Ана капиталының кирәге калмаганмы? / Материнский капитал может быть отменен в России

mk2015 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме янә индексацияләнде. Җитәкчеләр бу программаның нәтиҗәле булуын яшерми. Әмма киләсе елның ахырында канун буенча ул тукталырга тиеш. Аны дәвам иттерергәме-юкмы дигән бәхәсләр инде берничә ел бара. Шулай да әлегә кадәр бу мәсьәлә буенча төгәл фикергә килмәгәннәр.

Гадәттәгечә, ана капиталы күләме агымдагы елда да арттырылды. Хәзер ул 453 мең 26 сум тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 23,6 мең сумга күбрәк. Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең әлеге формасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле Россия Хөкүмәте тарафыннан түләнгән ярдәм күләме 81 процентка арткан (2007 елда ул 250 мең иде).

Белүебезчә, ана капиталы икенче яки аннан соңгы баласын тудырган яки уллыкка алган гаиләләргә бирелә. Ана капиталын куллану даирәсен арттыру тәкъдимнәре даими яңгыратылса да, әлегә аларның берсе дә хуплау тапмады. Әти-әни бу акчаны, элеккечә, торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтергә була.

Барлыгы җиде ел эчендә ана капиталына 5,6 миллион сертификат бирелгән. Бүгенге көндә 56 процент гаилә бу акчалардан файдаланган. Күпчелеге – 99 процент аны торак шартларын яхшыртуга тоткан.

Илдәге демографик хәлнең соңгы елларда шактый яхшыруын күреп-белеп торабыз. Әйтик, 2014 ел нәтиҗәләре буенча илебездә балалар туу коэффициенты 1,75 дәрәҗәсендә көтелә. Билгеле бу яхшы күрсәткечләрдә ана капиталы программасының да өлеше шактый зур. Шулай да Россия Финанслар министрлыгы программаны озайтуга кискен каршы чыга. Бюджеттагы акча катастрофик хәлдә җитмәвен белдереп, алар бу программадан баш тартырга тәкъдим итә.

Бу көннәрдә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин да туучылар исәбен матди юллар белән арттырудан баш тарту ихтимал дип белдергән. Министр сүзләренчә әлегә бу турыда бернинди ачык карар юк. Хакимияттә төрле вариантлар карала. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә илебездә бала табу трендта, халыкның табигый үсеше күзәтелә. Шулай да, аның фикеренчә, күбрәк игътибарны үлүчеләр исәбен киметүгә юнәлтергә кирәк. Мәгълүм булганча, бу күрсәткечләр бездә үсештә булган илләрдәгедән күпкә артыграк.

Шулай ук Максим Топилин 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларга пособия түли башлау турында да үз фикерен белдерде. “Моны тормышка ашыруга 150 миллиард сум акча кирәк. Бу бик зур акчалар”, — диде ул. Һәм, аның фикеренчә, бүген гаиләдә “дустанә мохит”, яхшы социаль шартлар тудыру мәсьәләсе актуальрәк.

intertat.ru

* * *

Правительством России рассматривается возможность отмены материальной поддержки за рождение второго и последующих детей, так называемого материнского капитала. Об этом сообщил министр труда и социальной защиты РФ Максим Топилин.

А это означает, что после 2016 года программа материнского капитала не будет продлена. Не будет и пособий на детей, ввести которые предлагается на ребенка от 1,5 до 3 лет. На эти пособия необходимы большие деньги – 150 млрд рублей. Станет лучше, если основное внимание будет уделено созданию хороших условий для жизни семей, имеющих детей.

«У людей должна быть работа, хорошая зарплата, детям должны быть гарантированы места в детсадах, у молодых мам должна быть возможность обучаться», — сказал министр. Над этим и будет работать министерство.

Но окончательная судьба программы материнского капитала еще не определена. В правительстве рассматриваются различные варианты.

Максим Топилин отмечает повышение рождаемости в России и наличие естественного прироста населения страны. По итогам 2014 года коэффициент рождаемости может составить 1,75. «В 2006 году никто не мог предположить, что мы достигнем такого высокого показателя», — заявил министр труда. При этом он с сожалением отметил, что показатели смертности в России пока далеки от лучших мировых. Над их снижением и нужно сейчас работать. 

 Российская газета

Просмотров: 1349

Комментирование запрещено