Күпләр тешләре бик сызласа да, теш врачына барырга куркып йөри. Ә менә Похвистнево шәһәрендә “Сатурн” стоматология клиникасында эшләүче Әсгать Сәгыйровның пациентлары кабинетка килеп керүгә аның ачык йөзен, ягымлы тавышын, үз-үзенә булган ышанычын күреп, бик тиз тынычланалар.
“Сатурн” – Сәгыйровның шәхси клиникасы. Биредә аның кул астында 16 медицина хезмәткәре эшли. Аларның барысы да — тәҗрибәле, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы белгечләр. Шуңа күрә Богырыслан, Әсәкәй якларыннан, башка төбәкләрдән, хәтта Самарадан да килеп тешләрен биредә дәвалаучылар бар. Читать полностью