Рәфыйк Мөхәм­мәтш: «Бу вакыйга белән генә тукталмас, провокация­ләр дәвам итәр дип уйлыйм»

d3b340bb5a49168a48cc780ca8aacadd_500_0_0Җиденче гыйнвар көнне Парижда нәшер ителүче, үз вакытында Мөхәммәд пәйгамбәрне мәсхәрәләгән карикатуралар бастырып чыгарган “Сharlie Hebdo” журналы редакциясе хезмәткәрләрен атып чыгулары һаман көнүзәк вакыйгаларның берсе булып кала. Күп сораулар, шактый каршылыклы фаразлар тудырган бу вакыйга хакында ни уйлыйсыз, дип РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәм­мәтшинга мөрәҗәгать иттек.

– Пәйгамбәребезне мәс­хә­рәләп ясау бүген генә килеп чыккан проблема түгел. 4-5 ел элек Даниядә, Евро­паның башка илләрендә дә шундыйрак карикатуралар басылды. Моңа мөселманнар канәгать­сезлекләрен белдерде. Бу – үзенә күрә бер сылтау.

Дөньяда, Европада барган процесслар бик катлаулы. Бүген дөнья үзгәрә. Кайсы якка үзгәрүе бик күп шартларга бәйле. Мөселман дөньясы да, Америка да үзгәрә. АКШ, гегемон буларак, позицияләрен югалта бара. Гыйрак, Ливия, Сүрия­дә демократик үзгәртү­ләр кертәбез дип башлаган процесслар бөтенләй тискәре якка китереп чыгарды. Евро­паның үзендә дә проблемалар шактый күп. Икътисадый проблемалар өстенә сәяси, социаль проблемалар өстә­лә. Америка белән Европа­ның мөнә­сәбәтләре дә шактый катлаулы. Америка йогынтысын ныграк таратырга теләсә, хәзер Европаның үзендә икътисадый мөс­тәкыйльлек­лә­рен саклап калырга теләгән Америкага каршы көчләр шактый еш күренә башлады. Менә шушындый проблемалар йомгагы шәйләнә.

 Шушы мәлдә әлеге кан коюга китергән вакыйганы сүз ирегенә һөҗүм дип кенә бәяләү киң таралды. Чынлыкта Европа хәзер мөсел­ман­нар белән нишләргә ки­рәк­леген белми. Анда хәзер мөсел­ман­нар саны еллап тү­гел, айлап арта. Европа өчен бүген  алар мигрант түгел, төп халыкка әйләнеп бара: инде Фран­циядә, Гер­ма­ния­дә дә өченче-дүртенче буыны үсеп килә. Ләкин алар – барысы да мөселман. Миграция агымнарын туктатыйк дип кенә бүген проблема хәл ителми. Узган ел ук, җәм­гыятьтә барган процессларга нәтиҗә ясап, Ангела Меркель, Европада мультикультурализм сәясәте барып чыкмады, дип белдергән иде. Ни дигән сүз инде бу? Европа хәзер күп динле, күп мил­ләтле җәм­гыятькә әй­ләнде. Гомердә булмаган хәл бу. Европа күптәннән үзен дөньяви дип санап килсә дә, барыбер христиан цивили­зация­сенең өле­ше иде бит. Христиан дөнья­сы казанышларына ни­гез­ләнгән  җәм­гыять ул барыбер. Бу да беренче планга чыкты. Әлеге редакциядә кан коелу – барыбер шушы катлаулы процесс­ларның бер чагылышы.

Пәйгамбәргә карикатура ясау хакында инде күп тапкырлар әйтелде. Мөселман кеше, әлбәттә, моның белән һич килешә алмый, аның провокация икәнлеге көн кебек ачык. Ходорковский­ның, җа­вап йөзеннән ул карикатураларны башка газе­та-журнал­ларда да  бастырып чыгарырга кирәк, дип белдерүе – үзе үк провокация. Күпләр аны менә шушы провокация юнәлешен­нән җибәреп, мө­селманнарны өнәмәү­челек хисләрен арттырмакчы. Төп проблемалардан халыкның уй-фи­керен читкә җибәрер­гә маташу бу. Югыйсә тормыш Ходорковскийны шактый “кыйнады”, акыллы фикер йөртергә тиеш ул. Сәя­сәткә бүген генә кил­мәгән бит. Дәүләт Думасында, аны судка бирергә кирәк,  дин­ара ыгы-зыгы чыгарырга маташу бу, дип тә бәяләделәр.
“Эхо Москвы” радиосы­ның, бу карикатураларны бас­­тырып чыгарырга кирәк­ме, дип сораштыру үткәрүе, шул сорауга тыңлау­чылар­ның 60 проценты “кирәк” дип җавап бирүе, беренче чиратта, радио аудитория­сенең нинди булуын, алар­ның исламны өнәп бетер­мәүләрен күрсәтеп тора; икенчедән, бу проблеманы Россиядә ни өчен күтәрергә?! Бу һич тә демократия чагылышы түгел. Европада булган провокацияне Россия җирле­генә дә кертергә чакыруның бер формасы гына бу.

Хәзер әлеге карикатураларны өч миллион тираж белән ундүрт телдә чыгарулары провока­ция­нең дәвамы булып тора. Һич тә сүз иреге түгел бу. Кемнедер мыскыллау – баш­калар­ның позициясен хөр­мәт ит­мәү  ул. Моны бүтәннәр дә аңлыйдыр дип уйлыйм. Хәзер күп кенә сәяси көчләр, сүз ирегенә каршы юнәл­телгән эш бу дип, вакыйганы ялгыш юлдан җибәр­мәкче.

Европада барган вакыйгалар – Шәрекъ дөньясында барган вакыйгаларның бер очы, чагылышы гына. Мө­сел­ман­нар үзләрен агрессив тота диләр, әмма аларның сайлап алу юлы юк бит. XIX гасырдан бирле мөселман дөньясын актарып, мөстә­кыйль позициясе булган ил­ләрне пыран-заран китер­гәч, алар Европа цивили­за­циясенә каршы ничек хәер­һахлы була алсын соң?! Әлбәттә, алар Европага агрессив карый. Башкача булуы да мөмкин түгел – моны да аңларга кирәк.

Бу хәлне постколониаль синдром дип тә әйтәләр. Мөселман илләренең аякка басып, яхшы гына үсеп китә алганнары юк диярлек. Әз генә үз фикерен әйтеп, мөс­тәкыйль үсә башласа, аларны юкка чыгарырга тырышалар. Әнә Ливияне җимер­деләр, Сәддам Хө­сәен­нең башына җиттеләр. Инде Сү­рияне юкка чыгарырга те­лиләр. Имеш, ил җитәкче­ләре – залимнәр, халыкны изеп торучылар. Әмма сүз дәүләтләр хакында бара. Демократия корабыз дип ул дәүләтләрне юкка чыгару, пыран-заран китерүнең нә­тиҗәсе нинди?! Хәзер ул ил­ләрдә гражданнар сугышы кабынып китте.

Редакциядә кан ко­елу­ның төрле фаразлары бар. Аны теләсә кем оештырырга мөм­кин. Шушылай һөнәри дәрә­җәдә оештырылгач, махсус хезмәтләр түгелме икән, дию­ләре дә гаҗәп түгел. Франция­нең үзендә барган процесслар да кем­неңдер эчен пошыра. Франциядә Мари Ле Пен кебек мөстәкыйль сәя­сәтчеләрнең берече планга чыга башлавына Амери­каның эче пошадыр дип уйлыйм. Ангела Меркельнең позициясе дә шактый үзенчә­лекле. Шуңа күрә сәбәпләр бик күп. Билгеле, кеше үтерүгә мөсел­ман­нар каршы чыгарга тиеш. Шул ук вакытта (бу фикер Интернетта яңгырады инде) мө­селман иллә­рендә бер үк вакытта 60ар-90ышар кеше үте­релә, әмма бу җәһәттә болай шаулап язганнары юк. Мө­селман илләрендә күпләп кеше үтерү – гадәти хәл, ә Европада берничә кеше үлсә, бу инде беренче планга чыгарыла. Болай булырга тиеш түгел бит. Кайда да кеше язмышы ич. Бу вакыйга белән генә тукталмас, провокация­ләр дәвам итәр дип уйлыйм. “Әл-Ка­гыйдә” оешмасы да, үзен “ислам дәү­ләте” дип белде­рүче радикаллар оешмасы да, террорчылыкны дәвам итәчәк­без, дип белдерде. Ике циви­ли­зация­нең каршылыгы яңа дәвергә керде дип тә әйтергә була бу очракны. Бик куркыныч тенденция бу. Моның нәрсә белән бетәчәген әйтү бик кыен, – дип сөйләде ул безгә.

“Ватаным Татарстан”,   № 3, 14.01.2015.

КОНТЕКСТ:

Во Франции вышел новый номер сатирического журнала «Charlie Hebdo»

* * *

Роскомнадзор попросил СМИ не публиковать карикатуры из Charlie Hebdo

* * *

В ЛДПР намерены от имени России призвать мировые СМИ отказаться от антиисламских карикатур

* * *

Кадыров подверг сомнению официальную версию теракта в Париже

* * *

Рогозин: Свободу слова нельзя подменять свободой оскорблений / Православные активисты выступили против оскорбления религии под видом “свободы слова” / New York Times: Оскорбление религиозных чувств прессой недопустимо

* * *

Исламисты осудили теракт “исламистов” в Париже

* * *

Кадыров обвинил Венедиктова в желании разжечь смуту в России / Алексей Венедиктов: Таких обвинений в мой адрес от Ахмат-Хаджи Кадырова не было

* * *

Редакцию немецкой газеты подожгли после публикации карикатур Charlie Hebdo

* * *

Муфтий Татарстана: Нельзя унижать честь и достоинство людей под видом “свободы слова” / Әлегә кадәр дөньяның кайбер урыннарында икеле стандартлар күзәтелә – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

* * *

Главу СКР попросили проверить призыв Ходорковского публиковать карикатуры на пророка Мухаммеда

 

Просмотров: 1038

Комментирование запрещено