Зөлфәт Зиннуров кайсы тапшыруны алып барыр?

da804fc9d4bd92deb1e70d9629240ee6_MСоңгы вакытта журналист, җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуровның “ТНВ” телеканалындагы “Башваткыч” тапшыруын алып барачагы турында бәян итә башладылар. Җәвит Шакиров урынына килергә торган Зөлфәт Зиннуров Intertat.ru хәбәрчесенә фикерләрен җиткерде.

- “Башваткыч” тапшыруын алып барачагым турында уйлагач, күңелдә бераз курку уяна, әлбәттә. Җәвит абый бит миннән күпкә өлкән, белеме дә, эш тәҗрибәсе дә күбрәк. Ул тапшыруда сорау бирдең дә, аңа җавап алдың дигән сүз генә түгел. Уенчыларга биргән соравыңа җавапны үзеңә дә белергә кирәк. Ә бит “Башваткыч”та нинди генә сораулар бирелми. Бөтен әдәби, тарихи, мәдәни мирасны белеп бетерер өчен дә күпме вакыт кирәк. Гомумән, аны бөтен килеш белгән кеше бармы икән ул?! Тапшыруны алып бара башлагач, төрле сүзләр чыгачагын да фаразлыйм. “Элекке “Башваткыч” түгел инде бу. Җәвит китте дә бетте” ише сүзләргә мин инде әзер. Чөнки теләсә нинди тапшыруның алып баручысы үзгәргәч, шундый сүзләр булачагы көн кебек ачык. Тырышасы булыр, әлбәттә, — диде Зөлфәт Зиннуров.

Чыннан да, Җәвит Шакировның “Башваткыч”ны бик оста алып баруына гадәтләндек дисәк тә була. Ул шунда ук җырлап-биеп тә җибәрә. “Поле чудес”ның Леонид Якубовичы читтә торырлык инде! Зөлфәт тә, һичшиксез, бөтенләй башка төрле алып барыр.

Шунысы да бар: Зөлфәт Зиннуровның әле “Аулак өй” тапшыруыннан китү-китмәве дә билгесез. Белгәнебезчә, ул инде 3 ел әлеге тапшыруны Роза Әдиятуллина белән бергә алып бара. Аннан китсә, нәрсә булыр?.. Тапшыруга килгән әби-бабайлар да аны яратып өлгергәннәр иде бит. “Шәхсән үзем әби-бабайларны бик яратам. Алар кебек ихлас кешеләр юк ул. Гади һәм ачык күңелле булулары белән тапшыруның ничек узып киткәнен дә сизми каласың”, — ди Зөлфәт үзе дә.

Зөлфәт Зиннуровның “Башваткыч”ны алып барачагы турында аның белән бергә эшләүче Роза Әдиятуллинадан да сорамый булдыра алмадык.

- Зөлфәт белән эшләве рәхәт, чөнки бер-беребезне бер сүздән дә аңлыйбыз. Без күптәнге танышлар да әле. Университетта укыганда ук “Яшьләр тукталышы” тапшыруын алып бардык. Юмор хисе ташып торган, һәрнәрсәгә үз карашы булган төпле Зөлфәтне дә телевизор караучылар җылы кабул итә. Гадилеге белән дә яраттыргандыр. Аның беркайчан да үзен йолдыз итеп тотканы юк. Безнең “Аулак өй” тапшыруына килгән әби-бабайлар да, апа-абыйлар да, кызлар-егетләр дә аны бик яратып кабул иткәннәр иде. “Аулак өй”дән бөтенләй китеп барса, Зөлфәтне әбиләр юксыныр дип уйлыйм (елмая). Миңа калса, аңа “Башваткыч” тапшыруында эшләргә бик кызыклы булыр. Үзем бары уңышлар телим, — диде Роза Әдиятуллина.

zinnur2

Әйтергә кирәк, Зөлфәт Зиннуровны “Аулак өй” тапшыруында милли киемнәрдән күреп өйрәнсәк, “Башваткыч”та бөтенләй башка образда чыгуы да ихтимал. Әлегә имидж турында тәгаен генә язарлык мәгълүмат юк.

intertat.ru

Просмотров: 1294

Комментирование запрещено