Якынлашып килүче 2015 ел белән! / С наступающим 2015 годом!

gXMJ61LR1FsХөрмәтле милләттәшләр!

Сезне Самара  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар, «Ипозембанк» җаваплыгы чикләнгән оешма һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән чын күңелдән тәбриклим.

Яңа елга адым атлау - үткән елга билгеле бер нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә ниятләрне билгеләү-барлау вакыты.  “Туган тел” җәмгыяте узып баручы елда үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте, юбилей елында бик күп чаралар уздырды. Аларның максаты - татар милли мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, татар балаларын милли рухта тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне саклау һәм торгызу өчен шартлар тудыру. Моның өчен көчебезне дә, вакытыбызны да, матди чыгымнарны да кызганмадык. Шул ук вакытта без сәяси чараларда да катнаштык. Һәм, мәсәлән, Губернатор сайлауларында зур көчкә ия булуыбызны раслый алдык.

Ни кызганыч, быел без өлкә татарлары корылтаен җыя алмадык. Ә бит ата-бабаларыбыз дине, теле һәм рухи мирасы бездә генә тә­мам­ланмасын, дәвам итсен дисәк, киңәшеп эшләргә кирәк.

33904_0Киләсе елларда бергә булыйк, бердәм булыйк, милләтебезгә бергәләп хезмәт итик. Чөнки халкыбыз берләшкән очракта гына, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калачакбыз. 

Хәрәкәттә — бәрәкәт! Безне алда да бик зур эшләр көтә!

Яңа ел һәркемгә бәхет китереп, ишегебезне кайгы-хәсрәт какмасын, илебез күге һәрчак аяз, тыныч булсын иде! Киләчәк көнгә ышаныч белән яшәгез! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, исәнлек-саулык һәм мул тормыш телим!

Бәйрәм белән!

И.Г.ШӘКҮРОВ,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,

өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе.

* * *

Дорогие соплеменники!

От имени СОТО «Туган тел», НКО «Ассоциации содействия татарским предпринимателям», медиа-проектов «Самарские татары», ООО «Ипозембанк» и от себя лично сердечно поздравляю  вас с наступающим Новым 2015 годом!

Преддверие нового года — это такое время, когда нужно не только загадывать желания и строить планы на будущее, но и подводить итоги уходящего года.  В 2014 году мы провели целый цикл мероприятий, посвященных 25-летию «Туган тел». Они были направлены на возрождение и популяризацию татарской национальной культуры, выявление и поддержку талантливой молодежи, обеспечение условий для саморазвития и содействия росту самосознания молодого поколения. В погоне за этими целями мы не пожалели ни времени, ни сил, ни средств. 

В уходящем году, благодаря вашей гражданской активности, мы поддержали действующую власть во время выборов губернатора Самарской области, очередной раз доказав то, что татарскому народу присуще чувство высокой гражданской ответственности.

К сожалению, в 2014 году нам не удалось провести делегированное собрание (съезд-курултай) татарского народа Самарской области, на котором  планировалось консолидироваться, обсудить пути развития самарских татар на предстоящие годы, найти механизмы сохранения языка, традиций народа, приобщения молодежи к ценностям национальной культуры.

В дальнейшем мы должны оставаться единым народом! Только так нам удастся сохранить родной язык, национальную культуру, свои традиции и обычаи. В движении — жизнь и сила. Впереди нас ждут большие дела!

Желаю вам отменного здоровья, семейного счастья, душевного спокойствия, неизменного оптимизма.

С праздником!

Президент СОТО «Туган тел», председатель Правления

НКО «Ассоциация содействия татарским Предпринимателям Самарской области»

И.Г.ШАКУРОВ.

Просмотров: 1856

2 комментариев

  1. БИК ЗУР РӘХМӘТ, ИЛЬЯС ГУМЕРОВИЧ! ЯҢА ЕЛГА БУЛГАН БАРЛЫК УЙ -ПЛАННАРЫГЫЗНЫ ТОРМЫШКА АШЫРЫРГА ХОДАЙ САУЛЫК, КӨЧ БИРСЕН!!! УҢЫШЛАР ТЕЛИМ!!!

  2. Ильяс Гумерович! Спасибо за поздравление! Очень много сделано в прошедшем году Вами! Мы, члены общества *Туган тел* ценим и уважаем Вас! Примите самые добрые пожелания! Здоровья , благополучия, неиссякаемой энергии, новых побед!!!