Авыл уңганнары

IMG_1266Авыл халкын, бигрәк тә кечерәк авылларныкын, мәчет һәм клублар берләштереп тора дисәм, һич ялгышмам. Кечерәк авыл халкы дустанә, берләшебрәк тә яши кебек әле миңа калса. Дәүләтколлыларга исем китә инде минем. Үз күңелләрен үзләре күреп, кечкенә генә бәйрәмнән дә ямь табып, күмәкләшеп яши алар. Клуб аларның бердәнбер күңел учагы. Өлкән генә апалар да клубка бик теләп йөри, төрле әдәби-мәдәни чараларда катнаша, кич утырулар, бәйгеләр оештыра.

Әле кайчан гына гөрләтеп, Өлкәннәр көнен, Әниләр бәйрәмен уздырган иде алар. Ә менә 26 декабрь кичендә авыл клубында бик матур бәйге узды һәм анда Дәүләткол авылы уңганнары үзләренең көчләрен сынашты. Бәйгене алып баручы, клуб мөдире Нәсимә Сәфиуллина тамашачыларны, килгән кунакларны сәламләп жюри әгъзалары белән  таныштырып үтте һәм сүзне бәйгечеләргә бирде.

Әйе. Һәр очрашу танышудан башлана.

Мондый бәйгедә тәүге кат катнашучы өлкән һәм урта буын хатын-кызлары: Тәлига апа Галәлетдинова, Рәйхана апа Мөхетдинова, Әнисә апа Галимова, Сәрия апа Шавалиева, Мөнирә Сәгыйдуллина, Зөлфия Дәрҗеманова һәм Гөлия Бикметовалар дулкынланып кына үзләре белән таныштырып үттеләр. Зөлфия менә мондый шигырь юллары да әйтеп үтте:

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктык сезнең каршыга.

Уңганмы без, зирәкме без-

Сыналырбыз җыр-моңда.

IMG_1266

Рәйхана апа Мөхетдинова һәм Мөнирә Сәгыйдуллина

Рәйхана апа Мөхетдинова һәм Мөнирә Сәгыйдуллина

Җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп, мәзәк күренешләр күрсәтеп тә ярышты кызлар, токмач басып-кисеп тә, кул эшләре дә күзнең явын алырлык иде аларның, ә үзләре пешергән милли ризыкларның тәмлелеге, телеңне йотмалы: авыл мичендә пешкән икмәк, бәлеш, чәкчәк, бавырсак, гөбәдия, кош теле, коймак, корт, тутырылган тавык һәм башка милли ризыклар белән табынны тутырды авыл уңганнары.

Күренеп тора, бик тырышып әзерләнгәннәр кызлар. Ә шулай да Тәлига апа Галәлетдинованың үзенең тормыш юлы белән таныштыруы, Рәйхана апа Мөхетдинованың сандугачтай моңлы итеп җырлавы, Мөнирә Сәгыйдуллинаның телеңне йотмалы бәлешен, Зөлфия Дәрҗеманованың үз куллары белән иҗат иткән Роза чәчәкләреннән гөлләмәсен аерым әйтеп үтәсем килә. Әби-апаларның, ханымнарның үзләре бәйләгән, чиккән әйберләрнең матурлыгы, зәвыклыгы тагы!

Өем түрләренә эләр идем,

Килешер лә микән чигеше?

Килешмәслек түгел, һай чигеше,

Болар-ханымнарның үз эше.

Бәйгедә катнашучылар кичке матур күлмәкләрен дә, милли киемнәрен дә тәкъдим итте безгә.

Бәйгедә катнашучыларны котларга җирлеидарә хезмәткәре Рәфис Гыйззәтов, район ЗАГС үзәге җитәкчесе Гамилә Вәлитова килгәннәр иде. Гамилә Сәгыйтовна Мәрьям апа һәм Рәшит ага Сәгыйдуллиннарны  Алтын туйлары белән котлап җыр башкарды һәм бүләк тә тапшырды. Кичә геройларын шулай ук төбәгебезнең моңлы сандугачы, авылдашлары Венера Инсапова да тәбрикләп өр-яңа җыр башкарды. Җыр репертуарын тагы бер моңлы, матур җыр белән тулыландырган Венера.

Тәлига Галәлетдинова һәм Рәфис Гыйззәтов.

Тәлига Галәлетдинова һәм Рәфис Гыйззәтов.

Һәр бәйгенең җиңүчесе булган кебек, бу кичтә дә өч бәйгечегә 1,2,3 нче урыннарны бирдек без. Менә алар: Талига апа, Рәйхана апа һәм Мөнирә. Аларга кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Калган бәйгечеләр дә бүләксез калмады. Сәхнә бизәкләре, сәхнә ветераннары Тәлига һәм Рәйхана апаларны, Дәүләткол авылының моңлы былбылы Мөнирә ханымны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәйгедә катнашучы барлык хатын-кызларга, клуб мөдире Нәсимә һәм аның ярдәмчесе Зөлфиягә, гармунчы Рәшит Дәрҗемановка  халык исеменнән зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Эшләрегез гел шулай уң булсын, мәдәният учагыгыз беркайчан да сүнмәсен! Шулай ук тавыш операторы, район мәдәният йорты хезмәткәре Сергей Бамбуровка да бәйгечеләр, клуб хезмәткәрләре һәм тамашачы исеменнән рәхмәт белдерәсе килә.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 2141

Один комментарий

  1. так держать . земляки !!!