Үткән елдан башлап Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый башлады. Бу матур башлангыч Татарстан Республикасы Президенты карары белән башкарыла.
Әлеге чара иң элек Оренбур өлкәсе Тоцк хәрби гарнизонында, аннан Свердлау өлкәсе Елань станциясе, Марий Эл Республикасы хәрби частьләрендә узган. Чираттагысы 15 февральдә Самар шәһәренең Кряж бистәсендә урнашкан хәрби гарнизонында үтәчәк. Бу көнне кариевлылар 750 солдатка Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтәчәкләр. Читать полностью