2015 елның 7 январендә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Самар өлкә хөкүмәте ярдәме белән икенче ел рәттән Самар шәһәренең А.С.Пушкин исемен йөртүче Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда «Нардуган-Чыршы бәйрәме» дип аталган чара үткәрде. Быелгы бәйрәмнең программасында Яр Чаллы дәүләт татар драма театры спектакльләре дә каралган иде.
18нче гасырдан башлап татарлар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгән Юлиан календаре нигезендә каршы алу гадәте тарала. Нардуган сүзе «кояш туган» дигән мәгънәдә. Бу бәйрәм «кояш туган» чорда, ике атна (декабрь ахыры – гыйнвар башы) дәвам итә. Бәйрәмгә карата тамашаны Нардуган анасы һәм атасы башлап җибәргән. Кешеләр төрле киемнәр, битлекләр киеп, бер-берсен бәйрәм белән котлаганнар, теләкләр теләгәннәр. Ә кичләрен яшьләр бергә җыелып, нардуган уеннары уйнаганнар.«Нардуган» сүзенең килеп чыгышы монгол һәм борынгы төрки телләргә бәйләп карала. Монгол телендә «нар» кояш дигәнне аңлата. Төрекчә «нарук», яки «йарук» — яктылык, нур. Урысларга «ярило» сүзе булып күчә. Татарларда «нар» сүзе «нур» әйтелешендә (моны фарсы теле тәэсире белән аңлаталар). «Нар» сүзенә «туган» сүзе кушыла: нар+туган — ягъни кояш туган дигән мәгънәгә туры килә.Башкортлар һәм удмуртлар бү бәйрәмне «Нардуган», чуашлар — «Нартукэн» һәм «Нартаван», эрзялар - «Нардава», мукшылар - «Нардван» дип йөртәләр. Чуаш телендә Яңа елны каршылау бәйрәме дә «Нартаван» дип атала.
* * *
7 января 2015 года во Дворце культуры железнодорожников им. А.С.Пушкина Самарское областное татарское общество «Туган тел» при поддержке Правительства Самарской области провело татарский новогодний праздник «Нардуган».
В 11 часов начался детский утренник, на котором активисты молодежного крыла СОТО «Туган тел» показали сказочное представление у новогодней елки. Затем Набережночелнинский государственный татарский драматический театр представил малышам детский спектакль «Лесная девочка», после чего артисты пригласили маленьких зрителей на сцену, где предложили поиграть и потанцевать от души.
В 15:00 началась программа для взрослых и подростков. Набережночелнинский театр представил комедию «Дядя-затек», после чего также состоялась дискотека у новогодней елки.
Вход на праздничные мероприятия был свободным.
Нардуган — Новый год, древний праздник зимнего солнцестояния у татар и некоторых других народов Поволжья. О его древности свидетельствует и название, которое происходит от древнетюркского «нар» («солнце», буквально «светило — свет, луч»). Праздник проводится, когда солнце «рождается», то есть после зимнего солнцестояния, 21-22 декабря. Во время праздника проводят театрализованные представления с переодеваниями и с хождениями от дома к дому, распеваются куплеты с благопожеланиями. В эти дни пекутся «бавырсак» (сладкое кушанье) и другие виды мучных изделий.
Просмотров: 2281
Надо вспоминать древние традиции татарского народа. Иногда они перекликаются или заимствованы у народов, с которыми татары жили многие века.
молодцы вы, самарские татары!
Агузу биЛЛях , в кого вы превратились — Мусульмане ??? АстагфируЛЛах.