Без, әти-әниләр, бүгенге заманда балаларыбыз, оныкларыбыз туган телебезне белмиләр, өйрәнергә дә теләмиләр, дип зарланабыз. Барлык җаваплыкны балалар бакчасы, мәктәп өстенә салып, үзебездән бурычны төшерергә тырышабыз түгелме?
Ә менә яраткан “Бердәмлек” газетабыз хезмәткәрләре арасында саф татар телендә матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белгән тагын бер яшь кеше барлыкка килү бик күңелле күренеш, минемчә. Сүзем Алия Арсланова турында. Илебезнең яңа җәмгыять юлына чыгып барган буталышлы елларында туып үскән көчле рухлы, яхшы тормыш өчен көрәшкә әзер бу яшь ханымның милләттәшләребезгә ишеттерергә теләгән сүзләре ягымлы, тирән мәгънәле, уйландыра торган. Ә үзенең туган телен һәм иҗатын яраткан, яхшы белгән яшьләребез булганда милләтебезнең, телебезнең югалмыйча үсүенә зур ышаныч туа.
Алия сеңелем, синең кулыңда дәрәҗәле каләм, сүзләрдән иң кирәклесен, иң дөресен сайлап ала беләсең. Язмаларың белән шатландырып торырга тырыш. Хәерле, ак юл сиңа!
Нәкыйп Гатин.
Самара.
* * *
“Бердәмлек” мәңге яшәсен иде
Кадерле “Бердәмлек”тә хезмәт итүче туганнарым! Менә сезне Яңа ел белән котлап хат язарга утырдым. Соң булса да уң булсын.
22 ел дәвамында газетаны кулыма алып, атна саен укып барам, ул минем иптәшем дә, шатлыгым да. Аны әле 1993 елның маенда тормыш иптәшемә укып торырга биргәннәр, ә ул миңа шул газетаны алып кайтып күрсәтте. Мин почтага барып шул ук көнне өебезгә яздырдым.
Тик иремә яраткан басмабызны укырга насыйп булмады. Ул тракторчы иде. Язмыш булгандыр инде, аны эш вакытында инсульт сукты. Без аның белән Кошки районының Романовка авылында яши идек.
“Бердәмлек”не беренче тапкыр кулыма алгач, елаганымны беркайчан да онытасым юк. Күз яшем үзеннән-үзе беркая да сыймаслык булып акты да акты.
Бигрәк тә “Кыйбла” кушымтасына шатланам. Анда язылган 33 аятьне кабат-кабат утырып укыйм. 1995 елның февралендә чыккан “Кыйбла” кушымтасында беренче тапкыр басылганнар иде алар. Ул сан хәзер дә миндә саклана әле. Дөрес, аның битләре нык искерде инде. 22 ел буена саклап киләм бит шушы “Кыйбла” кушымтасын. Үткән елны октябрь аенда бик каты авырып бер ай хастаханәдә ятарга туры килде, анда да 33 аятьне гел укырга тырыштым .
Үзем газетага үткән елның августыннан ук язылып куйдым. “Бердәмлек”нең яңа санын кулыма алгач, шатлыгым беркая да сыймагандай булды. Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да көч-куәт сорадым.
28 январьда миңа 76 яшь тула. “Бердәмлег”емне шатланып укыйм, ул минем иптәшем кебек. Газетабыз гомерле булсын, мәңгелек булсын иде. Һәрбер милләттәшебез, мөселманнарыбыз аңа язылырга тырышсын иде. Сезгә бетмәс-төкәнмәс рәхмәтемне белдерәм, “Бердәмлек”кә дә, редакция хезмәткәрләренә дә озын гомер, исәнлек-саулык телим.
Минзария Минвәли кызы Минигулова.
Погрузная станциясе,
Кошки районы.
* * *
Рәхмәт сүзе
Илебездә ел саен декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Безнең Похвистнево районының Яңа Мансур авылында да мөмкинлеге чикләнелгән кешеләр бар. Кыенлыкларга карамастан, бу авылдашларыбыз рухи яктан көчле булып, авырлыклар алдында югалып калмаулары белән барыбызны да сокландыра.
Яңа Мансур авылының җирле фермеры Ринат Сәгыйров Халыкара инвалидлар көнендә балачактан гарип булган һәм I группа инвалид авылдашларыбызга бүләкләр тапшырды. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелен күреп, шатлык бүләк иткән өчен, аңа чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, күңел тынычлыгы һәм иминлек телибез.
Габдулла Гыйниятуллин,
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятеннән.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
* * *
Мәүлид зурлап уздырылды
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт(с.г.в)нең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме безнең Шенталы районы Денис авылының ике мәчетендә дә зурлап уздырылды. Шуларның берсендә Җәгъфәр хәзрәт имам булып торган мәчеттә миңа да катнашырга насыйп булды. Имамыбыз пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында сөйләде, халыкка үзенең вәгазьләрен җиткерде. Мәзинебез Раил Зәкиуллин, Мөхәммәт (с.г.в), аның сәхабәләре, җир йөзенә килеп киткән башка пәйгамбәрләр һәм мәетләр рухына багышлап, Коръән сүрәләре укыды. Шуннан соң бергәләп салават әйтелде, өйлә намазы укылды.
Минхан Хәкимов,
Денис авылының хезмәт ветераны һәм аксакалы.
Шенталы районы.
Просмотров: 1503