Челно-Вершины авылында булганда мин җыр-моңга гашыйк, гаҗәеп матур күңелле, искиткеч талант иясе “Туган як” фольклор ансамбле җитәкчесе Нурсинә Зәйдуллина белән очрашып, аның белән коллективның эшчәнлеге, ничек оештырылуы турында сөйләштем. Шушы әңгәмәне “Бердәмлек” укучыларына тәкъдим итәм.
- Нурсинә ханым, үзегез һәм ничек итеп фольклор ансамблен оештыруыгыз турында сөйләгез әле.
- Без авылыбызны татарчалатып Чаллы Башы дип әйтергә яратабыз. Биредә татарлар шактый күп яши. Җирле халык янына төрле төбәкләрдән килеп урнашучылар да бар. Без үзебез дә гаиләбез белән читтә яшәп, аннан Чаллы Башына кайттык. Хәләл җефетем Мансур шушы авылныкы бит.
Татар халкы гомергә үз телен, динен, сәнгатен саклап калырга тырышкан. Без авылда фольклор ансамблебезне оештыру турында хыялланып йөргәндә, Челно-Вершины районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Александр Кузьменков бу эшебезне хуплап, каршы алды. Ул чакта караокега кушылып җырлау киң таралмаган иде әле. Коллективка оста гармунчы Әсгать Кәбиров килгәч, без яңа сулыш алып эшли башладык. Галия Мортазина, Мәрьям Зәйдуллина, Саҗидә Шәрипова, Рәмзия Хамматова, Нәфисә Мостафина, Фәүзия Федюнина кебек җырчыларыбыз бик тиз популярлык казандылар. Ансамблебезгә бергәләп “Туган як” дип исем бирдек.
- Сәхнәдә башкарган беренче җырыгыз исегездәме?
- Без бөек Тукаебызның ”И, туган тел” җырын җырлаган идек һәм бу матур традициягә әйләнеп китте. Хәзер шушы җыр белән бөтен концертларыбызны да башлыйбыз.
Бүгенге көндә репертуарыбызда егермедән артык җыр бар. Аларны гармун моңына, кайчакта караокега кушылып та җырлыйбыз. Безне һәркайда көтеп алалар. Әнә социаль үзәктә дәваланырга җыелган әби-бабайларыбыз да яратып тыңлыйлар. Күптән түгел генә Самара шәһәрендә үткәрелгән Сөмбелә бәйрәмендә катнашып, Мактау кәгазе белән бүләкләндек.
- Максатларыгыз изге икәнлеге күренеп, сизелеп тора. Шулай да кыенлыклар да очрыйдыр, мөгаен.
- Гомергә кешелек дөньясында буыннар чылбыры алмашынып торган бит. Бу табигый хәл. Мине борчыганы шул: киләчәктә безгә алмаш булырмы? Милли аһәңнәребез тормыш чоңгылында бөтенләй югалып калмасмы? Менә шул турыда кайгыртып яшим мин. Чөнки бүгенге көндә яшь буын башы-аягы белән компьютерга “кереп чумган”. Алар бәхетле балачакларының, яшьлек елларының үтеп киткәнен дә сизмиләр. Аларны берни белән дә кызыксындырып булмый хәзер. Әйтергә оят, кайберәүләре хәтта сөекле Тукаебызны да белми бит! Мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытылмавы да моңа сәбәп булып тора, әлбәттә.
Яшьләр күбрәк чит ил музыкасына өстенлек бирә. Аларны татарның җыр-моң дөньясында югары казанышларга ирешкән Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимколов кебек сандугачларыбыз да кызыксындырмый. Апам Ландыш белән бергәләп үзебез иҗат иткән җырларыбызны дискка яздырган идек. Шуларны кирәксенеп, тыңлаучы булса икән! Гармунчыбыз Әсгать Кәбиров читкә киткәч, ансамблебезгә Владимир Иванчинны кабул итәргә туры килде. Рәхмәт аңа. Ул рус милләтеннән булса да, гармунда тырышып, бөтен күңелен биреп уйный.
- Сезгә сәнгатькә, мәдәнияткә булган мәхәббәт кайдан килде икән?
- Мин үзем тумышым буенча Татарстандагы Чирмешән районының Яңа Кади авылыннан. Хәзер аңа биредә туып үскән күренекле татар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни исеме бирелде.
Әтием Гыйбадулла белән әнием Тәзкирә икесе дә шигырьләр яза иде. Әнкәй — авылыбызда танылган бәетче, әбием оста итеп курайда уйный торган иде. Әткәй урманнан курай кисеп алып кайта да, шуны киптереп, әбигә шул уен коралын ясап бирә, ә ул озын моңлы көйләрне сузып җибәрә. Без сабый балалар тын да алмый тыңлый идек.
Апам Ландыш та, минем кебек, сәнгать-мәдәнияткә мөкиббән кеше. Ирешкән казанышлары өчен ул дәрәҗәле исемнәргә дә ия булды.
- Киләчәккә нинди хыяллар белән янып яшисез?
- Хыялларыбыз зур, эшлисе эшләребез дә күп. Борынгы җырларыбыз тормыш төпкелендә югалып калмасын өчен, яшьләребезне милли сәнгатебезгә якынайтып, аларга шушы матур миллилекнең асылын төшендереп, өйрәтеп калдырырга исәплибез. Чөнки татар халкы беркайчан да җырламыйча, биемичә яши алмаган һәм алмас та!
Матур җавапларыгыз өчен рәхмәт, Нурсинә ханым. Алга таба да иҗади уңышлар, үзегезгә дә, ансамблегезгә дә озын, хәерле гомер телибез!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Челно-Вершины авылы,
Челно-Вершины районы.
Просмотров: 1669