кызларга сүз әйтмиләр.