Айсылу Әбдиева: «Бер күрешү өчен бардык без» / «Ак калфак» в Германии

IMG_1413

Вильмерсдорф мәчете.

Россия халкы Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә мин Германиядә яшәүче кызым Гүзәлне күрергә дип Берлинга очтым. Ул бит инде ун ел буе шунда яши, халыкара музыка төркемендә артдиректор булып эшли, җырчы буларак та танылып килә…

Берлин өстенә эленгән тыгыз томан да,  вакыт-вакыт сибәләп киткән яңгыр да минем кәефемне боза алмады. Очрашу шатлыгына бәйрәмчә бизәлгән шәһәр матурлыгы, Яңа ел уңаеннан ачылган чыршы базарлары, кичен бәйрәм балкышына күмелеп утыручы урамнар серлелеге, кибетләрдәге ыгы-зыгы һәм елмаючан йөзләр килеп кушылгач, күңелләребез тагын да күтәрелде, һәм без кабат шәһәр карарга чыгып киттек.

Мин үземнең татар кешесе, күптән түгел өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы канаты астында ачылып эшли башлаган Самара өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы булуымны белгертү өчен калфак киеп йөрергә булдым. Бу гамәлем кызыксынучан немецларның игътибарыннан читтә калмады, әлбәттә. Шарлоттенбург сарае яныннан узганда безне ике пар туктатты һәм минем баш киемем белән кызыксына башладылар. Шулай Вернер һәм Майер гаиләләре белән танышып киттек. Ни гаҗәп, алар Россиядә күпсанлы татар милләте яшәве турында ишеткәннәре дә юк икән. Ләкин “Казан”, “Самара” сүзләрен ишеткәч, җанланып киттеләр. Татарстан башкаласында узган Универсиадага рәхмәт, шуның аша Казанны да белә башлаганнар алар.

Ниндидер чын кызыксыну, бер-бере­безне яхшырак белергә омтылу нәтиҗәсендә әңгәмә туды. Дөнья хәлләре, тормыш шартлары, милли сәясәт турында  сөйләшеп алгач, хатын-кызлар кабат баш киемемне әйләндереп-әйләндереп карый башладылар. Ошаган булса кирәк. Ләкин мин бу калфагымның әле бик тыйнак һәм кечкенә булуын аңлаттым. Аны тагын да баерак, тагын да матуррак итеп чигүчеләр барлыгы турында сөйләп бирдем. Сүз салмак кына Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегенә күчте. Ә немецлар безнең нинди телдә сөйләшүебез турында сораша башлагач, үзләренә берничә татар сүзен дә өйрәтергә туры килде. Ахырда бергәләп “дуслык!” дип кычкыра-кычкыра фотога да төштек әле. Гаҗәп инде, урамда очраган чит ил кешеләре белән шулай дуслашып китәргә, озак кына сөйләшеп торырга була дип уйламаган да идем мин.

Гарәп телендәге китаплар.

Гарәп телендәге китаплар.

Берлинның «Pergamonmuseum»ында булганыбыз бар иде инде. Ләкин ислам культурасын да үз эченә алган бу музей комплексын күпме генә карасаң да, аз сыман. Андагы экспонатларның күпчелеге кешелек культурасының алтын фондына кертелгән бит. Иң кызыклы экспонатлар арасында Пергама алтаре, Вавилон капкасы, бизәкләп язылган шәмаилләр, гарәп телендәге китаплар һәм башка бик күп борынгы әйберләр бар. Биредә үзеңне бөтен кешелек мәдәниятенә кагылышлы итеп тоя башлыйсың.

Берлинның күп истәлекле биналарын һәм мәйданнарын яратам мин. Бер күргән урыннарга кат-кат әйләнеп кайтканыбыз бар. Ә бу юлы башка юл белән китәргә булдык. Бара торгач каршыбызда бик матур мәчет пәйда булды. Соңыннан аның Вильмерсдорф мәчете булуын, аны архитектор Карл Август Германның Һиндстандагы Таҗ-Махал мәчетенә охшатып төзүе турында белдек. Биредә хәзер җомга намазлары гына укыла, ә башка вакытта мәчет туристлар өчен ачык икән. Әлбәттә, ХХ гасыр истәлеге буларак сакланучы мәчеткә кермичә узып булмый.

…Яшь кенә имам белән инглиз телендә сөйләшергә туры килде. Аллага шөкер, кызым немец телендә дә, инглиз телендә дә яхшы гына сукалый. Ул миңа имам сөйләгәннәрне тәрҗемә итә торды. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда биредә ислам динен тотучы күпсанлы эмигрантлар яшәгән. Араларында татарлар да күп булган, ди имам. Бу турыдагы тарихи документларны да күрсәтмәкче иде, ләкин тиз генә таба алмады шул. Берлинда татарлар әле дә яши һәм шәһәрдәге сиксән мәчеттә укыла торган җомга намазында аларны күрергә була икән.

Берлинда булып та, Рейхстагны һәм Бранденбург капкасын күрмичә китсәң, сәяхәтең китек була. Шуңа күрә экскурсиябез Рейхстаг янында тәмамлады. Аның янында җем-җем утлар белән “Berlin” дип язылган иде. Без шуның янында видеога Яңа ел котлавы яздырырга булдык. Чыннан да,  дөньяның кайсы гына ноктасында яшәсәк тә, нинди генә милләттән булсак та, барыбыз да киләчәккә зур өметләр баглап, Ходай Тәгаләдән ата-аналарыбызга сәламәтлек, балалары­бызга — тәүфыйк, дусларыбызга — бәхет, ә дөньяларга тынычлык телибез. Җит­меш ел элек Бөтендөнья сугышы тә­мам­ланган җирдә илебезгә тынычлык те­ләү бигрәк тә урынлы булып тоелды миңа. Теләкләребез тормышка ашсын иде.

 Айсылу ӘБДИЕВА,

Самара өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары.

“Бердәмлек”

* * *

Туманное и дождливое  небо над Берлином не омрачило настроение в предновогодние дни  во время моей поездки в Германию.

Красочно украшенные витрины магазинов, праздничные инсталляции на тему Нового года, улыбающиеся и приветливые лица – вот всё то, что сглаживало отсутствие снега и солнца в столице Германии. По мнению немцев, климат заметно потеплел, и о белом пушистом снеге им остаётся только мечтать. Но… улицы всё так же многолюдны, несмотря на дождь и ветер, все куда-то торопятся по своим каждодневным заботам. Это днём, а вечером…Удивительные световые шоу, смех, ёлочные базары, праздничные скидки, ну и всё такое..

Я, как представитель своей нации и член общества «Ак калфак», с удовольствием носила свой «мини-калфачок», чем, несомненно, привлекала внимание любопытных немцев. А они, к слову сказать, с уважением относятся к представителям  других национальностей. Так, во время вечерней прогулки  по рождественскому базару близ дворца  Шарлоттенбург, мы познакомились  с двумя семейными парами коренных немцев – супругами Вернер и Майер. Завязалась  интересная беседа, оказалось, что о существовании нашей национальности им ничего не известно, но когда было сказано о городах Казань и Самара,  их лица заметно оживились.

Они слышали о столице Татарстана, с уважением относятся к России и россиянам. И совсем не хотелось бы думать, что эти люди исключение  из общей массы, они приветливы, у них здоровое любопытство. Я с удовольствием отвечала на их многие вопросы. Рассказала и о женщинах-татарках, и о головном уборе «калфак, и о организации женщин с одноимённым названием, о нашей деятельности  и т.д.

Женщины  были удивлены: «У вас у всех такие красивые головные уборы?» — восхищались они. На это я ответила: «Есть ещё красивее и разнообразнее, а мой «мини калфачок»  лишь их  маленькая копия».

Конечно же, их заинтересовала не только внешняя атрибутика, но и содержание нашей деятельности. Было приятно вот так незапланированно  и естественно подружиться и пообщаться с простыми немцами.

Супруги этих милых женщин были также заинтересованы тем,  как произнести  некоторые слова  на татарском  и даже поупражнялись в этом к величайшему удовольствию всех присутствовавших. А  в конце мы вместе дружно крикнули слово «ДУСЛЫК» (дружба)!

IMG_1307 (2)

Благо, языкового барьера не было, благодаря дочери Гузель, которая в совершенстве овладела немецким языком, да и немудрено, всё же она уже 10 лет живет в Германии. На прощание Фрау Вернер сказала такие слова: «Надо признать, что у вас в России ко всему, что касается вопросов семьи и воспитания детей, относятся не так, как у нас в Германии, а более трепетно  и внимательно. Не согласиться с её словами  невозможно.

FullSizeRender (3) IMG_1310 (2)

Также в  один из дней моего пребывания в Берлине, мы с Гузель решили посетить знаменитый Pergamonmuseum. Это целый музейный комплекс, включающий  Музей  Исламского искусства. Некоторые  экспонаты были вывезены нашими войсками во время войны и  до сих пор хранятся в Москве в Пушкинском музее и в Санкт Петербурге в Эрмитаже. Экспонаты музея входят в золотой культурный фонд человечества.

Особо интересные  экспозиции —  это, конечно же, знаменитый Пергамский алтарь, который, к сожалению, в этот раз был закрыт для посещения в связи с реставрацией, Вавилонские Ворота, посвященные богине Иштар, образцы арабской вязи, старинные книги на арабском и многое другое. А самое главное - это атмосфера причастности  к искусству величайших народов, живших до нас. В этом музейном комплексе  мы  бывали не раз, и поэтому уже знали  на что обратить особо пристальное внимание. К  сожалению, как и во многих музеях мира, существуют правила не фотографировать экспонаты, но мы постарались не нарушать их в открытую и сделать несколько снимков без фотовспышки (качество соответствует условиям).

IMG_1381IMG_1402100_3470

Мои прогулки по Берлину с  дочерью Гузель были построены на посещении и тех мест, где я уже бывала, и мест новых для нас обеих. Именно таким местом, в один из дней нашей прогулки по центру Берлина, стала открывшаяся нашему взору мечеть удивительной красоты. Впоследствии мы узнали, что это — мечеть ВИЛЬМЕРСДОРФ.

Архитектор мечети Карл Август Германн сконструировал мечеть по типу Тадж-Махала в Индии. В этой мечети проходят только пятничные проповеди, в другие дни она посещаема туристами как памятник архитектуры начала 20 века. Мы тоже сочли своим долгом зайти внутрь и пообщаться с молодым имамом этой мечети. Общение было на английском, что не помешало нам найти общие темы. В годы войны и после её окончания здесь была сильная мусульманская эмиграция, сохранились записи на татарском языке, но, к сожалению, ещё совсем молодой имам не смог их найти и показать нам. По его словам, и сейчас некоторые татары, живущие в Берлине, посещают пятничные проповеди. К слову сказать, мечетей в столице Германии оказалось по информации около 80-ти.

Конечно же, будучи в Берлине, нельзя не посетить знаменитый Рейхстаг и Бранденбургские ворота. Вечер был дождливым и промозглым, но это ничуть не испортило впечатление от величия исторического места.

Красочная световая инсталляция из огромных букв  Berlin  в самом центре города привлекла наше внимание, и мы решили записать небольшое поздравление с наступающим Новым годом  на родном татарском языке.

Вот так быстро пролетела  моя предновогодняя неделя в Берлине!

В какой бы точке мира ты ни был – все мы ждём чуда от каждого приходящего года, прощаемся с уходящим и надеемся на лучшее!

Дорогие друзья, пусть сбудутся все Ваши  заветные желания, и Новый 2015 год будет для  всех нас удачным!

 Айсылу АБДЕЕВА(КУРМАЕВА).

  Берлин, декабрь 2014г.

 

КОНТЕКСТ:

“Моң чишмәсе”нең 35 еллык җырлы-көйле язмышы / Айсылу Абдеева — 35 лет на сцене!

Просмотров: 1699

Комментирование запрещено