Өлешемә тигән көмешем…

книга-цв-217x300

“Бердәмлек” газетасы редакциясендә (Самара, Воронежская урамы, 9, 305 бүлмә) Похвистнево районының Гали авылында туып, бүген Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз, язучы Хәким Галидәннең “Дала җилендә әрем тәме” дигән яңа китабы сатыла. 

Бер авыл өендә шаулатып туй мәҗлесе барган чак. Килен кеше чит авылдан иде, кунакларның да күпчелеге шул яктан. Шактый гына кызып алып, ,,Әче! Әче!” — дип, бәллүр бокалларны бушатканнан соң, аякларын яздыру нияте белән өелешеп йортка чыктылар. Авыл көен сыздырып чыккан гармунчы бию көенә күчте. Шау килеп берәүләр бии, бер төркем ирләр урам якка узып тәмәке кабызды. Шул арада күрше йорт капкасында бер адәм пәйда булды. Чәчләренә чал кергән бу агайның бер кулында таяк, икенчесендә нечкә тал чыбыгы иде. Көтмәгәндә, кунакларны хәйран калдырып, таякка атланды да чыбыгы белән ,,атын” камчылый, камчылый, сабый бала шикелле сикергәли башлады. Бер тирәдә чаптырып йөргәннән соң: “Хатын, хатын, бер хатын — тулы хатын. Хатын, хатын, ике хатын — ярты хатын. Хатын, хатын, өч хатын — юк хатын!”- дип такмаклап туйчылар янәшәсеннән дә берничә кат әйләнеп узды.

- Такмагы мәгънәсез. Картлык көнендә бу мәхлүк гакылдан язган, — дип кунаклар чын күңелдән кызгану белдерделәр.

- Туганнар, күршем үз гакылында, аның сүзләрендә тирән мәгънә бар! — дип йорт хуҗасы, олы кода, хәлне аңлатырга кереште. “Бер хатын,”-дип әйтүе, яшь чакта үз итеп өйләнгән,үз хатының ул. Өлешеңә тигән көмешең. Гадәт-фигылеңне өй­рәнеп үзеңә яраклашкан җан иясе. “Ике хатын — ярты хатын,” — дигәне, ирдән аерылып кайткан хатын. Синең гадәтең аңа ят. Түшәктә ятканда да ул сине баштагы ире белән чагыштырыр, синнән гаеп эзләр. Чынлап торып ул хатын тулысы белән синеке була алмас. “Өч хатын — юк хатын,” — ул балалы хатын. Яшьли бирәсен биргән, аласын алган. Ничек кенә сиңа ярарга тырышмасын, син аңа ят. Булган йөрәк җылысы балада. Баласын кеше итәр өчен аңа ярдәм итүче кеше кирәк.

Күршем — эштә уңган, кече күңелле кеше. Бер катлы булганлыктан әүмәкәйрәк иде шул. Заманында күңеле тарткан кызга өйләнеп тормыш корды. Уллары туды. Берничә ел бергә гомер кичергәннән соң, анасы сүзенә карап, хатынын аерды. Ана теләгенә буйсынып тол хатынга өйләнде. Үз сүзле, четерекле хатын булып чыкты. Бер-беренә яраклаша алмадылар. Үз хатынын киредән алып кайтмакчы иде, тегесе үч итеп башка иргә тормышка чыкты. Озак кына гомер хатынсыз яшәгәннән соң,  анасын калдырып, югары очтагы ике балалы хатынга барып йортка керде. Башкача сайланып йөрмәде, язмышка буйсынды. Ат кебек җигелеп теге ике чит кеше баласын үстереште, олы юлга чыгарды. Үз баласы, йөрәк ярасы, башка иргә “әти” дип, эт типкенендә үсте. Эчкече үги атасына ияреп эчкечелеккә сабышты. Күршем, узган елны анасы гүр иясе булгач, аерылып үз йортына кайтты. Әлегесе көндә бер үзе, ялгыз яши.

Өй эчендә туй гөрли. Ачык тәрәзә аша ишетелгән “Әче! Әче!” сүзләреннән урамдагылар айнып киткәндәй булдылар. Әлеге минутта ак болытларда йөзгән ике җан иясенең язмышлары шәраб әчелегендә узмасын, дигән фикер иде аларның уенда.

 

Хәким ГАЛИДӘН.

“Бердәмлек”

Редакциядән: “Бердәмлек” газетасы редакциясендә (Самара, Воронежская урамы, 9, 305 бүлмә) Похвистнево районының Гали авылында туып, бүген Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз, язучы Хәким Галидәннең “Дала җилендә әрем тәме” дигән яңа китабы сатыла. Анда Гали авылы тарихына, аның һәм Самара төбәге, тирә-як шәһәрләр һәм авыллар кешеләренә багышланган берничә романы һәм хикәяләре урын алган.

Бу кызыклы һәм күпләребезгә файдалы китапның саны чик­ле булу сәбәпле, без сезгә аны сатып алырга тәкъдим итәбез. Бәясе — 200 сум.

Алыгыз, укыгыз, үкенмәссез.

Белешмә өчен телефоннар: 995-16-89, 995-16-67, 8-927-735-88-17.

КОНТЕКСТ:

Хәким Галидән тәкъдим итә

 

Просмотров: 1288

Комментирование запрещено