Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бу юлы да, башка еллардагыча, Чыршы бәйрәменә ныклап әзерләгәнлекләре күренеп тора иде. Тантана залына килеп керү белән үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй тоя башлыйсың. Сәхнәдә бәйрәмчә бизәлгән чыршылар “урман”ы үзенә тартып тора, ә алар арасында нинди генә урман хайваннары юк! Сәхнәнең икенче читендә “Чуртан әмере буенча” дип аталган рус халык әкиятеннән Емеля мич башына утырып, каядыр “ашыга”. Бәлки, аның шул тылсымлы урман аланындагы “боз белән капланган күл”дән башын чыгарган чуртан балыгы янына баруыдыр?!
Бу көнне 3нче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә (ә мондый бәйрәмнәрне төрле сыйныфларда, төрле яшьтәге укучы балалар өчен һәр көнне диярлек уздырып киләләр) әле тагын тылсымлы себеркесендә очып килгән Убырлы карчык та (Лиана Курмакаева), Шүрәле дә (Илнур Бикколов), кечкенә Мук та (Тәлгать Есмурзаев), “Маша һәм аю” мультфильмыннан Маша (София Макеечева) һәм җитди аю да (Дамир Кашапов), “Шүрәле” әкиятеннән Былтыр да (Сәет-Әкрәм Феоткулов) һәм башка әкият геройлары да бар иде. Читать полностью