Мөселман календаре буенча өченче ай – Рәбигыләүвәл ае, ягъни Мәүлид ае башланды / Начался месяц Мавлид

img07812015 елның 17 январендә Самарда Мәүлид бәйрәме уздырырга ниятлиләр

23 декабрьдә мөселман календаре буенча өченче ай – Рәбигыләүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.

Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.

17 январьдә 10 сәгатьтә Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы башка өлкә татар милли-мәдәни оешмалары белән берлектә Самар шәһәренең Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме уздырырга ниятлиләр. Чараның максаты – милләттәшләребезгә рухи һәм дини тәрбия бирү. 

* * *

23 декабря начался  месяц  Рабигуль-аввал, который  у  татар-мусульман  издревле называют Маулид  ае.  В этом  месяце традиционно отмечают  день рождения  Пророка Мухаммада (с.а.в.). В Самаре отпразднуют этот  праздник  17 января в 10.00 в ДК на площади им.Кирова. Организаторы мероприятия — Региональное Духовное управление мусульман Самарской области  и региональная творческая общественная организация «Дуслык» при поддержке других татарских национально-культурных обществ.  В эти дни идут приготовления к торжеству.  
В программе мероприятия проповеди, молитвы, религиозные песнопения-мунаджаты, возвеличивающие Посланника Аллаха (да благословит его Аллах и приветствует), демонстрация-показ мусульманской одежды. На праздник приглашены: творческая группа из Республики Чувашия (с. Шыгырдан), коллективы школы «Яктылык» и медресе «Нур» (Свет) г.Самары.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 3221

Комментирование запрещено