В Самаре отметили мусульманский праздник Мавлид ан-Наби/ Мәүлид – яшьләрне әхлаки тәрбияләү чарасы да ул

F4B5CD23-QgBVAFIAXwВ Самаре 17 января прошел праздник Мавлид ан-Наби, посвященный Дню рождения пророка Мухаммада. В ДК на площади им.Кирова собралось около 700 мусульман со всей области, так как этот день считается одним из самых важных в году.

Уже в третий раз Мавлид ан-Наби проводится в формате светского мероприятия, а не как было заведено ранее — в мечети. Так, ДК на площади им.Кирова были взрослые, молодежь и даже дети. Участие в мероприятии приняли все областные татарские национально-культурные общественные объединения.

В холле ДК гостей встречали красивые девушки со вкусным угощением. Каждый мог попробовать традиционное национальное татарское блюдо баурсак.

Первым гостеприимство оценил глава Самары Александр Фетисов. Он поздравил всех пришедших с праздником.

B6EB7D2D-QgBVAFIAXw,740,,,

9F6F76A4-QgBVAFIAXw,740,,, 50D3C5A6-QgBVAFIAXw,740,,, 73CC0516-QgBVAFIAXw,740,,, 378AD264-QgBVAFIAXw,740,,,

«Мавлид для нас большое событие, — рассказывала Гульфия Каримова. — Рада, что теперь он проходит в такой обстановке, ведь сюда могут прийти дети. В мечеть не всегда можно с детьми. Сегодня все увидят красивое представление. Сначала прочитаем молитву салават, а затем начнется концерт. Будут танцы, песни, сценки, притчи и даже показ мусульманской моды».

498A279B-QgBVAFIAXw,740,,, 2488D61A-QgBVAFIAXw,740,,,A0CE80DA-QgBVAFIAXw,740,,,

«Мы приглашали на праздник много людей, — рассказывал муфтий Регионального Духовного управления мусульман Самарской области Талип хазрат Яруллин. — Еще много свободных мест оставили для тех, кто просто захочет прийти и посмотреть. Мы для всех открыты, и двери нашей мечети также для всех открыты. Раньше мы только там проводили большой праздник, посвященный дню рождения пророка. Но сейчас такие времена, что многие не приходят, потому что стесняются, мол, ничего не знают и говорят, что не доросли. А прийти в ДК может каждый, послушать, познакомиться с кем-то, а потом и спокойно посетит мечеть».

F4B5CD23-QgBVAFIAXw

Праздник длился три часа. Но это лишь один день. Мавлид ан-Наби празднуется мусульманами целый месяц. Верующие встречаются, молятся, а затем трапезничают, рассказывая друг другу интересные притчи из жизни пророка.

vninform.ru


Видео с сайта tatar-duslyk.ru

* * *

Самара өлкәсе мөсел­маннарының Диния нәзарәте “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы белән берлектә быел өченче тапкыр зурлап, Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көнен — Мәүлид-ән Нәби  бәйрәмен үткәрде. Чарага олы яшьтәге әби-бабайлар, абый-апаларның гына түгел, яшьләр, бала-чагаларның да килүе аеруча куанычлы.

Иске Ярмәк урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Дилия Сәлимова һәм укытучы Әлфия ханым Баһаветдинова.

Иске Ярмәк урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Дилия Сәлимова һәм укытучы Әлфия ханым Баһаветдинова.

- Элек мәчеттә үткәрелә торган бу изге бәйрәмебезне дөньяви иҗтимагый чара буларак үткәрә башлауның төп сәбәбе дә яшь буынга аның әһәмиятен аңлату, әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү, — диде бәйрәм башланыр алдыннан үзенең уй-фикерләре белән уртаклашып, чараны оештыру комитеты әгъзасы, “Дуслык” интернет-сайты редакторы Гөлфия Кәримова.

Самара өлкәсе мөсел­ман­нарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин Коръән укып, шәкертләр, залда утыручылар белән бергәләшеп “салават”лар әйтеп, чараны башлап җибәргәннән соң, әлеге мөбарәк бәйрәмнең төп оештыручысы, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаевка Ислам дине юнәлешендә файдалы эшләр алып барганы өчен  Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең “Аль-И-тисам” медале белән бүләкләнүен әйтте.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Чувашстан Диния нәзарәтенең  мәхәллә мәктәбе укучылары.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Чувашстан Диния нәзарәтенең  мәхәллә мәктәбе укучылары.

Чараның мөхтәрәм кунаклары Самара өлкәсе губернаторы Ад­ми­нистрациясенең милли һәм конфес­сияләр сәясәте идарәсенең баш консультанты Роман Кирсанов, Самара шәһәре округы башлыгы Александр Фетисов, Самара шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов милләттәшләребезне Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм хакимиятнең милли юнәлештә зур эш алып баруын, өлкәбездә эшләүче милли-мәдәни оешмаларга киләчәктә дә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Чувашстан мөселман­на­рының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашстан мөфтиенең мәгариф һәм яшьләр буенча урынбасары Наил хәзрәт Җамалетдин, Сызран, Октябрьск шәһәрләре һәм Шигон районы мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Илгизәр хәз­рәт Сәгъдиев, Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең сөйләгән эчтәлекле вәгазьләре дә барсының да күңелләренә хуш килеп, аларны олысы-кечесе тын да алмый тыңлады.

Ә менә Мәүлид бәйрәменә ерактан килгән кунаклар – Чувашстан Республикасы Диния нәзарәтенең мәхәллә мәктәбе укучылары һәм “Гөлстан” мәдрәсәсе шәкертләре иман, әхлаки тәрбия, гаиләдә булган мөнәсәбәтләр турында тамашачыларга сәхнәләштерелгән күренешләр аша җиткерделәр. Балалар көйләгән мөнәҗәтләр күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте .

Камышлы районы Иске Ярмәк урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары да татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлфия ханым Баһаветдинова белән бергә бик матур чыгыш ясап, шигырьләр сөйләделәр, дини темаларга миниатюралар күрсәттеләр. Ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары модельер Римма Әлләмованың заманча итеп тегелгән мөселмен киемнәрен тәкъдим иттеләр.

- Самарада  Мәүлид бәйрәме  быел да югары дәрәҗәдә узды. Безне дә ел саен бу чарага чакырып торасыз. Биредә яшәүче дин кардәшләребез белән аралашуыбызга без бик шат. Олуг бәйрәмебезгә яшьләрнең күпләп килүе аеруча куандыра. Тәрбия бирүдә дини бәйрәмнәр, йолалар  да зур әһәмияткә ия бит, — дип бүлеште үзенең тәэсирләре белән Чувашстанның Шыгырдан авылыннан килгән “Гөлстан” мәдрәсәсе шәкерте Дәхи Исмәгыйлов. - Самарада яшәүче милләттәшләребез белән шулай даими аралашып, дус яшәрбез дип ышанабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

“Бердәмлек”

Просмотров: 2121

2 комментариев

  1. Шундый тантананы оештырган кешеләргә Ходай Тәгалә бәрәкәтле маллар һәм исәнлек бирсен. Мәүлидтән канатланып кайттым. Милләтебез татар дөрес юлда. Тайпыла гына күрмик.

  2. Быел Мәүлид бәйрәмен зурлап уздырдык. Күп халык катнашты. Разия апа Бәхтиева йөрәкләрне тетрәтерлек мөнәҗәтләр көйләде.Сафиулла Сафиев Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормышы турында викторина үткәрде. Халык тарафыннан бирелгән сорауларга җавап тотылды.Дамир ага Муратов Пәйгамбәребезнең эш-гамәлләренә тукталды. Мин үзем Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең тормыш юлын сөйләдем.
    Бәйрәмгә бик күп хатын-кызлар килгән иде. Олуг тантанада имамыбыз Галиулла абый Мамышевны йотлыгып тыңладык.Елларыбыз, илләребез тынычлыгына догалар кылдык. Ходай Тәгаләдән ике дөнйаның рәхәтен сорадык.2015 елда без Мәүлидне ике мәртәбә уздырачакбыз.Декабрь аенда булачак Мәүлид бәйрәмен сагынып көтеп алачакбыз.