Яңа өйдә Яңа елны каршылау

DSC05792Татар ирләребезнең уңган­лыгына-булганлыгына сокла­нып туймаслык. Ә алар безнең якларда бик күп. Шундыйларның берсен мин күптән түгел Камышлы авылында очраттым.

Илдар Әхмәтгали улы Хәми­дуллин тумышы буенча – Камышлы районының Яңа Ярмәк, ә хатыны  Асия ханым Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Икесе дә инде күптәннән лаеклы ялда. Балалары Айдар, Ләйсән, Айнур, Илнур да үсеп җитеп, бүген кайсы кайда үз тормышлары белән яшәп яталар.

- Олыгаеп килгән көнемдә, яңа өй салырга уйладым. Үз кулларым белән урман кисеп, төпчек улым Илнур белән бергәләп бура бурадык. Аны Камышлы авылында сатып алынган җиребезгә алып килеп, тиз генә күтәреп тә куйдык. Шулай итеп, менә район кешеләре булып киттек.
Өебезне быелгы җәйдә өл­гертеп кердек тә инде. Барсын да үзебез эшләдек. Улыбыз Илнур гына түгел, Камышлыда яшәүче улыбыз Айдар да һәм башка туганнарыбыз да бик теләп ярдәм кулларын суздылар
, — дип сөйләде Илдар абый.

Сары нарат бүрәнәләреннән хуш ис аңкып торган бу ике катлы яңа өйнең беренче катында җылыту үзәге, кухня, ашханә, юыну бүлмәләре урнашкан, зур зал да бар. Ә икенче катта йокы бүлмәләре, ял итү өчен шулай ук зур зал. Уңган хуҗалар биредә Коръән мәҗлесе дә үткәргәннәр инде.

DSC05792

Илдар абый белән Асия ханым Хәмидуллиннар, …

DSC05797

… алар­ның үз куллары белән төзегән яңа өйләре.

Тәрәзәләрдән Камышлы авы­­лының матур урамнары, урманнары, мәгърүр тау­лары күренеп тора.

Бераз сөйләшеп утырганнан соң Илдар абый кулына  гомерлек дустын — гармунын алып, сыздырып уйнап җибәрде. Урамда буранлы, салкын кыш, ә биредә яңа өйнең һәр почмагыннан җан җылысы, хуҗабикә Асия ханымның тырышлыгыннан аклык, пакьлек бөркелеп тора.

Гармун тавышы тынуга, инде тугыз дистәне тутырган әнкәләре -  Хәлимә әби Коръән аятьләре укып җибәрде. Нәкъ менә шул чакта мин: “Чын татар — мөселман гаиләсе менә шундый була икән”, — дип уйлап куйдым.

Кайтырга дип йортка чыккач, морҗасыннан төтен чыккан өр-яңа мунча күземә чалынды.

- Мунчаны көзен өлгерттек,  — дип аңлатты Илдар Әхмәтгали улы минем уйларымны укыгандай. — Без тормышыбыздан бик канәгатьбез. Аллаһы Тәгалә сугыш ачысы, ялангачлык, ачлык биреп сынамасын инде. Исән чагыңда эшләп яшәү — үзе зур бәхет бит ул. Камышлы авылында көн саен өч мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы яңгырый. Кибетләр тулы ризык, кием-салым. Авырып китсәң, “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җитә. Район үзәгендә зур хастаханә эшләп тора. Балаларга укыр өчен унберьеллык мәктәп, һөнәр училищесы бар. Урамнарда асфальт. Бирегә кечкенә Яңа Ярмәк авылыннан күчеп килүебезгә без бик шатбыз, — дип озатып калды мине Хәмидуллиннар гаиләсе.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,

Камышлы районы.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1831

2 комментариев