13 январьда без Россия Матбугат көнен билгеләп үттек, ә 16 январьда Самараның “Ренессанс” кунакханәсендә бу бәйрәмгә багышланган чара булып узды. Кунакка губернаның массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, танылган журналистлары чакырылган иде.
Чара яшь барабанчы кызлар төркеменең бик тә матур һәм килешле чыгышы белән башланып китте. Барабан тавышлары астында сәхнәгә чыгып, кичәне алып баручылар – танылган журналистлар Ольга Король һәм Сергей Рязанов бәйрәмгә җыелучыларны Россия Матбугаты көне белән тәбрикләп, беренче сүзне өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинга бирделәр. Ә ул үзенең тәбрикләү сүзендә Самараның массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеген югары бәяләп, киләчәктә дә шулай актив эшләргә кирәклегенә басым ясады. Читать полностью