Габдулла Кариев театры Самарда хәрби хезмәт итүче солдатлар белән очрашачак / Театр имени Габдуллы Кариева встретится с солдатами воинской части поселка Кряж

DSC_0562

Кариевлылар Самар өлкәсенең татар авылларында да чыгыш ясарга телиләр һәм бу хакта өлкә татар милли-мәдәни оешмаларының җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып баралар.

Үткән елдан башлап Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый башлады. Бу матур башлангыч Татарстан Республикасы Президенты карары белән башкарыла.

Әлеге чара иң элек Оренбур өлкәсе Тоцк хәрби гарнизонында, аннан Свердлау өлкәсе Елань станциясе, Марий Эл Республикасы хәрби частьләрендә узган.  Чираттагысы 15 февральдә Самар шәһәренең Кряж бистәсендә урнашкан хәрби гарнизонында үтәчәк. Бу көнне кариевлылар 750 солдатка Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтәчәкләр.

Тагын да сөенечлерәк вакыйга, Кряж бистәсендә урнашкан хәрби гарнизонга артистлар белән бергә Татарстаннан  уллары белән очрашырга  теләүче әти-әниләр дә килә һәм бергәләп артистларның тамашасын кыла алачаклар.  Һич көтмәгәндә, уйламаганда шундый очрашу оештырырга теләгәннәре өчен солдатларның, барыннан да бигрәк, әниләрнең Г.Кариев театры җитәкчелегенә рәхмәтләре чиксез, билгеле.

Спектакльне башка милләттән булган солдатлар да карый алачаклар, чөнки ул рус теленә синхрон тәрҗемә белән сәхнәләштереләчәк. 

Исегезгә төшереп үтәбез,  үткән елны өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте А.С.Пушкин исемен йөртүче Тимерьюлчылар мәдәният йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәме үткәргән иде, чара программасында  яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклен күрсәтте. Ул бүгенге көн проблемаларының иң әһәмиятлеләреннән берсенә – татар авылларын саклап калуга багышланган. Пьесада татарның үз ту­ган теленнән, туган ни­гезеннән йөз чөереп, нинди көлке халәттә яшәвен дә күреп була. Авылларның югалуы – гадәтләрнең югалуы турыдан-туры бәйләнештә күрсәтелә. Ә авыл – милли тради­цияләрне саклау, нәселне, милләтне саклау урыны кебек – гомумкешелек кыйммәтләрен үзенә туплаган, заман үзгәрешләре нәтиҗәсендә җимерелү куркынычы яный торган, кеше өчен кадерле урын дәрәҗәсенә күтәрелә.

Бу яңа проект алга таба да дәвам итәчәк, чөнки спектакль үзенең тәрбияви бурычын үти, театрның хәрби комиссариатлар белән дуслык җепләре көннән-көн ныгый икән. 

DSC_0562

Кариевлылар Самар өлкәсенең татар авылларында да чыгышлар ясарга телиләр һәм бу хакта өлкә татар милли-мәдәни оешмаларының җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып баралар.

Бер уңайдан Кариев театры артистлары Самар өлкәсенең татар авылларында да Т.Миңнуллиның тирән мәгънәгә ия булган “Нигез ташлары” спектакле белән чыгышлар ясарга телиләр. Шушы көннәрдә театр хезмәткәрләре бу хакта өлкәбезнең татар милли-мәдәни оешмаларның җитәкчеләре, район һәм авыл башлыклары белән сөйләшүләр алып баралар.

* * *

Осенью 2014 года Казанский театр юного зрителя имени Габдуллы Кариева начал свои выступления в воинских частях, где служат татарстанские ребята. Военнослужащим татарский ТЮЗ им. Г.Кариева показывает постановку «Отчий дом» по пьесе Туфана Миннуллина. Спектакль поднимает вопросы нравственности, семейных и моральных ценностей. Данная инициатива татарского ТЮЗа им.Г.Кариева одобрена Правительством Республики Татарстан.

Активная гастрольная деятельность театра им. Г.Кариева по воинским частям Вооруженных сил России и Военно-морского флота РФ началась уже в сентябре прошлого года. Первыми принимал кариевцев Тоцкий военный гарнизон, расположенный в Оренбургской области, затем гарнизоны Республики Марий Эл, Свердловской области. 

15 февраля театр им.Габдуллы Кариева представит спектакль «Нигез ташлары» 750 солдатам воинской части поселка Кряж г.Самара. Он будет обеспечен синхронным переводом на русский язык, так что лицезреть пьесу смогут представители любых национальностей. 

Татарстанские родители, чьи дети служат в этой части, будут иметь возможность встретиться с ними, приехав в воинскую часть вместе с театром. Родители очень благодарны Казанскому татарскому государственному театру юного зрителя им.Габдуллы Кариева за возможность встретиться с сыновьями, отдающими долг Родине. 

DSC_0565

Кариевцы хотели бы представить спектакль и в татарских селах Самарской области и ведут переговоры по этому вопросу с руководителями татарских НКО региона.

Пользуясь случаем, артисты Казанского татарского государственного театра юного зрителя им.Габдуллы Кариева хотели бы представить данный спектакль и в татарских селах Самарской области. На сегодняшний день  представители театра ведут переговоры по этому вопросу с руководителями татарских НКО региона, главами администраций районов и сел.

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

ЭХ-Х, КҮҢЕЛЛЕ ДӘ ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ!

 
 

Просмотров: 2057

Комментирование запрещено