Әкият дөньясында

скачанные файлы (2)

Бәйрәмнән соң барысы да Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотосурәткә төшәргә теләде.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бу юлы да, башка еллардагыча, Чыршы бәйрәменә нык­лап әзерләгәнлекләре күренеп тора иде. Тантана залына килеп керү белән үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй тоя башлыйсың. Сәхнәдә бәйрәмчә бизәлгән чыршылар “урман”ы үзенә тартып тора, ә  алар арасында нинди генә урман хайваннары юк! Сәхнәнең икенче читендә “Чуртан әмере буенча” дип аталган рус халык әкиятеннән Емеля мич башына утырып, каядыр “ашыга”. Бәлки, аның шул тылсымлы урман аланындагы “боз белән капланган күл”дән башын чыгарган чуртан балыгы янына баруыдыр?!

Бу көнне 3нче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә (ә мондый бәйрәмнәрне төрле сыйныфларда, төрле яшьтәге укучы балалар өчен һәр көнне диярлек уздырып киләләр) әле тагын тылсымлы себеркесендә очып килгән Убырлы карчык та (Лиана Курмакаева), Шүрәле дә (Илнур Бикколов), кечкенә Мук та (Тәлгать Есмурзаев), “Маша һәм аю” мультфильмыннан Маша (София Макеечева) һәм җитди аю да (Дамир Кашапов), “Шүрәле” әкиятеннән Былтыр да (Сәет-Әкрәм Феоткулов) һәм башка әкият геройлары да бар иде.

 “Яктылык”ның  хат ташучысы да гади генә түгел. Мәктәп директоры Радик Газизовка Самараның мәгариф департаменты җитәкчесе Лилия Галузинадан тәбрикләү телеграммасын барыбызга да яхшы таныш булган поч­тальон Печкин (Азат Куртяков) үзе китерде.

Кыш бабай (“Яктылык”ның музыка укытучысы Линар Абсаттаров) һәм Кар кызының (Әлсинә Дәүләтбаева) “Яктылык” мәктәбенә нинди юллар белән килүләрен балалар зур экраннан карап тордылар. Алдан ук төшереп куелган видео димәссең дә! Әйтерсең,  бәйрәмнең төп кунаклары нәкъ шушы вакытта Киров мәйданында балалар белән аралаша. Аннан соң боздан ясалган атларга “җиккән” арбага утырып, бүгенге бәйрәмгә юл тоталар. Менә инде алар “Яктылык” мәктәбендә.

скачанные файлы (3)

Сәхнәдәге “тылсымлы урман” үзенә тартып тора.

Кыш бабай белән Кар  кызын һәм Кар бабайны (Ильяс Шәрипов)  балалар куанып, кул чабып каршы алдылар һәм бабакай “тылсымлы” таягы белән идәнгә сугып, Чыршы утларын кабызгында, тагын бер “могҗизага” шаһит булдылар.

Җыр-бию, уен белән үрелеп барган бу бәйрәмнән балалар гына түгел, килгән әти-әниләр, әби-бабайлар да чын ләззәт алганнардыр, мөгаен. Чыршы бәйрәме югары дәрәҗәдә узуга программаны төзүчеләр дә, балалар белән шөгыльләнгән укытучылар да һәм, әлбәттә, укучылар үзләре дә зур көч куйганга, бәйрәм бик тә җанлы рухта узды.

Ә алда зарыгып көткән кышкы каникуллар! Аны да “яктылык”лылар, һичшиксез, күңелле һәм файдалы итеп уздырырлар, дип ышанасы килә.

 

Алия АРСЛАНОВА.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1334

Один комментарий

  1. Сколько лет нашему зайчику?