Гали авылы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Илфәния ЛАТЫЙПОВА: «Бабам белән горурланам!»

скачанные файлы

Әбүбәкер Шәрифҗан улы Исхаковның яшүсмер ел­ла­рында төшкән рәсеме (гаилә альбомыннан).

Мин аны үз күзләрем белән күрә алмадым инде. Чөнки ул – әбиемнең әтисе, минем карт бабам Әбүбәкер Шәрифҗан улы Исхаков ерак 1925 елда туган булган. Ә 1992 елда алтмыш җиде яшендә бакыйлыкка киткәндә, мин дөньяда булмаганмын әле, 2000 елда гына туганмын.

Карт бабамның үзен күрергә насыйп булмаса да, мин аның турында барсын да беләм кебек. Әбүбәкер бабамның тормышы хакында миңа әбием гел сөйли торган иде. 17 яше тулгач та, ул үз теләге белән фашистларга каршы сугышка киткән. “Озак тормам, шул кабахәт фашистларны илдән себереп түгәрбез дә кайтып җитәрмен”, — дигән.

Яшь булса да, алдынгы рәтләрдә сугышкан ул. Тик бераздан яраланып, госпитальгә  эләккән.  Терелгәч тә, ялга кайтып тормаган, тагын сугышка, фронтның алгы сафына юнәлгән.   Икенче кабат яралангач кына, аны солдат хезмәтенә яраксыз дип табып, өенә кайтарып җибәргәннәр.

Егерме яшендә инвалид булып кайтып төшкән ул Гали авылына. Аны шунда ук иң җаваплы урынга — кладов­щик итеп бил­геләгәннәр. Бер­никадәр са­выга төшкәч, Әбү­бәкер бабам бакчачылыкта бригадир булып эшли башлаган. Аның җитәкчелегендә  колхоз бакчасында һәр елны төрле яшелчә-җимешләр үстереп, мул уңыш алганнар.  1955 елда хуҗалыкта моңарчы күрелмәгән мул уңыш җыелган. Үс­тергән яшелчә-җимешләрен алар Мәскәүгә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХга) дә алып барганнар. Хөкүмәтебез бабамны – Әбүбәкер Исхаковны,  “За доблестный труд” медале белән бүләкләгән.

Кайда авыр – ул шунда эшләгән. Бер генә җаваплы эштән дә бабам баш тартмаган. 1960 елда аны авылның сөтчелек фермасына мөдир итеп күчергәннәр. Лаеклы ялга чыккач та, ул җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, күп еллар мәчеттә мәхәллә рәисе вазифаларын башкарган.

Илебез өчен үзен кызганмаган, батыр һәм  эшчән карт бабамны мин һичкайчан онытмам,  исеменә тап төшермичә яшәрмен,  әбием кебек аңа догалар да  кылырмын.

Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткәндә, минем карт бабам кебек сугыш һәм хезмәт ветераннарын искә алу барыбызның да изге бурычы булырга тиеш.

Илфәния ЛАТЫЙПОВА,

Гали авылы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

“Бердәмлек”

Просмотров: 2071

Комментирование запрещено