Туганнарның табылган чагы

вагизовы

Ирле-хатын­лы Фәридә һәм Мәҗит Вагыйзовлар.

Тормыш гел сынаулардан тора. Иң авыры – туганнар­дан аерылып, якын кешең белән бер күрешергә тил­мереп яшәүдер, мөгаен. Кемдер гомер буе туганнарын эзләп тә, очрашу бәхетенә ирешә алмый. Ә менә Пох­вистнево районының Под­бельск авылында яшәүче Фәридә Гыйльметдин кызы Вагыйзова туганнарын эз­ләп тапкан һәм бүген шу­шы бәхетенә сөенеп яши.

Похвистнево районы­ның Мә­чәләй авылында яшәүче әти-әнисе алты яшьлек Сәлимәне ятим калдырып, бер-бер артлы мәңгелек йортка күчкәч, баланы абыйсы һәм җиңгәсе Үрнәк авылына үз тәрбиясенә ала. Артык кашыктан котылырга теләпме, ата-ана назын күрми үскән уналты яшьлек кызны димләп, кияүгә бирәләр. Гаиләдә бер-бер артлы Сафиулла исемле малай һәм Миңнур исемле кыз туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, Сәлимәнең ирен фронтка алалар һәм тиздән аның һәлак булуы турында хат килеп төшә.

Сәлимә өчен кара көннәр башлана. Каената белән каенана үзләре исән чакта оныкларын тәрбияләргә булышалар, ә алар вафат булгач, Сәлимәгә нужаны берүзенә генә тартырга кала.

Шулай интегә торгач, сугыш та тәмамлана, сугыштан соңгы иң авыр ач-ялангач еллар да үтеп китә. 1950 елда Сәлимәгә бәхет елмая – ул Гыйльметдин исемле ир-егеткә тормышка чыга. Үзең теләп, яратып барган кеше белән яшәүләре искиткеч зур бәхет икән ул. Гыйльметдин Сәлимәнең ятим сабыйларын да читкә какмый, үз балаларыдай күреп үстерә. Ә уртак мәхәббәт җимешләре Фәридәләре тугач, шатлыкларының иге-чиге булмый.

Ләкин Сәлимәгә бәхетле булып яшәргә язмаган икән. Фәридәгә ике ай да тулмаган көннәрнең берсендә Гыйль­метдинның гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Сәлимә өчен кояш сүнгән, дөнья беткәндәй була. Ләкин балалар хакына яшәргә кирәк бит, үлгән артыннан үлеп булмый, дип туганнары һәм күршеләре аны яңадан тормышка кайтаралар. Тик шунысы үзәкне өзә: Фәридә бераз үсә төшкәч, әнкәсенең күзләренә карап:

- Әнкәй, кайда соң минем әтием?! Нигә кайтмый ул?! Башкаларның әтиләре беркая да китми бит. Китсәләр дә, әйләнеп кайталар. Кайда минем әтием? — дип җәфалый башлый. Сабый балага ни әйтеп була соң?

Кызы үсеп, мәктәптә укый баш­лый. Ә хәреф танырга өй­рәнгәч, әнкәсенең санды­гында әтисеннән калган кәгазь­ләрне табып ала. Шулар арасында әтисенең туып-үскән авы­лы исеме дә табыла.  Кыз тагын әтисе турында сораша башлый, һәм Сәлимә аңа әтисе ту­рында сөйләми булдыра алмый.

- Әтиеңнең әти-әниләре, бөтен туганнары эшчән, намуслы, тырыш гаилә булган. Аларның хуҗалыгында ике ат, сыер, ун баш сарык булган өчен, кулакка санап, авылдан сөргәннәр. Бердәнбер улларын күрәләтә үлемгә алып бармас өчен, хәер-дога биреп, шундый ук гаиләдән булган дустына ияртеп, качыралар. Алар Үзбәкстан якларына юл тота.

Зирәк, уңган, яхшы тәрбия алган Гыйльметдин биредә дә югалып калмый, укый, тырышып җитәкче урыннарда эшли. Язмыш җилләре аны Самарага алып кайткач та, ул сөекле әти-әнисе, апасы белән сеңелесе язмышын белә алмыйча мәңгелек йортка күчә.

Әнисенең шушы сүзлә­реннән соң тугызынчы сыйныфта укучы Фәридә әтисенең туган ягы — Чиләбе өлкәсе Кунашак авылына  хат язып җибәрә. Авыл кешеләре кызның инәлеп язган хатына битараф кала алмыйлар, җавап язып кунакка чакыралар.

Озакламый әтисенең апасы Бәдривафа белән сеңелесе Гыйльмивафадан да хат килеп төшә. Бу көн Фәридә күңелендә онытылмас вакыйга булып истә калган. Ул елны язгы ташу сулары авылны басып киткән. Бөтен халык шау-шу килә, әйберләрен коткара, ә Фәридә өчен бу язгы ташу сулары шундый яхшы хәбәрләр алып килә. Туганнары табылган бит!

Туганнар хат алышып торалар. Ә унынчы сыйныфны тәмамлагач, Фәридә Себер якларына, табылган туганнары янына кунакка китә. Аны абыйсы Сафиулла һәм әнкәсе хәер-фатиха биреп озатып калалар.

Туганнары кызны вокзалда каршы алалар. Шул вакыттагы сөенечне сөйләп бетереп тә булмый. Шатлыклы күз яшьләренең бертуктаусыз акканын гына хәтерли ул. Туганнары хәсрәтле елларда репрессия корбаннарын терлек вагонына төяп, сөргенгә озатулары, юлда күп кешеләрнең ачлыктан, суыктан, авырулардан вафат булулары, килеп җиткәч, кыр уртасында җир казып, землянкада яшәүләре турында сөйлиләр.

Шушы гөнаһсыз кешеләрнең канлы күз яшьләре түгелгән, бихисап гомерләр өзелгән  урында Прокопьевск шәһәре калкып чыга, данлыклы күмер чыгарылган Кузбасс барлыкка килә.

Татар халкы беркайчан да, беркайда да югалып калмый бит ул. Күп кыенлыклар күрсәләр дә, Фәридәнең апалары Бәдривафа белән Гыйльмивафа тормышка чыгып, беренчесе — өч, икенчесе ун бала табып үстергәннәр. Табышкан туганнар арасында бик җылы мөнәсәбәтләр урнаша, кунакка йөрешү, хәл белешү башланып китә.

Шунысы кызык,  Гыйльмивафа апаның кызы Мәүҗидәгә һәм аның ире Миңнуллага  Гали авылында үткәрелгән Бөтенроссия авыллары Сабан туена килергә насыйп була, һәм алар биредә күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар.  Миңнулла да Кемерово ягында танылган кеше булып чыга — Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев репрессия елларында газап кичергән бөек татар халкын югары бәяләп, имам вазифасын башкаручы Миңнуллага һәм тагын егерме тугыз мөселманга хаҗга бару өчен матди ярдәм күрсәтә.

Ә Фәридә ханымның язмышына килгәндә, ул техникум  тәмамлый, бухгалтер, комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Аннан соң сөйгән егете Мәҗит белән тормыш корып җи­бәрәләр, уллары Маратка, кызлары Гөлнарага тормыш бүләк итәләр, читтән торып институт тәмамлыйлар һәм эш­ләрендә югары дәрәҗәләргә ирешәләр. Хәзер балалары да шул ук юлдан атлый — Марат Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгында хезмәт итә, ә Гөлнара укытучы булып эшли. Алар күп­тән инде үз гаиләләре белән яши.

Соңгы вакытта Фәридә Вагыйзова  Похвистнево муниципаль районында инвалидлар оешмасын җитәкли. Әле менә Подбельскида спорт спартакиадасы үткәргән.

Әйе, тормышның кадерен белеп, онытылмаслык эшләр башкарырга тырышып, янып яши Фәридә ханым. Башкача булдыра да алмый, чөнки тормыш авырлыгын күреп үскән кешеләрнең шатлыгы – туганлыкта, дуслыкта, бер-береңә ярдәм итеп яшәүдә бит ул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Подбельский авылы

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1751

Один комментарий

  1. кемгэ бала,кемгэ апа, кемгэ сенел и туган матур язны жылы итеп бу доньяга сез туган исен булып бер берегезне саклап яшегез!