Ир йөрәкле хатын

kadyrov-1-e1419832578640

Бозбаш авылында яшәүче Флюра Мөхәммәтҗанова балалары арасында

Ир йөрәкле хатын-кыз, диләр аның турында. Чөнки бу дөньяда Флюра ханым эшләмәгән эш юк. Ул теләсә, ГАЗель автомашинасына утырып, ерак сәфәргә чыгып китә, теләсә, тракторга утырып, җир эшкәртә, теләсә, печән чаба, атлар үрчетә…

Әдәби әсәрләрдә хатын-кыз гүзәл зат итеп тасвирлана. Ул җир йөзенә сөер һәм сөелер өчен,
сабыйларына мәрхәмәтле ана, иренә тугры тормыш иптәше итеп яратылган. Әйе, еллар узган саен җир йөзендә бик күп үзгәрешләр барлыкка килә. Шушы үзгәрешләр белән бергә асыл затларыбыз да үзгәрә. Чөнки заман үзе шулай куша, үзе таләп итә.

Безнең тарихыбыз берничә чорга бүленә. Мәсәлән, болгар бабаларыбыз чорына килгәндә, Сөембикә ханбикә күп газаплар кичерсә дә, хәтта сөекле улы Үтәмешгәрәйдән аерсалар да, иманына, Ислам динебезгә, телебезгә хыянәт итмәгән, шәһит киткән. Ә Бөек Ватан сугышы чорында данлыклы Мәгүбә Сыртланова үзенең очкычында күпме явыз немец илбасарларын тар-мар иткән! Валентина Терешкова – беренче космонавт. Курку белмәс ханым бөтен галәмне иңләгән.

Ә язмам герое – гап-гади авыл хатын кызы. Ул балалар тәрбияләп үстерә, өлкән яшьтәге әтисен карый, тагын әллә ниләр эшли. Хәер, бу хакта соңрак.

Татар халкы: «Кунакка барсаң, хуҗаның өенә кермә, иң элек аның күршесенә кереп, барачак кешенең хәлен бел», — дип әйтергә ярата. Менә шушы гыйбарәне искә алып, мин Камышлы районындагы Бозбаш авылына юл тотканчы, Камышлы авылы поселениесе җитәкчесе Заһит Әбделхак улы Сафин янына кереп чыгарга уйладым. Хәл-әхвәл сорашкач, турыдан-туры Флюра Мөхәммәтҗанова нинди хатын-кыз соң ул?! – дигән сорауны бирдем.

Ә Заһит Әбделхакович:

– Аны белмәгән кеше сирәктер. Ир йөрәкле хатын-кыз ул. Чөнки бу дөньяда Флюра ханым эшләмәгән эш юк. Ул теләсә, ГАЗель автомашинасына утырып, ерак сәфәргә чыгып китә, теләсә, тракторга утырып, җир эшкәртә, теләсә, печән чаба, атлар үрчетә, – дип җавап бирде.

Дөрестән дә, мин Флюра Минзәки кызы Мөхәммәтҗанова яшәгән авылга барып җиткәч, ул миңа үзенең капка төбендә үк очрады. “Менә әле генә кырдан, печән җыйган җирдән кайтып төштем. Үзегез дә беләсез ич, бик кызу вакыт, матур киенеп йөрергә яки диңгез буенда ял итәргә вакыт юк”, – дип каршы алды ул мине. Аннан соң өенә чакырды. Һәм без сөйләшеп киттек.

Ә аның тормыш юллары, минемчә, гыйбрәт алырлык. Ул катлаулы булса да, зур игътибарга, ихтирамга лаек.

Флюра урта мәктәпне тәмамлагач, Самар педагогика училищесында укып, һөнәр үзләштерә. Бераз балалар бакчасында эшләп алгач, очрашып йөргән егете – Ринатка тормышка чыга. Тик ни сәбәпледер, бу никах озын гомерле булып чыкмый, алар аерылышалар. Әтисеннән ялгыз булып калганда, кызлары Азалия кечкенә була әле. Шуннан соң Флюра ханым Татарстандагы Бөгелмә шәһәренә китеп, кошчылык фермасында хезмәт кыла башлый. Ә икенче булачак тормыш иптәше белән очрашу көтмәгәндә барлыкка килә.

1993 еллар башында була бу хәлләр. Флюра ханым төсле телевизор сатып алырга уйлый. Менә шушы товарны алып кайтырга транспорт булмагач, ул тегеләй дә, болай да бәргәләнә. Шунда якында гына туктап торучы бер автобусны күреп алып, шуңа мөрәҗәгать итә. Ә машина йөртүчегә тавык ите кирәк була. Кошчылык фермасында эшләүче ханым аңа ярдәм итә алачагын белдерә. Менә шулай алар үзара килешеп торган чакта болар янына җиңел автомашина килеп туктый, егетләр үзара ни турындадыр сөйләшәләр. Бөгелмә бик зур шәһәр түгел бит ул. Нәфис (автобус йөртүченең исеме шулай була) Флюра белән тагын очраша һәм абыйсы Рәфис белән таныштыра. Дөрестән дә, теге вакытта килеп туктаучы кеше ул булып чыга һәм шунда аңа күзе төшкәнлеге ачыклана. Флюра белән Рәфис очрашып
йөри башлыйлар. Бер матур очрашудан соң, егет яшь хатынны подъезд төбенә кадәре озатып куя да өенә кайтып китә. Шушы төнне Флюра ханым авырып китә һәм хастаханәгә эләгә. Аны операциягә әзерләгәндә шәфкать туташы: «Сезнең ирегез килде», — дип әйтә. Хәле мөшкел булган ханым елардай булып: ”Минем ирем юк, мин ялгыз!” – ди. Ә үзе тәрәзәгә
күз салса, анда аңа кул болгап, Рәфис басып торганлыгын күрә. Операция уңышлы үтә. Ә Рәфис сөйгәне яныннан китми дә диярлек. Ул Флюраны иркә баладай тәрбияләп карый, ярдәм итә. Яшь хатын терелеп, аякка баскач, ул аңа өйләнә. Һәм кызы Азалиягә яхшы әти дә була. Яшьләр авылга кайтып төпләнәләр, авыл тормышына баш-аяктан кереп китәләр.
Кызганыч, бик кызганыч! Ун ел иркә хатын булып яшәгәч, Рәфис үлеп китә. Флюра тагын ялгыз булып кала. Тик ул югалып калмый, кызы Азалия белән яраткан тормыш иптәше Рәфистән бүләк – берничә айлык кына булып калган уллары Тимур өчен яшәргә кирәклеген аңлап ала.

– Ирем исән чагында, улыбыз Тимур туганчы, абыем Атлас белән аның хатыны Рамилә вафат булгач, аларның алты яшьлек уллары Эдуард белән бер яшь ярымлык Алинәне дә үз тәрбиябезгә алган идек. Менә шушы дүрт бала белән ялгыз калдым мин”, – дип узган гомерен
исенә төшерә Флюра ханым, тормыш йомгагын сүтә-сүтә.

kadyrov-1-e1419832578640

Балалары арасында

Флюра Әхмәтҗанова Сөмбелә бәйрәмендә

Флюра Әхмәтҗанова Сөмбелә бәйрәмендә

Баксаң, аның ире мәрхүм булганга унбиш елга якын гомер үтеп тә киткән икән! Бүгенге көндә олы кызы Азалия тормышка чыккан. Алар Марат белән әнкәләренә уллары Марсельны бүләк
иткәннәр. Бүгенге көндә Марат вахта ысулы белән Себердә эшләп йөри. Азалия улы Марсельны гына тәрбияләп калмый, әнкәсенә дә булыша. Алинә дә читтә калмый.

Мин язмам башында Флюра ханым эшләмәгән эш юк, дип язган идем. Бүгенге көндә аның карамагында 200 гектар мәйданнан артык җир биләмәсе бар. Ул шушында терлек азыгы, солы, арыш чәчеп, мул уңыш җыеп ала. Артып калганын сатып җибәрә. Үзе үстергән продукцияне ашатыр өчен атлар үрчетә, бозаулар үстерә, үгезләр симертә. 10 баш сыердан савып алган сөт-катыкны, каймакны, эремчекне урнаштырып, акча ясый. Өстәвенә, ул ГАЗель автомашинасына утырып, тавыклар, үрдәкләр, казлар алып кайтып, сату эше белән дә шөгыльләнә. Ул яңа гына улы Эдуарны армия хезмәтенә озаткан. Хәзерге вакытта Флюра ханым өлкән яшьлек әтисе Минзәки аганы тәрбияли, әнкәсе үлеп киткән. Берничә еллар элек тәрбиягә алган уллары Витя, Денис һәм Вовка да аның янында әле. Улы Тимур да
әнкәсенең зур өмете.

– Хәзер авыл халкы терлек асраудан бизде. Яшьләр дә сыер асрап җәфалануны кирәк, дип санамый, кышлыкка ит өчен бер бозау да алып үстермиләр. Белмим, ничек эшсез яшиләрдер алар?! – дип үз уйлары белән уртаклаша язмам герое.

– Мин кайчакта кызым Азалия белән сөйләшеп утырганда:

– Кызым! Әллә без үзебезгә үзебез мәшәкать өстибезме икән? – дип сорыйм, аптырап, – дип дәвам итә ул. Ә кызым:

– Әнкәй! Син башкача яши алмыйсың бит! – дип җавап бирә. Ә мин авыл баласы, авылым табигатенә гашыйк. Балачактан ук шулай тәрбияләнгәнмен. Үзең чәчкән басу өстендә тургайларның җыр сузуларын ишетеп торулары гына да ни тора! Җанга рәхәтлек өстәп кенә калмый, яшәү яме дә бүләк итә! Бу үзе зур бәхет, минемчә. Ә тәмле сөт исе аңкытып, сыерларның көтүдән кайткан чакларын күзәтүе, аларның: тизрәк минем сөтемне савып алсыннар, мин авыр йөктән арыныр идем, дип мөгрәүләрен ишетүләре, үзе бер кызык хәл. Сыер булмагач, авылда көтү дә юк. Минем улларым аларны көтәләр. Безнең йортта һәркем үз эшен белә һәм яратып башкара. Шуның өчен малайларымның читкә китәселәре дә килми. Унсигез яшь тулгач, аларга фатир биреләчәк бит.

Тагын өстәп шуны да әйтәсем килә: авыл халкы эшсез булгач, акчалары да юк. Әгәр дә булышырга үтенсәң, риза булмыйлар. Хәзерге вакытта фермер хуҗалыгы җитәкчесе буларак, минем өч кешене эш белән тәэмин итәрлек мөмкинлегем бар. Бердәнбер эшчем – Айрат Шәкүровка бик рәхмәтлемен. Аның эшенә тиешле хезмәт хакы түләп торам.

Үзенең җир биләмәсе булган авыл кешесен техникаларсыз күз алдына китереп тә булмый. Флюра Минзәки кызының ГАЗель, җиңел автомашинасы, тракторы, печән чапкычы, аны төргәкләргә төрү җайланмасы, дөресе, хуҗалыкта кулланыр өчен бөтен әйбере дә бар. Ул беренче эшен кредит ярдәмендә башлаган. Эшчән ханым: «Бүгенге көндә җиргә, терлеккә
бирелгән субсидияләр дә бик ярап куя», – дип канәгатьлек белдерә. Аннан соң ул үзенә ярдәм итүче, кирәк чакта төпле киңәшләр бирүче Камышлы муниципаль районы җитәкчесе башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновка, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Минәхсән Сәгыйровка, Фәһим Сафиуллинга, авыл поселениесе җитәкчесе Заһит Сафинга һәм башкаларга бик рәхмәтле.

Флюра Минзәки кызы белән менә шундый матур сөйләшү булып узгач, без аның йорт хуҗалыгы белән танышырга чыктык. Биредә безне йорт тутырып, симез түшкәләрен көч-хәл белән сөйрәп йөрүче бройлер тавыклар җырлашып-кыркылдашып, каршы алдылар. Менә монда иске абзарны сүтеп, бик зур итеп яңасын төзегәннәр. Озакламый өр-яңа мунча бастырырга уйлыйлар. Аннан соң агач өй урынына коттедж салып куярга исәп. Ә бер читтә зур гына такта ярдыру цехы басып тора. Аның янында урманнан буе белән сөйрәп кайткан шәп-шәп агачлар ята. Шуңа исем китеп:
– Әллә урман да кисәсеңме? – дип сорамый кала алмадым.

Ә Флюра ханым: «Әйе, шул төзелеш материаллары ясар өчен урманнан ”делянка” алам. Үземнән арткан такталарны сатам. Улым Эдуард армиягә киткәнче, бер кайгым юк иде. Ә хәзер ярдәмчем Айрат белән калдык», – дип әйтте.

Тагын шуны да искәртеп үтәсем килә: ул такта ярдыру пилорамасын Воронеж шәһәренә барып, алып кайткан. Флюра ханым ГАЗель автомашинасына утырып, хәтта Мәскәүгә тикле барган! Уфа, Казан, Ульяновск, Саранск һәм башка бик күп шәһәрләрдә булган. Мин аңардан:

– Ялгызың юлда йөрергә курыкмыйсыңмы соң? – дип сорагач, ул кычкырып көлде дә: – Юк! Мин бит Аллаһыга тапшырып чыгып китәм. Ул саклый мине! – дип җаваплады.

Ә Бозбаш авылына килгәндә, биредә һәрчак моңлы азан тавышы яңгыратып, намазга чакырып торучы мәһабәт мәчет бинасы басып тора. Авылда 150гә якын йорт хуҗалыгы, ә күңел ачу өчен Мәдәният йорты бар. Мәктәп юк. Балалар Камышлы авылына килеп укыйлар. Биредә бер зират. Ул һәрчак матур итеп чистартылган, төзекләндерелгән. Шома асфальт юл район үзәгенә алып бара. Менә шушы авылда Флюра Мөхәммәтҗанова дигән уңган, бар үҗәтлеге белән тормышка гашыйк хатын-кыз көчле дулкыннарга карамый, тормыш диңгезендә йөзә. Мин хушлашыр алдыннан:

– Бәхетең синең нидә соң? – дигән сорау бирдем әңгәмәдәшемә. Ул:

– Минем бәхетем яраткан гаиләмдә, балаларымда, туып-үскән авылым басуларында маңгай тире түгеп тапкан хәләл хезмәт җимешләремдә! – дип җавап бирде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис – Камышлы районы, Бозбаш авылы – Денис.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1595

Один комментарий

  1. Флюра у меня слов нет ну ты СУПЕР!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!