“Бердәмлек” газетасы редакциясендә (Самара, Воронежская урамы, 9, 305 бүлмә) Похвистнево районының Гали авылында туып, бүген Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз, язучы Хәким Галидәннең “Дала җилендә әрем тәме” дигән яңа китабы сатыла.
Бер авыл өендә шаулатып туй мәҗлесе барган чак. Килен кеше чит авылдан иде, кунакларның да күпчелеге шул яктан. Шактый гына кызып алып, ,,Әче! Әче!” — дип, бәллүр бокалларны бушатканнан соң, аякларын яздыру нияте белән өелешеп йортка чыктылар. Авыл көен сыздырып чыккан гармунчы бию көенә күчте. Шау килеп берәүләр бии, бер төркем ирләр урам якка узып тәмәке кабызды. Шул арада күрше йорт капкасында бер адәм пәйда булды. Чәчләренә чал кергән бу агайның бер кулында таяк, икенчесендә нечкә тал чыбыгы иде. Көтмәгәндә, кунакларны хәйран калдырып, таякка атланды да чыбыгы белән ,,атын” камчылый, камчылый, сабый бала шикелле сикергәли башлады. Бер тирәдә чаптырып йөргәннән соң: “Хатын, хатын, бер хатын — тулы хатын. Хатын, хатын, ике хатын — ярты хатын. Хатын, хатын, өч хатын — юк хатын!”- дип такмаклап туйчылар янәшәсеннән дә берничә кат әйләнеп узды.
- Такмагы мәгънәсез. Картлык көнендә бу мәхлүк гакылдан язган, — дип кунаклар чын күңелдән кызгану белдерделәр. Читать полностью →