Почти 100 млн рублей потратил Татарстан на национальную политику в 2014 году / Татулыкка ни җитә?!

d66b2b2a78d02bc556b7bbd06494b1b5Министерство культуры Татарстана подвело итоги по реализации программ национальной политики и по сохранению татарской национальной идентичности в 2014 году, сообщил «Татар-информ».

На открытии заседания министерство министр культуры Айрат Сибагатуллин заявил, что мир и дружба народов, отношения между ними в Татарстане являются главной ценностью, а сохранение межнационального согласия — приоритет в государственной политике. «Сегодня можно констатировать, что в Татарстане налажен конструктивный диалог органов государственной власти, национально-культурных, общественных организаций, представителей системы образования, культуры, науки, СМИ», – сказал Сибагатуллин.

Замминистра культуры Гузель Нигматуллина рассказала, что в 2014 году на реализацию программы  нацполитики в Татарстане был выделен 61 млн рублей, 39,3 млн выделила республика и 21,6 — федеральные власти. На эти деньги провели 70 мероприятий. На проекты программы сохранения национальной идентичности татарского народа республика выделила 33,5 млн рублей и провела 42 мероприятия. Участие в культурных событиях приняли 200 тысяч человек.

На заседании присутствовал и заместитель председателя исколкома Всемирного конгресса татар Ренат Валлиулин. Он сообщил, что конгресс непосредственно принял участие в 41 мероприятии, проведенном в рамках реализации программы по сохранению национальной идентичности татар. При этом 17 из них с общим финансированием в 19 млн рублей были организованы Всемирным конгрессом татар. «Отнеслись трепетно к выполнению программы, и со стороны нашей организации выполнение 100-процентное», – отметил он.

Одним из самых обсуждаемых мероприятий в республике стал Всемирный форум татарской молодежи. Его участники поспорили с заявлением министра культуры Мединского и написали обращение в защиту хиджабов в Мордовии.

* * *

Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗти­магый советның киңәйтелгән утырышында яңгыраган төп фикер әнә шул булды. Анда “2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” һәм “2014 – 2016 елларда татар халкының милли асылын сак­лау” дәүләт программала­рының узган елда ни рәвешле үтәлгәненә анализ ясалды. 

Баксаң, бу ике программаның да заказчысы һәм координаторы Мәдәният министрлыгы икән. Бу хакта министр урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр итте. Шулай ук министрлык программаның мә­дәни өлеше өчен дә җаваплы. Гүзәл Нигъмәтуллина әйтүенчә, беренче программа буенча узган елны 70 чара уздырылган һәм аңа 61 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татар халкының милли асылын сак­лау буенча 42 чара уздырылган. Аңа республика бюджетыннан 33,5 миллион сум акча бүлеп би­рел­гән.

Министр урынбасары әйтү­ен­чә, чаралар халыкта зур кызыксыну уяткан. Бу хакта кайбер саннар да сөйли. Әйтик, мәдәни чараларда 200 мең кеше катнашкан. Арада иң зурларыннан “Нәүрүз” төрки халыклар бәйрәмен  атап үтәргә була. Ул 15 мең тамашачы җыйган. Керәшеннәрнең “Туым җондызы”, яһүд музыкасы, славян мәдәнияте, фин-угор халыклары фестиваль­ләре дә узган елны зурлап үт­кәрелгән. Болар барысы да Татарстанда яшәүче милләтләрнең этник мәнфәгатьләрен канәгать­ләндерү өчен эшләнгән. 
Шунысын да искәртик: башка милләт вәкилләрен эшкә алу структурасы үзгәрешләр кичергән. Бу хакта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте. Хәзер күбрәк инвестицион проектларга җәлеп итәрлек хезмәт­кәрләргә өстенлек бирелә икән. Чит ил хезмәткәрләре өчен бу министрлык Россия тарихын һәм законнарын өйрәнү буенча курслар оештырган. Аны 241 мигрант тәмамлаган. Быел тагын 150 кеше укыр дип көтелә.

Татар халкының милли асылын саклау буенча дәүләт программасын тормышка ашыруда Бөтен­дөнья Татар конгрессы да актив катнашкан. Шундый 47 чара оештырылса, 17сен БТК үткәргән. Татарстан Фәннәр академиясе исә төрле гамәли конференцияләр, ки­таплар нәшер иткән, шулай ук чит ил студентларының көнкү­ре­шен тикшергән. Әлеге ике программа нигезендә 4 китап дөнья күргән, 5нчесе типографиягә юлланган, 11е буенча әзерлек эшләре бара. “Татмедиа” агентлыгы да программаларны гамәлгә ашырудан читтә калмаган. Ул узган елны шу­шы юнәлештә 11 чара әзерләгән, га­зета-журналларда мил­ләтара, кон­фессияара мөнәсә­бәтләрне бел­дергән 10 мең тирәсе язма чыккан.

Кыскасы әлеге тема – үзәктә. Аны һәрьяклап өйрәнәләр һәм сакчыл карыйлар. Юкса, бер генә аңлашылмаучанлык тыныч тормыш, үзара дуслыкны бозарга сәләтле. Ә дуслыкның зур хезмәт таләп итүе һәркемгә мәгълүм.

 

“Ватаным Татарстан”,   № 8, 23.01.2015

Просмотров: 1881

2 комментариев

  1. ////Одним из самых обсуждаемых мероприятий в республике стал Всемирный форум татарской молодежи. Его участники поспорили с заявлением министра культуры Мединского и написали обращение в защиту хиджабов в Мордовии.////

    Фильм-портрет об откровении девочек мусульманок о запрете платков в школах республики Мордовии. Смотрим: http://youtu.be/WMgALvk0dz8

  2. А в Самарской области скоко?)))