Үткән шимбә кичендә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам…” дип аталган яңа программасын тәкъдим итте.
Тамаша беренче мизгелләреннән үк игътибарны җәлеп итеп, бөтен дөньяны оныттырып, бер сулыштай, җиңел узды. Биредә бернинди артык нәрсә дә, җитешсезлекләр дә юк иде, барысы да “кырт” итеп торды.
Һәрвакыттагыча тулы залда Хәния Фәрхинең талантына мөкиббән киткән кешеләр күп булып, җыр саен диярлек букетлар чыгарылды. Утыз ел эстрада сәхнәсендә яшәүче җырчы моңлы тавышы, тирән эчтәлекле, мәгънәле җырлары, ачык йөзе, гадилеге, тел-теш тидерерлек булмаган киемнәре белән үзенә җәлеп итә белә шул.
Тамашачы җырчыны туганын каршы алган кебек кабул итә. Хәния ханым да, гадәттә, залда күргән таныш-белешләренә сәлам җибәрми калмый. Аның бер концертын да калдырмаска тырышучы Хәбил Бикташевка бу кичне аеруча зур игътибар юнәлгән иде.
Ел саен Хәния Фәрхи яшь артистлар алып килеп, программасына яңа бизәкләр өсти. «Бәйрәм» ансамблендәге яшь җырчыларны да мактап кына телгә алырга була, чөнки аларның һәрберсе үзенчә талантлы. Җыр-моң арасында төркем егетләре төрле рольләргә кереп, тамашачыны көлдерде дә, хисләндерде дә.
- Ишеткән булсагыз, үткән елны мин бәхетсезлеккә дучар булдым: таеп егылып, кул-аякларымны җәрәхәтләдем. Кызганычка, җәйне күрмәдем дә диярлек. Дүрт ай урын өстендә ятарга туры килде үземә. Әле ярый “Бәйрәм” ансамблебезнең егетләре мине аңладылар, таралышмадылар. Чиксез рәхмәтлемен үзләренә! — дип сөйләде Хәния Фәрхи тугры төркемдәшләре турында.
Җырчы әле дә аякларына басып, тамашачы алдында концерт бирә алуына сөенеп туя алмавын әйтте. Әйе шул, аның биек үкчәле туфлиләрдән сәхнәгә чыгып, тамашачы алдында рәхәтләнеп җырлавы, биюве генә ни тора иде!
Хәния Фәрхинең “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам…” программасында уннарча яңа җырлар һәм үткән сезоннарда тамашачылар яратып өлгергән “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Баламның балалары”, «Гармунчыга», “Санама елларымны” кебек хитлары да башкарылды. Гомумән, бу программа тамашачыны битараф калдырмады шикелле. Һәрхәлдә, тулы заллар, көчле алкышлар шул хакта сөйли иде.
Римма НУРЕТДИНОВА.
Автор фотосурәтләре.
* * *
Концерттан соң уйланулар
Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам…” дип аталган яңа программасын тәкъдим итте.
Озакка сузылган кышкы каникуллардан соң халык эшкә җигелеп өлгермәгән әле, күрәсең – тамаша залы тулы. Гаҗәп инде, утыз ел буе сәхнәдә җырлап, популярлыгы аз гына да кимемәгән Хәния Фәрхи тагын аншлаг җыеп, гастрольләрдә йөри.
Нәрсәсе белән тамашачы игътибарын үзенә тартып тора соң ул? Моңлы тавышы белән дияр идең – хәзерге яшьләр арасында аны уздыручылар юк түгел. Белем дисәң – укыганнар, буй-сын, чибәрлек дисәң – үзәк өзгеч матурлар, тавыш дисәң – дөнья аренасына чыгарлык итеп җырлыйлар яшьләребез. Әнә, Динә Гарипованы гына ал, нишләтә бит!
Бәлки сер Хәния Фәрхинең “Бәйрәм” эстрада төркемендәге егетләрдәдер? Бу юлы ул үзе: “Яшьләр белән җырлаганга күрә картаймыйм”, — дип серен тиште. Дөресе дә шулдыр – йолдызның берсеннән-берсе матур күлмәкләре дә, моңлы тавышы да, гел елмаеп торучы мөлаем йөзе дә шаян егетләрдән башка моңсурак күренер иде кебек. Сугыш кырында бер генә кеше батыр була алмаган кебек, җырчы да сәхнәдә берүзе бәйрәм ясый алмый. Шуңа күрә “Бәйрәм” ансамбле Хәниянең талант кырларын тагын да баета, тагын да үткенрәк итеп күрсәтә.
Гитарачы Марсель Шәмсетдинов, саксофончы Максим Морозов, гармунчы Илнур Саттаров, җырчылар Фәннур Нәҗипов, Рузил Гыйльфанов, Линар Насыйров, Диния Кәримуллина һәм җырларга аранжировка ясаучы Фәрит Миңлебаевларның хезмәте зур. Алар үзләре дә данлыклы җырчы белән гастрольләргә йөреп тәҗрибә туплыйлардыр. Берникадәр вакыттан соң араларыннан йолдызлар да калкып чыгар әле. Тик алар Хәния апалары кебек популяр була алырлармы икән?
Мин быелгы тамашаны башта монолог дип атарга теләгән идем. Хәния Фәрхи, инде ничәнче тапкыр, сәхнәдән үзе, ире, ике кызы һәм оныгы турында сөйләде, әниләргә, туган авылына, дусларына багышлап җырлар җырлады. Ләкин халык Хәниянең һәр адымын да яхшы белә, ә җырларын телевизордан, аудио- һәм видеотасмалардан да карый ала бит. Шулай да, нишләптер, кар ера-ера булса да, барыбер яраткан җырчысын тыңларга Мәдәният сарайларына килә, сәхнәгә конфет тартмалары һәм чәчәк бәйләмнәре ташый. Димәк, бу концерт аның өчен монолог түгел, ә диалог. Менә мин дә “Баламның балалары”, “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Санама елларымны” җырларын бүген мең дә беренче тапкыр тыңлаганмындыр. Хәниянең чибәр йөзенә карап, аңа кушылып җырлап утырганда күңел ничектер нечкәреп китә, туган авылыңны, яшьли сөйгән ярларны, еракта яшәүче балаларны һәм оныкларны күрәсе килә башлый. «Эх, “яшьлегем!” — дип, өзелеп җырлар идем, өзелеп җырлый торган җыр булса; яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, кире кайта торган юл булса!”
Ә, бәлки, Хәния Фәрхи популярлыгының сере дә шундадыр? Аның иҗаты безнең яшьлегебезгә барып тоташа бит! Залда утырган халыкның да күпчелеген илледән узган яшьтәшләр тәшкил итә. Әнә, концерт тәмамлангач та, әле озак кул чабып озаттык үзен, һич аерыласы килмәде. Бу “Бәйрәм”нән аерылып өйгә кайткач, тагын тормыш мәшәкатьләренә кереп чумарга, көзгегә карап, үзеңнең тагын бер елга олыгайганыңны күрергә туры киләчәк бит. Бер-ике сәгатькә генә булса да яшьлегебезгә кайтара алганың өчен рәхмәт сиңа, Хәния ханым!
Хәмзә МОРТАЗИН.
Автор фотосурәтләре.
Просмотров: 2113
4 часа с одним лишь антрактом в 15 мин! ни одна звезда российской эстрады так не выложится на все 200!!! Бравооо!
Обалдеть такая красотка!!!!!!!