2015 ел – Татар дин белгечләре елы дип игълан ителгән / ДУМ РТ провозгласил 2015-й год Годом татарских богословов

image158394002015 ел – Татар дин белгечләре елы дип игълан ителгән. Бу хакта, Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Бу хактагы карар Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә багышлап төзелгән Истәлек билгесе бинасында узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында кабул ителде.

“Без ел дәвамында имамнар исемнәрен өйрәнергә, аларның нәрсәләр язуларын белергә, бу ел ахырында дәреслек бастырырга телибез. Аның ярдәмендә һәр татар кешесе безнең җирдә туган һәр дин белгече турында белә алачак”, — дип аңлатма бирде Татарстан мөфтие.

2014 ел Дини традицияләрне торгызу елы булды, дип искәртте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Татар-информ»

* * *

2015 год объявлен Годом татарских богословов. Об этом журналистам после праздничного мероприятия, посвященного Маулиду ан-Наби и месяцу Рабигуль-Авваль, сообщил председатель Духовного управления мусульман РТ, муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин.

Решение об этом было принято на пленуме Духовного управления мусульман РТ, который прошел в здании Памятного знака, посвященного официальному принятию волжскими булгарами в 922 году ислама как государственной религии, перед торжественным мероприятием по случаю праздника Маулид.

«В течение года мы хотим изучить имена имамов, что они написали, чтобы создать и напечатать к концу года учебник, благодаря которому каждый татарин сможет узнать богословов, которые вышли из наших земель», — пояснил муфтий Татарстана.

Камиль хазрат Самигуллин напомнил, что 2014-й был Годом возрождения религиозных традиций. «Результатом стала книга, в которой прописан порядок совершения поклонения», — сказал он.

Просмотров: 1534

Один комментарий

  1. Кому не безразличен проект по снятию и показу документальных фильмов о татарских мусульманских ученых-богословов, просим откликнуться по адресу nachipredki@mail.ru