Йомшак күңелле табиб

скачанные файлы

Әсгать Сәгый­ров

Күпләр тешләре бик сызласа да, теш врачына барырга куркып йөри. Ә менә Похвистнево шәһәрендә “Сатурн” стоматология клиникасында эшләүче Әсгать Сәгыйровның пациентлары кабинетка килеп керүгә  аның ачык йөзен, ягымлы тавышын, үз-үзенә булган ышанычын күреп, бик тиз тынычланалар.

“Сатурн” – Сәгыйровның шәхси клиникасы. Биредә аның кул астында 16 медицина хезмәткәре эшли. Аларның барысы да — тәҗрибәле, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы белгечләр. Шуңа күрә Богырыслан, Әсәкәй якларыннан, башка төбәкләрдән, хәтта Самарадан да килеп тешләрен биредә дәвалаучылар бар.

Әсгать Сәгыйров тумышы белән Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан икән. Әхмәтгали һәм Миннур Сәгыйровлар гаиләсендә ул бишенче бала булып якты дөньяга аваз салган. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, егет Куйбышевның (хәзерге Самара) медицина институтында теш врачы һөнәре буенча югары белем ала, ә 1984 елда Похвистневога килеп, эшкә урнаша һәм тормышын шушы шәһәр белән гомерлеккә бәйли. Өйләнеп, үз гаиләсен кора. Тик менә тормыш иптәше генә фаҗигале рәвештә үлеп китә һәм Әсгатькә кызын ялгыз тәрбияләп үстерергә туры килә. Кызы да, Самараның медицина институтын тәмамлап, инде менә икенче ел теш табибы булып Самарада эшли икән.  Димәк, әтисе аңарда да үз һөнәренә мәхәббәт уятып, белгеч буларак, кызына да үрнәк булып тора.

Пациентлар да Әсгать Сә­гыйровны хөрмәт итә. “Күңеле дә, кулы да йомшак”, — диләр аның турында һәм чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтәләр.

Саимә Морзаханова.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”

 

 

Просмотров: 2487

7 комментариев

  1. Очень хороший стоматолог. Мастер своего дела.

  2. Аж гордость распирает)

    • Лилия Шайхутдинова-Габидуллина в пишет:

      Анжелика, дядя то хорош у тебя!

      • А то))))

  3. عبدالله Рамиль محمدكريمКаримов в пишет:

    Әсгать абый Сәгыйров үзенең йомшак мөгамәләсе белән дә дәвалый ала торган кеше!!!! эшләре уң булсын…..

  4. Я бы тоже хотела полечить зубы у этого стоматолога .